Логотип Идель
Татарстаным бар!

БУЛАЧАК ПРЕЗИДЕНТЛАР КАЙДА?

«Вверх»та, дип җавап бирәм мин! Әйе, менә бу егетләр дә, кызлар да кайсы депутат, кайсы президент булырга омтыла. «Булдырам, башкарып чыгам» дигәннәрнең, һичшиксез, булып чыга бит ул! Болар арасында түшәмгә төкереп ятучылар юк. Хәер, тик ятучылардан министрлар, президентлар чыга димени?!

«Син дүшәмбеләрне яратмыйсың икән, димәк, синең «Вверх»та булганың юк», – ди әлеге бәйгене оештыручылар. Бүген Казанның бер кунакханәсендә «Вверх» республика конкурсының ачылыш тантанасы узды. Мондагы костюм-чалбарларлы (нәкъ түрәләрчә, мин сиңа әйтим!), эшлекле кыяфәтле егет-кызларны күргәч, күзләр камаша. Карап торсаң, бүген үк министр булырга әзерләр болар. Тик ялтыраган бар нәрсә дә алтын түгел, диләр. Шуңа әле аларның әллә ничә сынау үтәсе, күпме белем-тәҗрибә туплыйсы бар. Ә бу конкурс барышында аларга иҗади презентация ясыйсы, киңәшмә уздырып карыйсы, социаль проектларын яклыйсы, эшлекле аралашу уздырасы бар әле. Шушы сынауларны уңышлы үтүчеләр генә «Вверх» конкурсында җиңәргә лаеклы. Ә бүген алар үзләрен жюри әгъзаларына тәкъдим итә.
Бер конкурсант жюри әгъзаларының күзен каплатып, берничә минутка хыял дөньясына чумдырды. Бары тик шулай "тынып калып", як-яктагы авырлыкларга игътибар итмичә, бөтен ихтыяр көчеңне үз хыялларыңны тормышка ашыруга юнәлдерсәң генә, теләгәнеңә ирешә аласың дигән фикерне җиткерде ул.

Министр кәнәфиенә юл еракмы?


Бүген конкурстлар арасында булган 30 яшь кешенең берсе - Руслан Солтанов. Ул «Кадрлар резервы» проектында катнашып, үзенә «Вверх»ка узу максаты куйган, һәм тәки теләгенә ирешкән.

– Мин монда үземнең эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру буенча проектымны тормышка ашырырга килдем. Мин мәктәп эскәмиясеннән үк укучыларны шушы һөнәрләргә җәлеп итәргә телим. Уку барышында без эш стажларын механизатор, эретеп ябыштыручы һөнәрләреннән башлап, соңрак топ-менеджерга кадәр күтәрелүчеләр белән очрашулар ясарга җыенабыз. Җитештерү оешмаларына экскурсияләр дә ясарга планлаштырабыз. WorldSkills чемпионатында катнашкан егетләр дә бу проектыбызга кушылып, техник белгечлекләрендә эшләп тә зур дәрәҗәләргә ирешеп булу турында сөйләргә телиләр, – дип аңлата Руслан Солтанов.



Яр Чаллы шәһәренең электр челтәренә эшкә 25 яшьлек бу егет армиядә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач урнашкан. (Мәскәүдәге Җиңү Парадында катнашу бәхете дә елмайган аңа.) Хәзер электр челтәрендә эшләвенә дә ике ел була икән инде. Әлеге вакытта ул оператив-күчмә бригаданың электр монтеры вазыйфаларын башкара. «Кеше белән идарә итә башлаганчы, башта үзеңә тормышның "астыннан" күтәрелә алырга кирәк, дип саныйм», – ди ул.

Конкурста катнашу өчен документлар җыю авыр булмаган. Егет өчен иң мөһиме – дөрес максат сайлау һәм аңа ирешү өчен бар көчеңне кую. Ул Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте составына керергә тели. Якын киләчәктә министр урынбасарына кадәр күтәрелү теләге дә бар. Шул ук вакытта үзе эшли торган компаниягә дә файдалы кеше буласы килә аның.

«Депутат булсам иде...»


2015 елда шушы конкурста җиңеп чыккан Айгөл Галиева быел кабат катнашучылар рәтендә. Ул елны Айгөл Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында стажировка узган. Икенче тапкыр катнашуының сәбәбе – Яшьләр Хөкүмәте составына керү һәм Президентның кадрлар резервына эләгү. Киләчәктә депутат, сәясәтче булырга тели 2 курста укучы бу кыз.



Аның проекты - цифрлы платформа турында. Ул студентлар өчен илләр арасында бердәм платформа ясауга һәм белем бирүнең бөтен үзенчәлекләрен бер җиргә туплауга юнәлгән. Мисал өчен, медицина юнәлешендә укыган Россия студенты әлеге платформада башка илләрдә аны кызыксындырган фәннәр ничек укытылганлыгын күреп, шул программалар буенча белем алырга мөмкин.

«Сәясәт – пычрак эш», дисәләр дә, Айгөл бу гыйбарә белән килешми. Депутат булу аңа үзенең проектларын тагын да җәелдерергә, аларны тормышка ашырырга булышачак.

«Президент булырга кирәк!»


Мөслим районының Иске Карамалы авылы егете Ринат Исламов бүген үк үзенең авыл җирлеге депутаты. Бирегә ул бары тик җиңү артыннан килгән. «Кадрлар резервы» программасын 2016 елда тәмамлаган егет хәзерге вакытта «Мин яратам» дип исемләнгән проектлар комплексын оештыручыларның берсе. Проектта катнашучылар Мөслим районында «Мин Тукайны яратам» дигән чара уздырганнар. Хәзер «Мин Чыңгызны яратам» дигәненә әзерләнәләр. Аны язучы Чыңгыз Әйтмәтовның иҗатына багышлаячаклар.

– Безнең проектларда укучылар үзләренең эшләрен фото, видео, рәсем, язма форматларында интернет аша җибәреп, беренче этапны читтән торып уза. Яңа турга узганнар шушы чарага килеп, шәхси биремне башкарып чыгарырга тиеш. Мисал өчен, рәсем ясый, җырлый, шигырь сөйли. - дип аңлата Ринат Исламов. - «Вверх»ны уңышлы узгач, Президент булырга кирәк. Һичшиксез, Яшьләр Хөкүмәтенә эләгәсем килә. Бу безнең сүзне тагын да үтемлерәк итәр иде.


Ә шушы бәйгедә җиңеп чыгучылар нәрсәгә лаек була соң?


Әлеге конкурска шундый җитди әзерлек белән килүче егет-кызлар ни өчен көрәшә дисезме?! Җиңүдән бигрәк катнашу кадерлерәк булган очрак шушыдыр. Чөнки әлеге бәйгедә уңышка ирешүчеләнең үз проектлары турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сөйләү мөмкинлеге булачак. Кем белә, бәлки бу проектларның кайберләре шул рәвешле тормышка да тиз арада ашып куячак. Шулай ук конкурстантлар Татарстанның төрле министрлыкларында стажировка узачак, республикабызның Яшьләр Хөкүмәте әгъзасы булачак. Ә үзеңне күрсәтү һәм тәҗрибә туплау өчен бу бик шәп мөмкинлек. Шунысы кызык, инде бүгеннән үк бу егет-кызларның иң сәләтлеләренә дәрәҗәле вазыйфа башкаручылар булышырга әзер тора икән.


– Без сезне бик теләп депутат ярдәмчеләре итеп алырга әзер. Сез үз идеяләрегезне, креативлыгыгызны, аналитик мөмкинлекләрегезне күрсәттегез генә. Хәзерге вакытта Россиядә кадрлар кытлыгы, аларны сайлап алу процессы да җиңел түгел. Әгәр элек күпләр эшкә танышлары, туганнары аша урнашса, хәзер алай түгел. Яхшы танышлар белән эшкә урнашу  кешене яхшы белгеч итми, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.

Алда әле узасы сынаулар күп. Тик моннан 8 ел элек шушы конкурста катнашып, хәзер Иҗади яшьләр академиясенең Президенты вазыйфасына кадәр үсеп җиткән Валентин Шихобалов та яшьләргә үз киңәшләрен бирде. Бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга, башка катнашучыларга көндәш итеп түгел, иптәш итеп карарга өндәде ул аларны.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев