Логотип Идель
ТАРИХЛЫ БИТ

ТАРИХ БИТЛӘРЕ: КАЗАН ҺӘМ КЫРЫМ ХАНЛЫКЛАРЫ. СӘХИПГӘРӘЙ ҺӘМ САФАГӘРӘЙ

Сәлам! Казан ханлыгының тарихында вакыйгалар кызганнан-кыза бара. Узган айда 16 гасырга аяк баскан идек, Казан Мәскәү йогынтысыннан арынып яңа чорга аяк басты.

 

СӘХИПГӘРӘЙ ХАН. Казан ханлыгы чорының сакланып калган бердәнбер чын документы – хан ярлыгы Сәхипгәрәй исеме белән бәйле. Яңа хан бик матур кеше була, казанлылар аны яратып кабул итәләр. 1521 елны, бертуганы Мөхәммәтгәрәй хан белән бергә, ул Россиягә каршы сугыш башлый. Кырым һәм Казан гаскәрләре бергәләшеп, Мәскәүгә барып җитәләр һәм аны камап алалар. Рус хөкүмәте солых сорый, һәм олы кенәз үзенең Кырым ханлыгына бәйлелеген таный, элеккечә ясак түләп торырга ризалык бирә. Казан татарлары Мәскәүдән тулы бәйсезлек алып, кайтып китәләр.

Казанга кайткач, татарлар рус купецларын кыра башлыйлар, хәтта Мәскәүнең илчесен дә үтерәләр. Василий III татарларга каршы яңа сугыш башларга уйлый. Кырымда Сәхипгәрәйнең туганы һәм булышчысы Мөхәммәтгәрәй кинәт үлеп китә. Яңа Сәгадәтгәрәй хан Мәскәүне Казан белән тынычлык килешүе төзергә өнди. Василий III моны катгый кире кага һәм тагын татарларга каршы сугышка әзерлек башлый. Хәвеф якынлашуын сизеп, Сәхипгәрәй Кырымнан үзенең туганнан туган энесен Сафагәрәйне Казанга чакыртып ала. Ә берничә елдан ул Сәгадәтгәрәйне тәхеттән алдыра һәм үзе Кырымда хан була. Кырым Сәхипгәрәй хан вакытында (1532-1551) чәчәк ату чорын кичерә. Ул үз заманы өчен югары гыйлемле кеше һәм зур дәүләт эшлеклесе, куәтле Алтын Урда ханнарының лаеклы варисы була.

САФАГӘРӘЙ ХАН. Казан тәхетенә 13 яшьлек Сафагәрәй утыра. Катлаулы заман башлана: бик зур рус гаскәре килә, татарлар башта атлы гаскәрнең алдынгы отрядын, ә аннары бөтен флотилияне тар-мар китерәләр, хәтта 90 кораб казанлылар кулына эләгә. Рус явы барып чыкмый һәм яңадан солых төзелә. Шуның нәтиҗәсендә Василий III Сафагәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.

Ләкин тынычлык озакка бармый – 1530 елда Казанга тагын рус гаскәре килеп җитә. Руслар Болак елгасы ягыннан Казан бистәсенә ут төртәләр, әмма шәһәрнең үзен ала алмыйлар. Мәскәү хөкемдарлары, татарларны болай гына җиңеп булмаячагын аңлагач, кайбер татар морзаларын үзләре ягына аударырга һәм Казанда ханга каршы баш күтәрү оештырырга кирәк дигән фикергә киләләр. Казан түрәләренең кайберләре чыннан да шул тозакка эләгә. Сафагәрәй тәхеттән бәреп төшерелә, һәм Мәскәү ханлыкка тагын шул ук Шаһгалине тәкъдим итә. Ләкин Казан аны кире кага. Шуннан соң аның энесе Җангалигә тукталалар.

САФАГӘРӘЙ 2.0. Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә менеп утыра, һәм аның ханлык итүе сүз өчен генә була. Чынында ил белән Ибраһим хан һәм Нурсолтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә. 1535 елда Василий III үлгәч, Гәүһәршад Булат Ширин белән Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый. Шуннан соң дәүләт перевороты була. 1535 елның 25 нче сентябрендә Җангали үтерелә, һәм аның урынына яңадан Сафагәрәй чакырыла. Шул ук вакытта Түбән Новгород, Кострома һәм Муром тарафларында татарларның Россиягә каршы уңышлы һөҗүмнәре башлана.

Казан ханлыгының җитәкчеләре арасында тагын зур каршылык килеп чыга – бу юлы инде Сафагәрәй белән 1531 елда ханны тәхеттән төшерүне оештыручы Булат Ширин арасында. 1541 елда ханга каршы зур оппозиция оеша һәм ул, Сафагәрәйне төшерү өчен ярдәм сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Россия сугышка әзерләнә башлый, ләкин яңадан Кырым комачаулый, һәм сугыш булмый кала. Сафагәрәйнең хәле ныгый, ике төркем – хан һәм Ширин партиясе килешә. Тик шуннан соң да алар бер уртак тел табып, бер даулашып торалар.

САФАГӘРӘЙ 3.0. 1545 елда, хан белән оппозиция арасындагы каршылыклардан файдаланып, Мәскәү Казанга яңа яу оештыра. Руслар кабат Казанга ике  яклап: Түбән Новгородтан Идел буйлап һәм төньяктан Нократ аша киләләр. Идел отряды белән очрашуда казанлылар уңыш яулый алмыйлар, соңрак Нократтан килеп җиткән гаскәрне тар-мар итәләр. Хан русларның Казанга яу оештыруларында оппозицияне гаепли, кулга алулар һәм җәзалаулар башлана. Гәүһәршад белән Булат би тарихтан төшеп кала.

Бер елдан соң Казан биләре Боерган һәм Чура Нарык җитәкчелегендәге ханга каршы яңа оппозиция хасил була. Тагын Сафагәрәй ханлыктан төшерелә, бу юлы хәтта кырымлыларны кыру башлана. Хан Нугай Урдасына, аннан Әстерханга китә, аннан яңа гаскәр җыеп та Казанны ала алмый.

Казанга хан итеп икенче тапкыр Шаһгали чакырыла. Әмма ул бары бер ай гына «идарә итеп» кала: Нугайдан зур гына гаскәр белән Сафагәрәй кайтып төшә һәм бернинди каршылыксыз шәһәргә үтеп керә. Шаһгали бу юлы да качып котыла ала. Казанда кулга алулар башлана. Руслар яклы партия таркала, һәм хөкүмәт бәреп төшерелә. Мәскәү белән Казан арасында тыныч мөнәсәбәтләр торгызыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев