АЛТЫН УРДАНЫҢ КОДРӘТЛЕ ЧОРЫ. ҮЗБӘК ХАН.
Сәлам! Без тарихны өйрәнүне дәвам итәбез. Апрель санында Алтын Урда дәүләте барлыкка килүе һәм ханнар алмашынуы турында сөйләшкән идек. Хәзер исә Алтын Урданың чәчәк ату чорына күчербез.
ҮЗБӘК ХАН. Мәнгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә ызгыш-талаш бара. Соңгы елларда Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була. Әмма ул үлгәч хәлләр тагын начарланып китә. Шәһәр аксөякләре Батыйның оныкчыгы, Мәнгүтимернең оныгы Үзбәкне тәхеткә утырталар. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә. Бөтен Евразия күләмендә иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Хан Византия императоры кызына өйләнгән, Мисыр солтаны белән туганлашкан. Урдада илнең үзәге булган Сарайдан идарә итү системасы урнаша. Үзбәк хан фән, мәгариф, мәдәният һәм шәһәрләр төзүгә зур өлеш кертә. Бу чорда һәр кеше үзе теләгән динне тота алса да, ислам дәүләт диненә әйләнә. Христиан яки башка динне мәсхәрә итүчегә үлем җәзасы була. Үзбәк хан – иң озак идарә иткән (1312-1342) һәм Алтын Урда тарихында иң зур эз калдырган хан булып санала.
ХАЛЫК ТОРМЫШЫ. Күчмә халык терлекчелек белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Көтүчеләр үгез, дөя, сарык, кәҗә көтүе көткән. Гади халык игенчелек белән шөгыльләнгән. Шәһәрләрдә һөнәрчелек үсеш алган. Металлургия, декоратив керамика, кирпеч сугу, пыяла ясау һәм зәркәнчелек югары дәрәҗәдә булган. Алтын Урда зур үсешкә сәүдә итү нәтиҗәсендә ирешкән. Сәүдәгәрләр үз акчаларын бик теләп татар тәңкәләренә алыштырганнар. Бу тәңкәләргә биредә һәм күрше дәүләтләрдә күп файда белән товар сатып алып булган. Кыскасы, Алтын Урда төп куәтне терлекчелек, игенчелек һәм сәүдәдән алган.
ШӘҺӘРЛӘР. Алтын Урдада 100дән артык шәһәр булган. Монгол яулары вакытында җимерелгән шәһәрләр яңадан торгызылган. Урда шәһәрләренең ныгытма диварлары булмаган, дошманнар барыбер шундый куәтле илгә яу белән килергә кыймаганнар. Идел буендагы Болгар шәһәре төзекләндерелә. Биләр яңа җирдә күтәрелә. Казан, Чаллы, Кирмән, Алабуга, Урмат кебек иске шәһәрләр ныгый. Алтын Урданың башкаласы Сарайда 75 мең кеше яшәгән. Шәһәрне тышкы ягыннан әйләнеп чыгу өчен бер көн кирәк булган, ул иң матур шәһәрләрнең берсе булып саналган. Халыкка рәхәт, уңайлы һәм күңелле яшәр өчен барлык шартлар да булган. Үзбәк хан Алтын Урданың яңа башкаласы – Сарай әл-Җәдидкә (Яңа Сарайга) нигез салган. Аның хәрабәләре хәзерге Волгоград тирәсендә сакланган.
ҮЗБӘКТӘН СОҢ. 30 яшендә тәхеткә менгән Үзбәк хан 60 яшендә дөнья куя. Ул үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерә. Тәхеткә Җанибәк утыра. Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Мәмләкәттә ислам динен ныгыта, мәчетләр салдыра, шәһәрләрне, төрле фәннәрне үстергән, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең соңгы елында ул Әзербәйҗанны Урдага кушып калдырган. Тик ул тора-бара кабат аерылып чыккан. Җанибәк үлгәч, 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы улы Бәрдибәк (Бирдебәк дип тә языла) менеп утыра. Сарай халкы аннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтерәләр. Бәрдибәк үлгәннән соң Батый хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда нык дәүләт булудан туктый.
Димәк, XIV гасырның беренче яртысы – Алтын Урда чәчәк аткан чор. Аның икътисады, фән һәм мәдәнияте актив рәвештә үсә. Европа һәм Азиянең күпчелек илләре белән тыгыз элемтәдә торган Урда Урта гасырның иң йогынтылы дәүләте була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев