Логотип Идель
Спорт

«РУБИН» СЫНАУ ТОТТЫ

Җәйге ялдан чыккан “Рубин” футболчылары яңа баш тренер Роман Шаронов җитәкчелегендә беренче тапкыр сынау тотты. “Рубин”ның Казандагы базасында Түбән Каманың “Нефтехимик” командасына каршы иптәшләрчә уены хуҗаларның оттыруы белән төгәлләнде – 1:2. 

Ни көтәргә? 


...“Рубин”ның баш тренер вазифасына Корбан Бердыев урынына Роман Шаронов билгеләнгәнгә әле күп ваквыт узмады. Яңа остаз җитәкчелегендә команда Казанда бер атналык җыеннар гына уздырырга өлгерде. 

Әле без бер генә атна бергә эшлибез. Команда әле 30 процентка гына тупланган. Кайбер уенчылар ил җыелмаларыннан кайтмаган. Бүгенге уен аша әлеге кыска периодта бирелгән мәгълүматны уенчыларның ничек кабул итүен тикшердек, – диде матчтан соң Роман Шаронов. 

Ун елдан артык “Рубин” составында уйнап, соңгы вакытта Казан клубының яшьләр составын җитәкләгән, бүген инде төп командада баш тренер вазифасын башкаручы Роман Шаронов комбинацион футбол тарафдары. “Әмма булган уенчылар, аларның көчле сыфатларыннан чыгып эш итәргә туры киләчәк”, – ди ул. 


Остазлар 


Баш тренер Корбан Бердыев китү белән “Рубин” клубы тренерлар – Александр Мацюра, Якуб Уразсахатов һәм Владимир Кулаев белән килешүләрне өзде. Алар клубта 14, 10 һәм 3 ел эшләгән иде. 

Рубин”да Шароновка капкачылар тренеры – Сергей Козко, тренерлар – Олег Кузьмин һәм Хавьер Нойя Сальсес булышачак. Һәм шушы көннәрдә тагын бер ярдәмче белән килешү төзелде – Казанга “Рубин” академиясендә эшләп киткән испан белгече Эдуардо Докампо әйләнеп кайтты. 


 Бердыев кайда? 


Корбан Бердыевның “Рубин”нан инде икенче мәртәбә китүе. Әмма аның Казан белән җепләре өзелмәс, мөгаен. 

Бердыев озак еллар эшләде. Димәк, клуб һәм аның арасында ниндидер элемтәләр сакланырга тиеш. Ул һәрхәлдә клубка начарлык теләмәс, – дип белдергән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тренерлар штабындагы үзгәрештән соң. 

Кичә Рөстәм Миңнехановның Корбан Бердыев белән очрашуы хакында хәбәр ителде. Татарстан Президенты элеккеге баш тренерга республика шәһәрләрендә филиаллары булган республика балалар-үсмерләр футбол академиясен төзергә тәкъдим иткән. 


 Хушыгыз һәм таныш булыгыз 


Рубин” яңа сезонны 15 июльдә башлый – Мәскәүдә “Локомотив” командасы белән очраша. Казандагы беренче уен 29 июльгә билгеләнгән – “Ахмат” футболчылары килә. 

Аңа кадәр составта сизелерлек үзгәрешләр булачак әле. Бу көнгә булган яңа уенчылар белән таныша торыйк. 

Килүчеләр: Юрий Дюпин (капкачы, 31 яшь, “Анжи” – 1 елга килде), Камил Закиров (ярымсакчы, 20 яшь, “Анжи” – 4 елга килде), Олег Данченко (сакчы, 25 яшь, “Шахтер”дан “Енисей”га арендага – 4 елга килде), Виталий Денисов (сакчы, 32 яшь, “Локомотив”тан “Крылья Советов”ка арендага бирелгән иде – 1 елга килде). 

Китүчеләр: Александр Бухаров (һөҗүмче), Игорь Калинин (сакчы, “Динамо”), Руслан Камболов (ярымсакчы (“Краснодар”), Егор Бабурин (капкачы), Ибрагим Цаллагов (сакчы), Дмитрий Полоз (һөҗүмче – барысы да “Зенит”ка), Хорен Байрамян (ярымсакчы, “Ростов”), Виталий Устинов (сакчы, “Ростов”). 


P.S. Кичәге матчта “Рубин”нан бердәнбер тупны Евгений Башкиров кертте.  






Фәрит Салихов 


Илназ Мөхәрләмов фотолары 


[gallery size="medium" ids="37443,37444,37445,37446,37447,37448,37449,37450,37451,37452,37453,37454,37455,37456,37457,37458,37459,37460,37461,37462,37463,37464,37465,37466,37467,37468,37469,37470,37471,37472,37473,37474,37475,37476,37477,37478,37479,37480,37481,37482,37483,37484,37485,37486,37487,37488,37489,37490,37491,37492,37493,37494,37495,37496,37497,37498,37499,37500,37501,37502,37503,37504,37505,37506,37507,37508,37509,37510,37511,37512,37513,37514,37515,37516,37518,37519,37520,37521"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев