Логотип Идель
Спорт

ОЕШТЫРУЧЫЛАР & ҖАНАТАРЛАР. КӨРӘШНЕ БАШЛАДЫК!

Чемпионнар ачыкланды, көрәшчеләр чираттагы ярышларда кабат очрашачаклар, оештыручылар нәтиҗәләр чыгара. Һәр ярыштан соң күзәтелә торган гадәти хәл. Бу юлы 58 нче тапкыр узган Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш ярышына үзгә форматта йомгак ясарга ниятләдек.

Көрәш мәйданда уза, ярышларга йомгак ясауны да келәмдәге алыш итеп күзалласак ничек булыр икән? «Көрәшче»ләр бар, кубик ыргытып утыручы вәкилләрне билгеләп була, хөкемдары гына табылачак. Экспериментка татар халкы үзе үк борынгыдан, тормыш – үзе көрәш, дигән канатлы гыйбарәне уйлап табып нигез салган. Әйдәгез, тормыштагы вакыйгаларны (Минзәләдә узган көрәш ярышы мисалында) көрәш келәменә күчереп карыйк!

Димәк, «яшел» киемнән – оештыручылар (федерация вәкилләре, Минзәлә районы хакимияте һәм башка көрәш җәмәгатьчелеге);

«яшел»ләрнең вәкиле – хөкемдарлар;

«кызыл» киемнән – җанатарлар;

«кызыл»ларның вәкиле – көрәшчеләр;

хөкемдар – журналистлар (батырчылык итеп бу вазыйфага алынган без фәкыйрегез дип белерсез).

Шулай итеп, келәмгә ике як та чыкты, сыбызгы яңгырады, алыш башланды!

Муса Җәлилнең тууына 115 ел булу көчлерәк тәэсир иткәнме, башкалардан уздыру теләге өстенлек алганмы – ничек булса да, Минзәлә хакимиятенә ярышларны оештыру ягыннан вакланып бәйләнерлек урын юк. Федерация әлеге төбәкне сайлап, бергә әзерлек эшләрен башкарып чыгуларын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ни дисәң дә, Казаннан ерак районда көрәшчеләрне туплау, шартлар тудыру җиңел түгел. «Мондый масштаблы көрәш ярышын кабул итү – зур дәрәҗә. Шуның өчен инде тәҗрибәсе булган Зәй районына барып күзәтү ясап, өйрәнеп кайттык», – дип сөйли Минзәлә районы башлыгы Айдар Фәслах улы Сәләхов. Ә ачылыш тантанасын караган Федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов «Сәнгать һәм көрәш бәйрәмен оештырган өчен» рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай итеп, «яшел»ләргә – 2 балл!

Әле «Ватаным Татарстан» газетасының Ильяс Галимов исемендәге махсус бүләк әзерләве өчен бер активлык та өстәргә була!

Шулчак «кызыл як»тан кубик очып килде, димәк, көрәшчеләрнең ниндидер дәгъвасы бар.

«Келәмгә чыкканчы җылыныр өчен, гадәттә, аерым урын әзерлиләр иде. Бишенче келәм җитмәде безгә», - дигән хәбәр көрәшчеләр һәм җанатарлар төркеменә килгән иде. Дәгъва кабул ителде, һәрхәлдә әлеге уйдырма «алыш» хөкемдары кубикны кире кайтара һәм «яшел»ләргә «кисәтү» бирә. Алдагы ярыш оештыручылары исә колакларына киртләп куярлар дип өметләнәбез.

Хәзер инде «кызыл»лар һөҗүмгә күчәргә тырыша!

«Тамашачыларның барысы да килеп карый алмый, туры эфир куегыз! ТНВ дан күрсәтсеннәр!» дигән мөрәҗәгатьләр ике көн дәвамында чат-төркемнәрдә ишетелеп торды. Дөрестән дә, заман белән бергә атларга телибез икән, яңа технологияләр кулланып, мәгълүматны таратуны оештырып була. «Дүрт келәмдә дүрт камера куеп туры эфир оештырырга кирәк», дип язды Ильяс Халиков та. Тизлек хөкем сөргән вакытта яшәвебезне дә исәпкә алырга кирәк, кешеләр җәһәт тормыш рәвешенә күнектеләр.

Шушы сәбәпләрне генә алга чыгарып «кызыл»ларга 1 балл бирергә җыенган идем, «яшел»ләр тарафыннан кубик очып килде.

Казаннан читтә узган көрәш ярышлары, бигрәк тә Муса Җәлил турниры тамашачыларга беркайчан да кытлык кичермәде. Һәрхәлдә соңгы 10-15 ел эчендә Чаллыда, Зәйдә һәм менә быел Минзәләдә узган ярышларда боз сарайлары шыплап тулы булды. Башка районнарда я теннис залы, я универсаль спорт корылмасы сайлана иде. Әллә моның сере нәкъ менә боз сараенда узуы белән бәйлеме? Тумышы белән Минзәлә районыннан, үз вакыты белән Чаллы һәм Зәй командаларының тренеры, ярыш урыны сайлауда турыдан-туры катышы булган баш хөкемдар Рәкыйп Фәйзуллин моңа болай аңлатма бирде: «Боз сарае бик мобиль итеп төзелгән. Монда кирәкле санда тамашачы да сыйдырып була, көрәшчеләр дә үзләрен комфортлы хис итәләр». Чыннан да, ике көн дәвамында залда буш урын юк иде. Бәйрәм рухын татырга җыелган ветеран көрәшчеләр, яшьлекләрен искә алырга килгән җанатарлар шактый иде залда. Зал атмосферасын, келәм исен һәм энергетикасын шунда булып кына тоеп буладыр ул.

Шуңа күрә «кызыл»ларга дигән 1 баллны кире алырга туры киләчәк.

«Кызыл»лар тагын һөҗүмгә күчте. Шулчак алымны эшләп бетермичә аркасына ятты бит! Һичшиксез, кисәтү!

Ашыгу, дигәннән, турнирда кайбер фаворит көрәшчеләрнең ярымфинал/финалларга кадәр барып җитмәвенә дә кабалану яки әзерлексез булулары гына сәбәпче. Артур Зөлкарнәев, Раил Нургалиев, Булат Мусин, Радик Сәләхов, Раббани Нургалиев – санасаң шактый җыела. Кемдер дөрес тактика сайламыйча җиңелде, кайберләре җәрәхәт аркасында келәмнән чыгып китте. Ришат Гайнетдинов, Раил Нургалиев, мәсәлән. Ярый, бу көрәшчеләр ярыш вакытында имгәнү сәбәпле бәлки чемпионлыктан ваз кичкәннәрдер. Ислам Фәләхов, әнә, ярышка кадәр алган җәрәхәт сәбәпле катнаша да алмады. «Ислам үзенчәрәк йөри шул, тренер сүзенә күп вакыт игътибар бирми. Җитди ярыш турында уйламыйча кечкенәрәкләренә барып җәрәхәт алды, шуңа күрә килә алмады инде. Лениз Абдуллин исә тренер киңәшенә һәрвакыт колак сала, ул – этикет үрнәге!» – дип бәяләде укучыларын Татарстанның атказанган тренеры Марат Әхмәдиев. Дүртенче дистәне ваклап килгән Лениз быел финалга кадәр барып җитеп әздән генә чемпион була алмады.

Көрәшчеләрнең әзерлеге, җиңүләре үзләреннән генә тора. Әйе, конкрет очракта конкрет сәбәп булырга мөмкин. Хөкемдарларның да камил һәм гадел бәяләүгә омтылышларын инкярь итмәскә кирәк. «Хәзер телевизордан кабатлауларны карагач бигрәк әйбәт инде. Төрле ракурстан караганда төрлечә күренә бит, алымны бәяләгәндә хата китәргә мөмкин», – дип үзләре дә кимчелекле якларын таныйлар.

Сыбызгы яңгырады! Хәзер көрәш билбауларны бәйләп дәвам итәчәк.

Чынбарлыкта көрәш алышының икенче өлеше тагын да киеренкерәк уза. Һәр көрәшче дә төрле ысуллар белән җиңәргә атлыга бит. Безнең уйдырма алышта икенче өлеш тәмамланмаган килеш калачак. Тамашачы, көрәшче, көрәш функционеры, хөкемдар, хәтта журналист та үзенчә нәтиҗә чыгарсын иде, дигән теләк бар. Һәрбер як та хезмәтенең күләмен һәм керткән көчен белә, димәк, башка як та үз мөмкинлегеннән чыгып шундый ук күләмдә файдалы эш күрсәтергә мөмкин. Иң мөһиме: барыбыз да уртак максатны күздә тотабыз – татар көрәшенең киләчәген кайгыртабыз!

МУСА ГАЛЛӘМОВНЫҢ КЫЗЫЛ ДИПЛОМЫ, СЕРГЕЙ ПАВЛИКНЫҢ БЕРТУГАН ИГЕЗӘГЕ – ЧЕМПИОННАР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олимпиада исен дә шунда барып кына тоеп була. Ник эфирда күрсәтеп маташалар соң?