ЯШҮСМЕРЛӘР КӨРӘШӘ: «БУ ЯШЬТӘ СӨЙЛӘШҮ, САТЫЛУ ДИГӘН ӘЙБЕР ЮК»
«Мин боларны җиңә идем инде. Кул гына сынды бит», – дип куйды бер егет, уфтанып. Кулында гипс ише әйбер күренмәсә дә, элеккеге имгәнүләрен искә алды булса кирәк. Балалар, яшүсмерләр арасында көрәш әнә шундый чын көндәшлек һәм җиңүгә омтылу булу белән кызыклы һәм кадерле дә инде ул.
Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына көрәш турнирында күргән һәр кешем: «Алар бит урын өчен көрәшә, чын күңелдән көрәшә», – дип, яшь егетләргә соклануларын белдерде. Яшүсмерләр арасында үткәрелүче әлеге турнирны зурлар арасындагы Муса Җәлил истәлегенә багышланган ярыш белән дә тиңләделәр. Ни дисәк тә, икесе дә дәрәҗәле исәпләнә.
Беренче Президент призына көрәш турниры быел юбилеен каршы алып, 25 яшьлеген үткәрде. Шул хөрмәттән 400гә якын бала Актанышка җыелды. Шулай ук күрше Башкортстаннан да күп кенә көрәшчеләр килгән иде. Ә Татарстанның кайбер районнары бу турнирны кирәккә санамаган, күрәсең, вакыт әрәм итеп тормаганнар. Кама Тамагы, Алабуга, Алексеевск, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама һәм тагын берничә район яшүсмерләре келәмдә күренмәде.
«Мин бу турнирның балалар өчен никадәр мөһим булуын беләм», – диде ярышларның баш хөкемдары Рамил Хисмәтуллин. Ул үзе дә Шәймиев турниры призеры.
Шәймиев турнирында 1999 елда Руслан Нургалиевка (хәзерге көндә Әлмәт районы тренеры) җиңелеп, икедә калдым. 2000 елны да бергә очраштык. Бу турнирны үзем ота алмадым. Руслан миннән бәләкәйдән үк гел беренче булды, мин артыннан бардым. Үсеп җиткәнче үк ул көндәшлек туктамады. Мин балалар өчен бу турнирның нинди дәрәҗәле булуын яхшы беләм, – диде ул.
«Эшлә, эшлә, туктама!» – җиңүчеләр белән танышабыз
Иң истә калган алышларны искә төшереп үтик.
43 кг авырлыкта Актаныштан Нургалиев белән Питрәчтән Сөнгатуллин фамилияле егетләр көрәште. Соңгы 30 секундта исәп Сөнгатуллин файдасына 4:2 булып барганда Нургалиев бер баллык алым ясады. «Давай, давай, давай», – дия торгач, Питрәч егете Нургалиевтан ике баллга алга чыкты. Үзеннән дә бигрәк тренеры сөенде инде – урыныннан сикереп торып, келәм чите буйлап йөгереп йөрде.
Ә финалда Рияз Сөнгатуллинны Чаллыдан Нурсәит Харисов берничә секунд эчендә чиста алым белән отты, хәтта камераны да кушарга өлгерми калдым. Шәп!
Иң кечкенә 36 кг финалында ике Арча егете – Руслан Әхмәтҗанов белән Риназ Хәкимов очрашты. Өстенлекне Руслан яулады.
40 кг авырлыкта Актаныш егете Нургатин Адель чемпион калды. Ул Яңа Савин районнынан адашы Адель Нигъмәтуллинны баллар исәбенә отты.
46 кг да күрше Башкортстаннан килгән Нурислам Сатлыков җиңде. Ул ярымфиналда Әтнәдән Мөхәммәтшин Ильярны, ә финалда Мамадыштан Антонов Богданны отты. Әтнәлеләр дигәннән, Ильяр өчен тренеры гына түгел, ә әтисе – танылган көрәшче, район Сабантуйлары батыры Ирек Мөхәммәтшин да җан атырга килгән иде. Ә Башкортстан егете Нурислам Сатлыков Мамадыш егетен финалда 5:0 исәбе белән отып чыкты.
50 кг авырлыкта Лаеш егете Камил Абдрафеев батыр калды. Ул финалда Сабадан Әхмәтов Тимерханны отты.
55 кг да келәм читендә Актанышның көрәшчеләр династиясе ярсып-дөрләп җан атты. Келәмдә –Ильяс Шәмсиев. Келәм читендә – әтисе Нияз һәм абыйсы Илназ Ильяска җиңүне якынайту өчен нинди генә киңәш бирми. Аларга Актаныш тренеры Илфир Әнвәров та кушыла. Әнә шул бердәмлек, тырышлык һәм үҗәтлек Ильясны бу елны турнир җиңүчесе итте. Ул финалда Чаллының талантлы көрәшчесе Рамазан Мөхәммәтовны 4:1 исәбе белән отты.
60 кг да беренчелекне Балтачтан Ислам Йосыпов яулады. Ул Актаныш көрәшчесе Айрат Кашаповны чиста алым белән аркасына салды.
65 кг да батыр булып Әлмәттән Иван Телишев танылды. Икенчелекне Минзәләдән Рузил Вәлиев яулады.
70 кг финалында кабат Татарстан белән Башкортстан тартышты. Бу юлы беренчелектә Яшел Үзән егете Инзил Ильясов калды. Ул Ильяс Дәүләтбаевны баллар исәбенә отты.
80 кг исә Балтач белән Саба очрашты. Балтач егете Аяз Хәйретдинов сабалы Булат Әхмәдуллиннан өстен чыкты.
80 кг нан югары авырлык ярымфиналында Казанның «Зилант»ы белән Башкортстан очрашты. Иң озак барган һәм көндәшлек буенча авыр алышларның берсе булгандыр ул. Көрәш тәмамланырга 16 секунд калганда исәп «Зилант»тан Хафизов файдасына 3:2 булып бара иде. Ике секунд эчендә Башкортстаннан Идрисов исәпне үз файдасына 4:3 итеп куйды. Ә алыш тәмамланганда исәп 5:5 иде. «Техник алымнар күплеге исәбенә җиңү Башкортстан егетенә бирелә», – диде келәм хөкемдары.
Ярымфиналистларның икенче пары – Балтачтан Раушан Галиев белән Сабадан Илшат Ибраһимов. Финал алдыннан гына булган бу алышны да күпләр кызыксынып күзәтте. 2008-2009 елгы егетләр келәмдә бөтен көчләрен калдырса, тренерлары – келәм читендә. Саба белән Балтач – икесе дә көрәшле як.
Илшатның секунданты Данис Закиров гадәттәгечә шәкертләренә бөтен энергиясен бирә. «Эшлә, Илшат, эшлә! Туктама, Илшат, эшлә-эшлә!» – дип көч биреп торды ул. Күпме генә эшләсә дә, Илшат Ибраһимов финалга үтә алмады – Балтач егете Раушан аннан өстенрәк булды.
Ә югары үлчәү авырлыгының финалында Башкортстан егете Эльвир Идрисов, Раушан Галиевтан да өстенрәк чыгып, чемпион булып танылды.
«Татарстан белән чагыштырганда, Башкортстанда көрәшче балалар әзрәк»
Командалар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә – Балтач, өчтә – Актаныш.
Ярышларның төбәкара дәрәҗәгә чыгуы да сөендерде. Татарстан егетләренә Башкортстан егетләре көчле көндәшлек күрсәтеп кенә калмады, ә командалар зачетында лидер районнарны да үтеп, дүртенче урынны яуладылар.
- Башка елларны тулы команда куйган булмады. Быел беренче тапкыр шулай килдек. Алдагы елларда 3-4 малай белән генә килә торган булганнар. Әлһәмдүллиләһ, ике чемпион, бер икенче урын булды. Бер малай өчлектән әз генә калып, бишенче булды. Бик шатбыз, бик матур ярыш үтте.
Татарстан белән чагыштырганда, Башкортстанда көрәшче балалар әзрәк. Тик барыбер дә көчле малайлар бар. Башкортстанда мондый зур ярышлар үтми. Аннары Россия беренчелегенә килгәч, күп малайлар югалып калалар. Шуңа Татарстанга килеп, малайларны әзерләргә кирәк дип уйладык. Ә мондый турнирларда алар атмосфераны тоя, психологик яктан да әзерләнә , – диде Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев.
Финал алышларын егетләр кырыйдагы ике келәмгә тезелешеп ятып күзәтте. Әлбәттә, аларны бераз кугагалап та тордылар, чөнки рәсми ярышларда андый күренеш булырга тиеш түгелдер. Тик барыбер дә келәмне әйләндереп алып көрәш карау – үзе бер күңеллелек өсти инде.
- Бик гадел көрәш булды. Бу яшьтә сөйләшү, сатылу дигән әйберләр юк. Келәмгә чыгалар һәм эмоциональ яктан да тырышып көрәшәләр. Бу көрәшне килеп карарга кирәк. Хөкемдарлар командасы да гадел эшләп чыктык. Бөтен кешегә дә көрәш ошады, – дип йомгак ясап куйды ярышларның баш хөкемдары Рамил Хисмәтуллин.
Автор: Энҗе Габдуллина
Фото: Руслан Усманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев