Логотип Идель
Спорт

АКТАНЫШТА БИЛ АЛЫШ!

Актанышта үсмер көрәшчеләр бил алышты. Ел саен кабатлана торган ярышның чираттагысын да уздырып җибәрделәр. Көрәш сезонын үсмерләр инде Татарстанның беренче Президенты кубогына көч сынашулардан башка күз алдына да китерә алмый. Дәрәҗәсе ягыннан Татарстан беренчелегеннән калышмаган, ә батыр калу тагын да авыррак булган турнир, дип сүз йөртә Актаныш келәменә бер тапкыр булса да чыгып караган көрәшчеләр.

Юбилей ике ел дәвам итә

Актанышта инде ике ел рәттән турнирның юбилеен билгеләп үтәләр. Узган ел аны үз тарихында 20 нче мәртәбә үткәрелә, дип игълан иттеләр. Беренче елда ул районкүләм ярыш буларак кына уздырылуын искәртеп, быел кабат хаклы рәвештә юбилей турниры, дип бәяләнде. Ничек кенә булмасын, соңгы 20 елда турнир республиканың иң көчле үсмер көрәшчеләрен үзенә җыеп килә.



Рекорд куелды

Былтыргы ярышта келәмдә бил алышырга 43 командадан 350дән артык көрәшче чыгуы хәтердә калган. Юбилей елы рекорд куйды – келәмгә 46 командадан 380 көрәшче чыкты.

– Турнирның дәрәҗәсе турында сөйли торган сан бу, – диде “Ялкын” хәбәрчесенә бу уңайдан Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Россиякүләм бәйгегә сайлап алу этабы булып тормаса да, командалар Актанышка югары әзерлек белән килә. Сезонның соңгы ярышы, команда исәпләренең еллык нәтиҗәсенә кертелә торган турнир да бит ул. Ахыр чиктә, вакыты да шундый: яз җитте – Сабан туйларын да искә төшерә торгандыр.

Көрәшмичә ярамый

Монысы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның еш кабатлый торган фикере. Килешәсездер – Татарстанның беренче Президенты кубогына ярышларның туган җирендә төпләнеп калуы да, һичшиксез, биредә әлеге спорт төренең үсешенә нык этәргеч булды. Шуңа да килгән һәр кешене кунакчыл рәвештә каршы алып, күңелен күреп һәм зурлап озатып калуны авыр эшкә санамыйлар Актанышта. Катнашучылар саны белән бәйле рекордлар куелу шул уртак эшнең нәтиҗәседер дә.



– Димәк, яратып киләләр, дигән сүз бу. Турнирның дәрәҗәсе дә шик уятмый, – ди район башлыгы. – Бүген бәйрәм (ярышларның ачылышы 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көненә туры килде – авт.) – тел бәйрәме, туган тел көне. Ә туган тел, икмәк, татар көрәше – бергә тыгыз бәйләнгән, татар халкының яшәү рәвешендә үрелеп барган әйберләр. Актанышта шуның барысын да үстерергә тырышабыз. Һәм уңышларыбыз да бар, зуррак җиңүләргә дә өмет итәбез. Егетләребез көрәшнең барлык төрләрендә дә танылу алсыннар өчен беренче адымнарын ясарга шушындый турнирлар кирәк. Ә без аны яхшы дәрәҗәдә оештырырга тиешбез.

Шәхесләргә бәйле

Көрәшебезне дөньяга таныту буенча зурдан кубып эшләр алып барыла. Бик хуп! Әмма милли йөзен саклап калу турында да онытырга ярамый. Ата-бабалардан килгән көрәш бизәген балаларга дөрес итеп тапшыру бүген җирлектәге остазлар, җитәкчеләр һәм легендар көрәшчеләрнең тырышлыгына бәйле.

– Татар көрәшен мәктәп программасына кертсәк, ничек шәп булыр иде, – ди бу уңайдан олы мәйданга беренче адымнарын шушы турнир аша ясаган Актаныш көрәшчесе Рамил Хисмәтуллин. – Атнага бер тапкыр мәҗбүри шөгыльләнү халкыбызның милли спорт төрен тиешле югарылыкка күтәрергә булышыр иде.



– Кайда да эшләргә кирәк, – ди заманында Теләчедә көрәшне үстерергә зур өлеш кертеп, бүген эшчәнлеген Биектау районында спорт мәктәбе директоры буларак дәвам итүче Марсель Әсәдуллин. – Биектауда, мәсәлән, ресурс зур, сайлап алу ярышларына да күбрәк балалар җыела. Әмма барысы да остазларның эшенә бәйле. Көрәш – татарның йөзек кашыбыз. Шул бәһасен югалтмау өчен төбәкләрдә кадрларны ныгытырга кирәк.

 Казаннар бәхете

Башкаланың Мәскәү районы яшь көрәшчеләренең бу яктан бәхетләренә көнләшерлек инде: остазлары Николай Крылов бар булган тырышлык һәм тәҗрибәсен шәкертләренә багышлый.

– Ике яклы җылы мөнәсәбәт булганда нәтиҗәсе дә килә. Ә яхшы мөнәсәбәт балаларны яратудан тора, – ди тәҗрибәле остаз. – Бер гаилә кебек алар: җиңүләре дә уртак, иптәшенең җиңелүен дә үзенеке кебек кабул итәләр. Актанышка нинди максатлар белән килдек, дисеңме? Бүген түгел, алдагы елларда җиңүгә нигез салу өчен. Составта кечерәк, әле тәҗрибәсе аз булган көрәшчеләр дә бар. Бүгенге чирканчык иртәгә җиңү китерәчәк.

 

Атаргамы – ятаргамы?

...Келәмдә 70 килограммга кадәрге авырлыктагы үсмерләр беренче әйләнештә бил алыша. Теләче көрәшчесенең көндәшенә караганда бер башка өстен булуы берәүдә дә бәхәс уятмый.   Әле көрәшә генә башладылар, ә таблодагы исәп инде – 2:0. Көндәшенең тагын бер тапкыр аркага ятуы Теләче егетенә җиңү бүләк итәчәк. “Яткыр!” – дип кычкыра келәм читендәге остазы. Танылган көрәшче Илдар Гыйниятуллин икән. Шәкерте тыңлый һәм җиңү дә яулый. Яхшымы? Җиңү – яхшы, диярсез! Әмма күтәреп атып, җиңү яуласа алкышлар күбрәк булыр иде.

– Күнегүләрдә яткызырга түгел, атарга, алым ясарга өйрәтәбез, – диде азактан Илдар Гыйниятуллин “Ялкын” хәбәрчесенә. – Әмма ярышта кагыйдә бөтен кешегә дә бер. Бу очракта яткызып җиңәргә мөмкинлек туган икән, нишләп файдаланмаска? Үзенең үк аркага яту ихтималы да бар бит.

Кызганыч, мондый мисаллар соңгы вакытта еш күзәтелә. Барысына да кагыйдәләрдәге алым ясау омтылышын киметүгә китергән үзгәрешләр гаепле. Без бераз гына дөрес юлда түгел, дип кычкырасы килә. Кычкыручылар да бар, ишетмиләр генә.



 

...2003-2005 елда туган үсмерләр арасында ярышның җиңүчеләре:

36 кг авырлык

  1. Алексей Данилов (Кукмара)

  2. Ленар Әүхәдиев (Балтач)

  3. Илдар Латыйпов (Зәй)

  4. Инсаф Ногманов (Киров-Мәскәү)


40 кг авырлык

  1. Рамазан Корбанов (Мамадыш)

  2. Богдан Григорьев (Кукмара)

  3. Илшат Гыйниятуллин (Кукмара)

  4. Рамл Гатауллин (Саба)


43 кг авырлык

  1. Илназ Гайфетдинов (Мамадыш)

  2. Артем Григорьев (Кукмара)

  3. Нияз Хәлиуллин (Саба)

  4. Фидаил Гасыймов (Мамадыш)


46 кг авырлык

  1. Илфат Миннегалиев (Азнакай)

  2. Булат Яруллин (Балтач)

  3. Әнис Абдуллин (Киров-Мәскәү)

  4. Гадел Мусин (Мамадыш)


50 кг авырлык

  1. Рубин Рәджәбов (Әлмәт)

  2. Инсаф Гыйльметдинов (Кукмара)

  3. Рузил Хәлиуллин (Әлмәт)

  4. Булат Загиров (Актаныш)


55 кг авырлык

  1. Разил Исхаков (Лаеш)

  2. Айнур Насыйбуллин (Авиа-Яңа Савин-1)

  3. Тимур Хөсәенов (Авиа-Яңа Савин-2)

  4. Салават Хәбетдинов (Актаныш)


60 кг авырлык

  1. Азимҗан Котбетдинов (Авиа-Яңа Савин)

  2. Заһид Шәйхәйдаров (Актаныш)

  3. Ислам Таһиров (Саба)

  4. Айрат Төхвәтуллин (Чирмешән)


65 кг авырлык

  1. Илназ Шәмсиев (Актаныш)

  2. Рафаэль Бильданов (Әлмәт)

  3. Рүзәл Тимергалиев (Кукмара)

  4. Айнур Нургалиев (Мамадыш)


70 кг авырлык

  1. Инсаф Кәримуллин (Кукмара)

  2. Вадим Васильев (Теләче)

  3. Маис Ршоян (Азнакай)

  4. Нәзир Ибәтуллин (Чирмешән)


70 кгдан авыррак

  1. Багир Зарипов (Теләче)

  2. Рүзәл Багиров (Авиа- Яңа Савин)

  3. Илсаф Фәхретдинов (Кукмара)

  4. Марат Пулатов (Балык Бистәсе)


Командалар арасында: 1. Кукмара, 2. Әлмәт, 3. Яңа Савин районы, 4. Саба, 5. Актаныш-1, 6.Балтач, 7. Актаныш-2, 8. Мамадыш-1, 9. Арча, 10. Биектау...... 44. Оренбург, 45.Тәтеш, 46.Саба-2.

Фәрит САЛИХОВ


Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары


 

Ярыштан ФОТОЛАР карагыз:


1. АКТАНЫШТА ЯШЬ БАТЫРЛАР АЧЫКЛАНА (ФОТО)

2. Яшь батырлар Сабантуйларга әзерләнә (ФОТО)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев