Логотип Идель
Шәхес

СИБГАТ ХӘКИМ - ЗАМАНЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ

Сибгат абый Хәким заманының бөек шагыйре генә түгел, ә йөзе үк! Аның иҗаты аша үткәнгә китә аласың... Ул елата да, көлдерә дә. Ул – сине эчтән күрә ала, йөрәгеңне тотып карый кебек...



Сибгат Хәким. Тормыш юлы


Сибгат Хәким – күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе.


КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы (1968-1971), Татарстан Югары Шурасы депутаты (1963-1967), Казан шәһәр Шурасы башкарма комитеты депутаты (1955-1957), Татарстан АССР Югары Мәхкәмәсенә халык утырышчысы (1954-1958), Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1954 елдан бирле), идарә рәисенең урынбасары (1954-1958). РСФСР язучыларының икенче корылтаеның РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Ул шулай ук күп еллардан бирле Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү комиссиясенә җитәкчелек итә, «Казан утлары» журналы редколлегиясе составында зур җәмәгать эшләре алып барган.


Сибгат Хәким 1911 елның 4 декабрендә Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казанга килеп Татрабфакка укырга керә, ә икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчә. 1937 елда әлеге институтны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә эшли.


Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнь аенда армиягә алынып, Сибгат Хәким 1946 елның маена кадәр хәрби хезмәттә була. Сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек фронтта көрәшә. Армиядән кайткач, ул кабат "Совет әдәбияты" журналы редакциясенә эшкә урнаша, ә 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә.



С. Хәким — халык иҗаты, халык җырлары һәм Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары һәм «Кызыл яшьләр» газетасы битләрендә дөнья күрә, сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы һәм шигъри остазы Г. Тукайга багышланган «Пар ат» (1938—1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга. Гомумән, Тукай образы, Тукай темасы шагыйрь иҗатында зур урын алып тора. Алтмышынчы-җитмешенче елларlа, мәсәлән, бу темага ул махсус шигъри цикл («Тукай дәфтәре») һәм «Кырыгынчы бүлмә» (1971) исемле мәгълүм поэмасын иҗат итә. Тукай шәхесе, Тукай традицияләре турында уйланулар әдипнең публицистик мәкаләләрендә, әдәби эссе һәм парчаларында да төп темаларның берсен били.


С. Хәкимнең башлангыч чор иҗатында, аерым алганда, беренче поэмаларында төсмерләнгән поэтик фикерләү һәм язу стиленең хасиятләре—нечкә лиризм хис-тойгы колачлыгы, халыкчан образлылык, шигъри формадагы төгәллек, пөхтәлек алга таба тагы да камилләшә, яңа сыйфатлар белән тулылана Һәм сугыштан соңгы елларда ил һәм дөнья күләмендә барган бөек Үзгәрешләрнең тарихи мәгънәсен шигъри образларда калку итеп гәүдәләндергән олы хисле, тирән фикерле, гуманистик рухлы поэзия булып формалаша.


Ватан сугышы шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, патриотик хисләрен тирәнәйтүгә, гражданин-шәхес буларак чыныгуына, җитлегүенә хәлиткеч йогынты ясый. Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Бу олы тема эпик колачлыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге белән «Курск Дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968) һәм «Күги» (1983) кебек поэмаларында аеруча калку гәүдәләнә. Бу эпик исәрләрендә автор, сугыш кырындагы баталь күренешләрне җанландырып күрсәтү, геройларының драматик язмышларын сурәтләүдән тыш, кеше һәм сугыш, кешелеклелек, халык батырлыгы кебек фәлсәфи мәсьәләләрне күтәрә һәм геройларының язмышлары турындагы кырыс хикәяне халык, дөнья язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бирә. Шушы ук хасиятләр, дөнья турында борчылып уйланулар, сугышка каршы нәфрәт хисләре, тынычлык өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «Эзлиләр Европа буйлап» (1981) исемле поэмасы өчен дә характерлы.


Шагыйрь игътибарын даими биләп торган мөһим темаларның тагын берсе — туган җир. Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Бу тема әдипнең күп санлы лирик шигырьләрендә, җырларында, «Үрләр аша» (1964), «Васыятьләр» (1969), «Дәверләр капкасы» (1974) кебек поэмаларында чагылыш таба.


Туган як темасына бәйле рәвештә С. Хәким иҗатында В. И. Ленинга багышланган әсәрләр үзенә аерым урын алып тора. Аның Ленин турындагы беренче шигыре әле 1938 елда ук языла («Кышкы салкын иде...»). Күп еллар үткәч, шагыйрь Ленин темасына яңадан әйләнеп кайта һәм юлбашчы образың татар халкының язмышына бәйләп, Татарстан материалы җирлегендә сурәтләргә керешә. «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (1957) җыры, «Ленин фәрманы белән» (1958), «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» (1961), «Баһавиның моңы» (1963), «Языгыз, җир уллары!» (1963) поэмалары татар совет поэзиясендә Лениниананың уңышлы үрнәкләре булып саналалар.


Русча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы һәм татар телендәге «Җил исми яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы өчен С. Хәким 1960 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм яңа шигырьләре өчен РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.


С. Хәким — дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (X. Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М. Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н. Җиһанов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә. Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар.


С. Хәкимнең әдәби процесс турында, каләмдәшләренең, сәнгать кешеләренең — композиторларның, актерларның, җырчыларның иҗаты турында, язучы осталыгы, традицияләрне үстерү, яңарту проблемалары турында язган мәкаләләре, истәлек-уйланулары, лирик парчалары да зур игътибарга лаек. Шагыйрьнең бу төр хезмәтләре, бергә тупланып, 1979 елда аерым китап булып басылып чыкты («Халык язмышы — шагыйрь язмышы»).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев