Логотип Идель
ШӘХЕС

РАЗИЛ АБЫЙ ВӘЛИЕВНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген - шагыйрь, прозаик, драматург һәм дәүләт эшлеклесе, "Ялкын" журналының якын дусты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның туган көне!


Разил абый Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлап, Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Аннары Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. Институтны тәмамлагач, Р.Вәлиев Казанга кайтып “Ялкын” журналында 1972-1976 елларда әдәби хезмәткәр (!), 1976-1981 елларда җаваплы сәркатип булып эшли.


1981-1984 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җаваплы сәркатибе; 1984-1985 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары булып эшли. 1986-2000 елларда ул – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры. 1990 елдан Р.И. Вәлиев ТР халык депутаты, 1990-1995 елларда ТР Югары Советының Милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе рәисе, 2000 елдан ТР Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе.


Р.Вәлиевнең әсәрләре 1960 елларда басыла башлый. Ул өч жанрда – поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә.


Аның “Зәңгәр кабырчыклар” дигән беренче шигырьләр китабы 1971 елда басылып чыга. Ул – танылган татар композиторлары белән берлектә иҗат ителгән йөзгә якын җырлар авторы да. 1982 елда Р.Вәлиевка “Яшисе килә” повесте һәм халык арасында киң танылган җырлары өчен республиканың М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. Язучының балаларга атап язылган шигырь китапларына балаларга хас эчкерсезлек, гади, ягымлы тел хас. Р.Вәлиев татар теленә дөнья халыклары әкиятләрен, С.Экзюпериның “Нәни принц”, Р.Киплингның “Маугли”, А.К.Дойльның “Баскервильләр эте” әсәрләрен тәрҗемә итә. 1990 елда язучыга балаларга иң яхшы әсәр иҗат иткән өчен, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия бирелә. “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, “ И машина, машина, җитте минем башыма” комедияләре Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала. Р.Вәлиев публицист буларак та билгеле. Аның әсәрләре инглиз, төрек, рус, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән.


Р.Вәлиев – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе берлеге әгъзасы. Ул – Татар ПЕН-үзәген оештыручыларның берсе һәм аның вице-президенты. 1997 елда аңа Россия гуманитар фәннәр Академиясе академигы дигән мактаулы исем бирелә. Ул – Татарстан Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациянең атказанган мәдәният хезмәткәре.


Р.И.Вәлиевне Татарстанда гына түгел, дөньяның башка төбәкләрендә дә беләләр. Ул халыкара конференцияләрдә , симпозиумнарда катнашып, анда Татарстан вәкиле буларак чыгышлар ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев