ШӘХЕС
КАЗАНЛЫЛАР САНКТ-ПЕТЕРБУРГТАГЫ ТЕРАКТ КОРБАННАРЫН ИСКӘ АЛА
Татарстан башкаласында яшәүчеләр Санкт-Петербургта игълан ителгән матәмгә кушылды. Казанлылар бүген терракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр сала.
Бүген казанлылар алдан сөйләшүләрсез һәм оештырылган акцияләрсез "Кремль" метро станцииясенә Санкт-Петербург метрополитенында булган шартлауда һәлак булучылар истәлегенә күпләп чәчәкләр китерә башлады.
Хәзер Зилант һәйкәле янында йөзләгән чәчәк бәйләме һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу сүзләре язылган плакатлар куелган.
Кичә казанлылар терракт корбаннары истәлегенә Габдулла Тукай мәйданына чәчәкләр алып килде.
Шартлау кичә 14 сәгать тирәсендә "Сенная" станция платформасында һәм "Технологический институт" станциясе янында вагонда килеп чыкты. Вакыйга урынында 11 кеше һәлак булды, соңрак тагын өч кеше алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Сырхауханәдә яраланган 49 кеше ята. Зыян күрүчеләр исемлеге Санкт-Петербург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идәрәсе сайтында урнаштырылган.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев