ШӘХЕС
БАЛАЛАР ӨЧЕН ДӘ МАРАФОН БУЛАЧАК!
21 май көнне Казанда узачак «Казан марафоны» алдыннан йөгерү буенча балалар арасында ярыш узачак. Бөтен Россиядән килгән балалар беренчелектә көч сынашачак. Сабыйлар арасындагы ярыш – быелгы марафон сезонының төп яңалыкларының берсе.
«Race for kids» дип аталган йөгереш Казанның Үзәк стадионында 20 май көнне узачак. 2017 елның марафоннар сериясендәге истә калырлык чара булырга охшап тора.
Шунысы да бар: бу йөгерештә теләсә теләге булган һәр бала бушлай катнаша ала. Ярышка стартка 13.00дә биреләчәк.
«Race for kids» – «Казан марафоны» уңаеннан уздырыла торган балалар спорты бәйрәме. 5-12 яшьлек балалар үз гомерендә беренче тапкыр тәүге марафоннарын – 422 метрлык аралык дистанцияне – йөгерәчәк.
Старт алдыннан һәркем үзенең старт пакетын ала. Финишта һәркемне медаль һәм күкрәк билгесе көтәчәк. Хәзер бу чарага Россиянең 25 төбәгеннән 460 бала теркәлгән. Ә йөгереш көнендә оештыручылар, гомумән алганда, 500 катнашучы булыр, дип уйлый. Алар арасында балалар йортында, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр дә булачак. Әлеге инициатива «ЯДобротворец» социаль-иҗади проекты белән бергә тормышка ашырыла.

Нәрсә: «Race for kids» балалар марафоны
Кайда: Казанның Үзәк стадионы янында
Кайчан: 20 май, 13.00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев