Логотип Идель
ШӘХЕС

АВСТРАЛИЯ СӘЛКЕШЕ - ДАНЯ!

4000 кеше булган "Сәләт-Биләр" уку-укыту форумына яшьләр кайдан гына жыелмаган: Татарстанның төрле районнары, Россия төбәкләре... Ә менә мин сезне Австралиядән кадәр "Сәләт-Раушан" аланына ял итәргә килгән сәлкеш белән таныштырачакмын.

Кемдер аны инглизчәләп Дэниел ди, кемдер татарчалап Даниял ди, ә аның үзенә Даня ошый икән!

– Даня, Австралиядән була торып, “Сәләт”кә ничек килеп эләктең?

– 2012 елда минем апам “Сәләт- Раушан” аланына әйдаман ярдәмчесе булып барган иде. Ул кичергән хисләргә, алан турында сөйләвенә шаккаттым. Апам шунда барырга киңәш итте һәм 2013 елда мин сәлкеш булу өчен гариза тутырдым. Кабул итеп алдылар. Быел мин дүртенче тапкыр Раушанда һәм моңа бер дә үкенмим.

– Аланда синең өчен иң читен әйбер нәрсә булды?

– Мин татар телен аз беләм, шуңа күрә сәлкешләр белән аралашу авыр булды. Ләкин яңа дусларым мине бер чарадан да читтә калдырмый, гел булышырга әзер торалар. Раушан аланы сменасы 30нчы июньнән бирле эшли, ә мин Лаешка жиденче көнне генә килдем. Узган елларда танышкан сәлкешләрем миңа тиз генә бу атмосферага “чумарга” ярдәм итте.



– Сәләттә үзеңне нинди яңа яклардан ачтың?

– Мин спортны бик яратам. Волейбол, баскетбол уеннарын бигрәк тә. Шуңа күрә дә инде икенче ел Раушан аланының җыелма командасында уйныйм. Быел форумда 2нче урыннарны яуладык. Ә “Йолдызлы” базасында мин үземне сәхнәдә чыгыш ясауда сынап карадым. Илназ абый Сафиуллинга пародия күрсәттем һәм дусларым белән “Өч дуңгыз” әкиятен инглиз телендә сәхнәләштердек.

– Россия белән сине “Сәләт”тән тыш тагын нәрсә бәйләп тора?

– Минем әбием, әниемнең әнисе, Казанда яши. Аның янына елга бер кайтам. Ул минем татар телемне үстерүгә бик зур өлеш кертә.

– Синең туган ягың белән Россия арасында нинди аерма бар?

–Бездә кешеләр фатирларда, гомумән, яшәмиләр. Анда үз йортыңда яшәүгә өстенлек бирәләр. Россиядә катлы-катлы йортлар булу – минем өчен бераз сәер күренеш булды. Ләкин ел саен монда кайткач, ияләшә башладым инде.

– Австралиядә яшәп, татар телен ничек саклап була?

– Бездә якшәмбе көннәрендә махсус татар мәктәбе эшли. Мин анда 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәр укыдым. Шулай ук өйдә туганнарым, әти-әнием белән татарча гына сөйләшергә тырышабыз.



– Даня, без бер-беребезгә охшаганмы, әллә Россиядәге яшүсмерләр белән Австралиялеләр арасында аерма бармы?

– Бездә балалар да, яшүсмерләр дә кайгызысызрак. Мәктәптә уку да җиңелрәк кебек. Миңа калса, нәкъ менә шуңа күрә Россиядә егет-кызлар бездән иртәрәк үзләрен зур дип хис итә башлый.. Үзем өчен кызыклы күзәтү ясадым: Россиядә кешеләр аз елмая. Бездә алай түгел. Бу сезнең илдәге материаль, экономик проблемалар белән бәйледер, минемчә.

– Бездә мәктәпләрдә профильләргә бүленеп уку (физ-мат, хим-биол, соц-эконом) киң таралган. Сездә ничек?

– Бездә 12 еллык мәктәпләр эшли. 0-7гә кадәр – башлангыч сыйныф, 8-12 – югары сыйныфлар. 11-12нче сыйныфлар иң авыры, чөнки анда имтиханнар күбрәк. Югары сыйныфарда үзеңә ошаган һәм кирәкле дип тапкан дәресләрне сайлау мөмкинлеге бар (музыка, психология, сәнгать, тарих һ.б. ). Бу, миңа калса, зур “+”. Ә мәҗбүри укылырга тиешле дәресләргә гадәти математика һәм инглиз теле керә. Тагын бер үзенчәлек: сездәге физика, биология, химия кебек фәннәр бездә берләшетереп укытыла. Ул дәрес sciеnсe дип атала.

– Истәлеккә бүләк итәргә нинди сувенирлар алып килдең?

– Сәлкеш-дусларыма мин Австралия символы булган коала сурәтләнгән кечкенә сувенирын алып килдем, ә алар миңа “Сәләт-Раушан” символы ябалак төшерелгән бокал бүләк иттеләр. Минем күңелемә бик хуш килде бу бүләк. Өйгә кайткач, Сәләтне искә төшереп, чәй эчәрмен аннан.

– Россиягә тагын кайчан киләсең?

– Икенче елга планлаштырам, ләкин миңа инде 18 яшь тула һәм мин сәлкеш була алмыйм. Әмма Раушанга әйдаман яки инглиз теле укытучысы булып килү хыялы бар. Раушан – интеллектуаль алан. Анда һәр ел бик кызыклы дәресләр үтә. Укытучылары да дәресләргә карата кызыксыну уята, мин дә алар рәтенә керемен дип өметләнәм.



P.S. Татарлар бөтен дөнья буйлап таралып яшәсә дә, бөек һәм көчле халык булып кала. Хәтта Австралиядә татар телен яратучы, аны саклап калырга тырышучылар яши икән бит.

Зөлфия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев