ШӘХЕС
"АК БАРС" БАНКЫНА - МӘГЪЛҮМАТИ ҺӨҖҮМ
Россия Үзәк Банкы ялган мәгълүмат таралуы турында кисәтте.
“АК БАРС” акционерлык җәмгыяте үзенә карата мәгълүмати һөҗүмнәр баруы турында Россия Банкына хәбәр иткән. Кредит-финанс өлкәсендәге компьютер һөҗүмнәре турында мониторинг һәм тәэсир Үзәге белешмәләренә караганда, кредит оешмаларына мәгълүмати һөҗүмнәр күбәя бара. Россия Банкы вазгыятьне игътибар белән күзәтә, дип белдерделәр Россия Банкының Идел-Нокарт Баш идарәсе бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банкта.
“АК БАРС” банкы ялган мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә, Россия Банкының Идел-Нократ Баш идарәсе клиент һәм кредиторларга мондый мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәвен белдерә.
Банк гадәти режимда эшли һәм клиентларына хезмәт күрсәтү өчен операцияләрнең тулы комплексын тәэмин итә. Клиентлар алдында барлык бурычлар тулы күләмдә башкарыла.
Россия Банкы Интернетта, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда һәм вакытлы матбугат чараларында таралган мәгълүмат ялган дип табылган очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү хокукыннан файдалана ала.
//“Татар-информ”//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Нет комментариев