Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ИЗГЕЛЕК ОРЛЫГЫ
Хатын үзен аптыраткан сорауны егеткә бирде: “Улым, танымыйм бит әле мин сине. Кем буласың соң?”. Кыска кара чәчле, көчле, матур гәүдәсенә килешле кием кигән ят егет юлдан күзен аермыйча гына кара күзлеген салды да, Саҗидәгә карап елмайды: “Ә болай таныйсыңмы, Саҗидә апа?”. Хатын, нинди генә сабыр холыклы булмасын, гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: “Рәфил балакаем, синме? Кит лә, булмас!”. -
ӘНИ КОЙМАГЫ
Сөмбел кайтып кергәндә әнисе, мәш килеп, буялмаган ак идәнен юкә мунчаласы белән ышкып-ышкып юып ята иде. “Әнием!..” Кызын кичен кайтыр дип көткән карчык, көтмәгәндә генә килеп кергән Сөмбелне күргәч, күземә күренәме? дигәндәй карап торды да, мунчаласын ташлап, аның кочагына атылды: “Бәбекәем, исән кайттыңмы?”. -
АВЫЛ ЧИТЕНДӘГЕ ЙОРТ
Баш очыннан очып үткән кыр казларына ияреп диярлек, көзге эшләрне бетергәч тә Алмалының дачалы халкы, машиналарына бакча уңышын төи-төи, шәһәргә кайтып китә башлый. Авылда кыш чыгарга төп халык кына кала. Хәер, утыз-кырык кешене халык дип атау да бик дөрес түгел кебек. Шау-шулы, ыгы-зыгылы дачалылар киткәч авыл тынып кала, кешеләр дә җиңел сулап куя. Җирле халык “шәһәр ялкауларын” бик сөеп бетермәсә дә, алар юк чакта йортларын ут-күздән, намусын югалткан яман куллардан сакларга тырыша. -
ТАЛДА КҮКЕ НИ САНЫЙ?
Кунаклар өчен мәш килеп сый әзерләп яткан Мәликә күрше бүлмәдә бала елаган тавышны ишетеп чыкты да ике яшьлек Алисәне кулларына алып юатарга кереште: “Йә, кызым, йә, ни булды?” Шук балаларча тик тора белмәгән теремек Алисә шкаф ишегенә бармакларын кыскан иде. Дәү әнисе нәни кызның бер урыннан кызарып чыккан кулына зыян килмәдеме дип карады да өргән булды һәм Алисәне көйли-җайлый юатты: “Бетте, бетте, матурым, бетте. Елама яме, акыллым...” -
КИЧЕРҮ
Тик соңгы арада Катифә карчыкка кызы белән киявенең аралары суынган кебек күренә. Әнисе алдында үзен бик гади тоткан ачык йөзле Дамирасы иренә бик күтәрелеп карамаска тырыша кебек. Ни булган? Тавышланып, гаугалашып та яшәмиләр кебек... Кызыннан бу турыда соравы кыен. Аларның тормышына кысылу кебек... -
ДӨНЬЯ БУ...
Ул өйгә кергәндә ялга гына кайткан Флүрә шәһәргә китәргә дип әйберләрен җыеп йөри иде. Әнисенә күрсәтмәскә тырышып кына борынын тарткалап йөргән кызының бозылган кәефен яхшы аңласа да, Гөлфирә кызына эчендәген әйтми кала алмады... -
ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘНДЕҢМЕ?
Җил капка төбендә бертуктаусыз суза-суза кычкырып, тышка уйнарга чакырган сакау телле Гәрәйгә Нур тәрәзә аша үрелеп карады да, әнисе берәр йомышка җиккәнче, чөйдән иске пәлтәсен һәм әтисенең күн бүреген, мич башыннан олтанлы киез итекләрен ялт кына эләктереп, урамга шылды. Түземсезләнеп көткән дусты күренгәч, Гәрәй, юеш борынын ак йон бияләе белән сөртә-сөртә, шатлыгыннан тешсез авызын ерып, икесе өчен дә бик шатлыклы хәбәр әйтте: “Нууул, буада боз каткан! Әйдә, төшеп калыйбыз!” -
КЫЛ ЯХШЫЛЫК...
Кемнеңдер әйтүенчә, яхшылык кылуның да чамасы булырга тиештер. Яхшылык чамасыз булганда, аның тәме китәме, бәясе төшәме, изгелекне аңлый белмәгән затлар аны бәяләми башлыйлар. Бәлки кемгә изгелек кылырга-кылмаска төгәл белергә кирәктер. Үзеңә яманлык булып әйләнеп кайтмасын өчен... -
АБЫЙ ҺӘМ СЕҢЕЛ
Кичке якта кече улына дәрес әзерләргә ярдәмләшеп утырганда, Гөлүсәнең телефоны шалтырады. Хатын үз бүлмәсенә чыкты да, трубканы күтәреп, кем шалтыратканын карады. “Абый... Камил абый... ” Тик бармаклары үзеннән-үзе телефонны сүндереп куйды. Үзенә үзе аптырап та куйды Гөлүсә... -
ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР
Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми. -
КӨТӘР КЕШЕҢ БУЛСЫН
− Кил әле, балам, яулыгыңны юньләп бәйлим. Колагыңа яланда җил тияр, − дәү әнисе кытыршы, йомшак учлары белән Миләүшәнең тузгыган чәчләрен яулык астына яшерә-яшерә әйбәтләп бәйләде дә аркасыннан сөеп куйды. -
ТРАМВАЙ КӨТКӘНДӘ
Ә егет белән кыз бу тукталышта бик озак күренмәделәр. Үзәкләргә үтәрлек салкын көзләр үтеп, кышлар, язлар, җәйләр җилдереп узып, тагын бер көз килгәч, тукталышта кыз белән егет күренде. Бу юлы алар өчәү − егетнең кулында бәләкәй җанлы төенчек бар иде. Урам чатында кара-каршы басып торган светофорлар, хәерле юл сезгәььь дигәндәй, бәхетле елмайган парны яшел нурларына күмеп үткәреп җибәрделәр дә бер-берсенә яшькелт күзләрен кысышып алдылар... -
ЗУР БӘХЕТКӘ ХАКЫМ БАР
Илсия кайтып кергәндә өй эчендә гадәти булмаган, сәер бер тынлык урнашкан иде. Әтисе фермада эштә булырга тиеш, әнисе ишек алдында күренми. Лапас астындагы маллар гына тынгысызланып тавыш бирә. Гадәттә әнисе көне буена диярлек шул малларны карап мәш килә. Мәктәптән кайтып керүче кызын да Зөләйха гадәттә тышта ук нинди билгеләр алганы хакында кызыксынып каршылый. Суга киттеме икәнни әнисе? -
ӘНИ БИТ...
− Кая, күрсәт әле китергән итегезне? Мае бармы әзрәк? − Катифә карчык кызы алып килгән ит кисәкләрен, капчыкларыннан чыгарып, берәм-берәм җентекләп тикшерә, карый башлады. − Теге юлы да юньле булмады китергән итегез... -
МИЛӘШ АЧЫСЫ
Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.