Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР
— Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем. -
ЧЫПЧЫКЛАР
Безнең урам Кәримәнең кушаматы – “чыпчык”, үртәвече: “Чыпчык, чыпчык, Кәримә чырк-чырк”. Кушаматы “чыркылдык” булганга кушылса, үртәвечен урысча әйткәндә, “сама заработала”. Бервакыт, качышлы уйнаганда, “чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чык!” дигән санамышны: “Чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чыпчык!” – дип әйтүе харап итте. -
КЕМ СИН, НАСЫЙП ЯР?
Мин үзем мәҗлесләрдә җырлап-биеп утырырга бик яратмыйм. Рәхәтләнеп биегән кешеләргә сокланып, кызыгып та карыйм кайчакта. Юбилейларда, туйларда теләкләр әйтелә бит инде. Мөнҗия апага да күп теләкләр әйттеләр. Насыйп ярың – бабаең белән бәхетле картлыкта, оныклар сөеп яшәргә язсын, диде кунаклар. -
КОЕ
Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән. -
ҖАН КАДЕРЕ
Шәһәргә яз авылдагыча килми төсле: таш йортларның диварлары арасында яшәп, җылы яктан кошлар кайтканын да сизмисең, иртәләрен сарай түбәсенә кунып сайраган сыерчыкларны да күрмисең… Шушындый уйлар кичереп, Лилия да язын авылга кайтырга әзерләнә башлады. -
ИҢ КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕК
Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. -
ЯШИСЕМ КИЛӘ!
Казандагы зур сәүдә үзәгенә тик торганнан, эче пошканнан гына чыкты Айгөл. Бер кирәк әйбере дә юк. Бар да җитеш тормышында. Киемнәренең исәбе-хисабы юк. Күбесен сеңелләренә дә таратты. Матур күлмәк кисә, матур җыр тыңласа, тәмле ризык ашаса да улына хыянәт итә кебек саный үзен. -
ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ
Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына. -
ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ?
Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең. -
КИЛЕН КЫЗЫМ
Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде. Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде. -
ПАРТИЗАННАР
Җәйге каникуллар башланды исә, “Сугышлы” уйный башлыйбыз. И күрсәгез дә, белсәгез иде безнең аңа ничек әзерләнгәнне. Кинода күргән, китаптан укыган бөтен белгәннәребезне җигәбез. Иң чикалаштыра-талаштыра торганы “безнекеләр” белән “нимысларга” бүленү. Кемнең фашист буласы килсен, уенның бит аларның җиңелүе белән тәмамланырга тиеш икәне башта ук барысына да мәгълүм. -
ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ
Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы. -
ЫШТАН КЫЙССАСЫ
Безгә авыл мәктәбендә чит телләрне уку бәхете тәтемәде. Дөресрәге, ничектер аралыкта калдык. Берничә яшь олырак абый-апаларыбыз немец теле, ә кечерәк туганнарыбызга инглиз теле эләкте. -
КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ)
Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә! -
КАРУРМАНДА КАРА ПЕСИ
– Йөз сум акча биреп тор әле! Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен ишетмәмешкә сабышты, үтеп китәр, дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашыкмады.