Логотип Идель
Иҗат

КОЕ

– Улым, аш салырга су беткән, коедан су гына алып кайтчы, – дип, әнисе кулына җиләккә йөри торган бидон китереп тоттыргач, ачуы килде Хәйдәрнең. Чүрәкәй уйнарга чыгам дип кенә әзерләнгәндә, каян белгән диген су беткәнлеген. Их, бу әниләрне! Гел эш кушарга гына торалар. Әле бит ул бер бидон су җитми. Шуны тотып ике-өч тапкыр барырга кирәк. Өч литрлы савыт җиләккә йөрергә генә ярый инде ул. Чиләк-көянтә белән алып кайтыйм дигән иде дә:

– Аның кадәр үк авыр күтәрергә син әле кечкенә, буыннарың ныгымаган, – ди.

Беләмени ул әни, малаеның югары оч Сапыйны бер селтәнүдә екканын.

Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.

Хәйдәр дә шушы хәлне тыңлаганнан соң коега барудан шүрли башлады. Кое аның өчен ниндидер куркыныч упкын булып тоелды. Балага шундый хәл сөйлиләрмени, дип әнисе ачуланып та йөрде әле әбисен. Бер атна суга барудан качып йөрде малай. Җитмәсә, нәкъ әбисе сөйләгән коега ошаган бит ул. Бүрәнәләре череп каралган. Чыгыр белән чиләкне күтәргәндә дә әлләнинди кеше елаган авазлар чыгара. Әнисе, чыгырның тимере күгәргән, шуның тавышы, ди.

Беркөнне Хәйдәр ни күрсен, авылдашы Сабир бабай кулына балта-чүкеч тотып, коега таба бара. Нишли микән ул анда? Сиздерми генә артыннан барырга кирәк әле. Тау өстенә менде дә, җиргә сузылып ятып күзәтә башлады. Сабир бабай үзе генә түгел икән бит. Икенче бер абый ат арбасына сап-сары бүрәнәләр салып килде. Болар коены яңартырга уйлыйлар түгелме соң? Хәйдәр очар кош тизлегендә атылып торды да, коега чапты. Кое янында абзыйлар гөр килә. Иске бүрәнәләрен чыгаралар. Куркыныч булып тоелды малайга. Сабир бабай өчен борчылды. Упкын авызлы кое, теге үги кызны куенына алган кебек, аны да салкын суы белән куырып алыр кебек тойды. Әбисе сөйләгән вакыйга күз алдына килде. Сабир бабайның җаны шушында калса ничек суын эчмәк кирәк? Җан? Нәрсә икән соң ул җан? Әбисе әйтүеннән генә белә бит ул бу сүзне?

– Син дә килдеңмени улым өмәгә? Әйдәле, әйдә, менә бу йомычкаларны җый әле, – дип үсендереп каршы алды аны бабайлар. – Син килмәсәң эш бармый иде монда. Кем кушты, әниең җибәрдеме?

– Үзем белеп килдем, – диде Хәйдәр ышанычлы итеп, бабайның күзләренә карап.

– Үзең белүең тагын да әйбәт. Әйдәле, сал әле менә бу кәрзингә йомычкаларны.

– Охо, каян алдың бу кәрзинне Сабир бабай.

Малай кызыксынуын яшереп тора алмыйча тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрзиннең эченә кереп тә утырды. Бала-чаганың шуклыгын үз иткән картның да күңеле булды. Үзе үргән кәрҗинне ошатуын яратты.

–Казлар бәбкә чыгара анда улым.

– Безнең казлар бәбкәне ләгәндә чыгара бабай. Төбе тишек тимер ләгәнгә әни күп итеп печән тутыра да, шуны өйнең түр ягына, чаршау белән каплап куябыз.

–Менә коены төзекләндереп бетергәч, үзем үреп бирермен әле. Үзеңә дә өйрәтермен.

Малайның сөенече тагын да артты. Үземә дә өйрәтәм, ди бит...

Сабир бабай авылдаш абыйлар белән коеның бурасын рәтләп куйгач кое тагын да матурланып калды. Балта осталары белән беррәттән Хәйдәр дә канәгать кыяфәттә эш бетереп, өйгә кайтты. Әнисе хуш исләрен чыгарып, май кычытканыннан аш пешергән. Кара ипи белән чөмереп аны ашап куйды.

Менә хәзер коега гел барасы килеп тора. Әкияттәге кебек үк куркыныч түгел икән ул. Икенче көнне иртүк чиләк тотып чыккан иде, әнисе кире борды.

– Коеның суы бура куйганда болганган, кичкә барырсың. Бар яңа бәтиләгән сарыкны тауга алып чык, бераз булса да яшел чирәм чемченер, – диде башыннан сыйпап.

Әни баштан сыйпаганда рәхәт инде ул. Канатланып тауга китте. Яшел чирәмгә чалкан ятып болытларны күзәтте Хәйдәр. Зәңгәр күктә ак юл калдырып очкыч узып китте.

– Кызык, бу очкычта кемнәр бар икән, алар кая бара, нишли икән, – дип уйлады малай. Авылга солдат кайткан диделәр. Югары оч Сибгат абыйның улы диңгездә йөзгән, ди. Шул кайткан. Нинди була икән ул диңгез? Нинди була икән ул солдат? Хәйдәрне дә үскәч солдатлыкка алырлар. Ничек итеп әнисен ташлап китәр икән инде ул. Бик ярата бит ул аны. Аннан соң, әнисеннән башка бер ни дә эшли белми бит ул. Бидон белән коедан су ташый белә дә, сарыкларын көтә ала. Солдат булу чүрәкәй уйнау түгел бит ул. Үзе дә аңламаган дөньяның мәшәкатеннән куркып, малай елап та алды. Келт итеп кое исенә төште. Сикереп кенә торды да, сарыкларны куалап өйгә кайтты. Аягүрә генә бер чокыр салкын чәйне эчте дә, чиләкләрен шалтыратып коега йөгерде.

– Вәт, син Сабир бабай, тучно алтын куллы бабай син, – диде малай тауның башына менеп җиткәч тә, коега карап, шаккатып.

Малай сарык бәтиләре белән әвәрә килгәндә Сабир бабасы коены өйле иткән бит. Сап-сары күлмәк кигән кое. Челтәр бизәкләренә, ишек өстендәге дугасына карап туймаслык. Хәтта коеның чыгырына яңа чиләк, түбәсенә ай беркетеп куйган.

Ерак әби сөйләгән вакыйга уйлап чыгарылган булгандыр ул. Ничек инде шундый матур кое кешене үзенә алсын. Ул бит сиңа палач түгел.

Суга йөри торган бидонын калдырып, кош тоткандай балкып, тиз генә өйгә йөгереп кайтты да:

– Әни, әйдә бер матур әйбер күрсәтәм, тиз киен яме, – дип, малай әнисен ашыктырды.

– Нинди матур әйбер улым? Суың кая соң синең?

– Әйдә күп сөйләшеп торма инде, чиләкләрем коеда калды.

Өстерәп диярлек алып китте Хәйдәр әнисен коега.

Әнисе Равия апаның күзләреннән яшьләр атылып чыкты коены күргәч.

– Нәрсәгә елыйсың, әни?

– Шатлыктан улым. Авылыбызда матурлыкны үз куллары белән ясаучы кешеләр барлыгына куанып елыйм.

– И, әни, матурлык күргәч елыйлармени...

Яңа күлмәк кигән коеның суы тагын да тәмле кебек тоелды Хәйдәргә. Коедан су ташып, артышлыкта күркә атыш уйнап, балык чиертеп үтте дә китте җәйге каникул. Өч ай каникул гына түгел, мәктәп еллары да тиз уза икән. Хәйдәр кулына аттестат алып, балачак хыялын тормышка ашырырга төзүчеләр әзерли торган уку йортына килде. Әмма анда таныш-белеш, дус-туганнан башка белем белән генә керермен димә. Әтисе ягыннан өч буын туган Ринат абыйсы да төзүче. Шуның танышлары аша Хәйдәрне укырга урнаштырдылар. Беренче-икенче курсларда тырышып, иптәшләреннән калышмас өчен укыса да, соңга таба кызыгын тапмый башлады. Дөресрәге бер курс алда укучы егетләр белән танышып алды да, кем әйткәндәй шомартырга өйрәнде. Моңа сәбәп тә табылды. Имтихан вакытларында күрә торып гаделсез куелган билгеләр, китап күчереп зачет куелган курсташларын күргәч, укымыйча гына да диплом алып буласына ышанды. Һәм дусты Илфат әйткәндәй, тормышта шомалар, әрсезләр, куштаннар өчен юлның ачык һәм җиңел булуын сиземләде. Ә кемнең ансат кына күп акча эшләп, тиз генә бай буласы килми. Укуны калдырсаң да, эшне ташлап булмый. Яшисе бар бит. Шулай да соңгы курсларын эшли-эшли укып бетерде ул. Башка иптәшләре кебек, эшләп тапкан акчасыннан укытучыларына конфет-шампан шәрабе, чәчәк бәйләме бүләк итеп, зачет куйдыра-куйдыра төгәлләде институтны. Дипломын алып кайткач та, шкафтагы китаплар арасына куйган иде. Шуннан онытылды ул институт белеме турындагы катыргы.

Хәйдәр җиң сызганып эшкә ябышты. Күз атып йөргән кызы да бар. Аның белән тулай торакта яшәп булмас бит инде. Әле анысы да үзенеке түгел бит. Студент тормышы төгәлләнгәч анда яшәргә дә рөхсәт бетте. Комендант белән сөйләшеп кенә яшәп тора. Акча төрткәч, авылдан каймагын, бәрәңгесен алып килгәч ризалаша анысы. Авыл сыеннан өлеш чыкмый башласа кашлары җыерыла башлый. Бер-ике елны бик тырышып шабашка эшләде Хәйдәр. Тиенләп җыйган акчасына унсигез квадрат метрлы бүлмә сатып алды. Диварындагы обойларын яңартып, челтәр элеп, җиһазлар да куйгач үзенә дә ошап китте. Очрашып йөргән кызы Дамирасын да алып кайтып күрсәтте. Бүлмәне ошатыр микән, дип бик борчылып кына чакырган иде. Ошатты тагын үзе.

– Әле монда бәби караваты да сыя, – дип шаккаттырды.

Хәйдәр Дамираның үзенә кияүгә чыгасын күңеле белән алдан ук сизенгән иде инде. Йомры гәүдәле, калын кара чәчен баш артына урап, бөтереп куйган кызны күргәч тә, моның белән тормыш итәргә була икән, дип уйлады. Күп

ирләр кызыгучан озын ботлы, нечкә билле булмаса да, кулы эшкә ятып тора. Чыннан да уңды ул хатыныннан. Үзе дә күп тырышлык куйды. Ике бүлмәле фатир алдылар. Бер-бер артлы өч малай тапты Дамира. Һаман байга бил бөгеп булмас, дип, үзенең эшен ачып җибәрде Хәйдәр. Бер бригада туплап, йортлар, дачалар салу эшенә кереште. Бригадага заказлар күп килә. Эшнең күләме артканнан арта. Бригада шәхси предприятиегә әйләнде. Үзең кәнәфидә утыра торып, шәһәр фатирында яшәп яту эш түгел. Казан читендә җир алып, ике катлы йорт төзеп чыкты. Тормышы бик җайлы барды, һәр эше уң килде. Авылдагы әти-әнисен дә онытмады. Туган нигезен дә тәртиптә тотты. Әлбәттә, тормыш итә-итә Хәйдәр дә шомарды, хәйләгә өйрәнде. Шулай итмәгәндә ике катлы коттеджны салып чыгам димә шәһәр читендә. Әле аның җир бәясе генә күпме тора. Өч малайның олысын үзләре элек яшәгән фатирда калдырды. Уртанчысына да фатир сатып алдылар. Кечесе үз яннарында яши. Бергәләп чит илләргә ял итәргә баралар.

Тормыш көйләнде Хәйдәрнең. Шул тынычлыкны болгатучылар гына булып куйгалый кайчакта...

Эш урынына түбәтәйле мулла килеп кермәгән булса, бар да тыныч иде әле.

– Әссәламәгаләйкүм, – диде мулла абзый керә-керешкә.

Хәйдәр мыек астыннан гына елмаеп куйды.

– Гошер җыяр вакыт җитте бит улым. Тапкан малыңнан Аллаһ ризалыгы өчен өлеш чыгару бик саваплы гамәл..

Бабай фикерен төгәлләргә дә өлгермәде. Хәйдәр:

– Нәрсә бабай, хәер сорашырга килдеңмени? Кемгә кирәк ул синең саваплы гамәлең? Кемгә хисап бирәсең бар?

Бабайның куллары калтыранып куйды.

– Хәер сорашу мондый булмый ул улым. Мин дәгъват белән килдем. Тапкан малыңнан өлеш чыгарсаң Аллаһ сиңа муллыкны икеләтә арттырып бирә.

– Бар байлыгым да үзем тапкан, сөйләнеп утырма бабай. Менә гомер буе йортлар салдым. Кулыма чүкеч тотып күпме кешенең йортына түбә яптым. Ике тапкыр егылып төшеп, кабыргамны сындырдым. Шул килеш эшкә чыктым. Чөнки балаларымны үстерәсем бар иде. Синең кебек хәер сорашып йөрмәдем.

– Хәер сорашмыйм мин балам. Гошер сәдакәсе хәер сорашу түгел бит ул. Мин тәкъдим генә ясыйм. Гошер сәдакасе җыеп, без аны ятимнәргә, мохтаҗларга тапшырабыз.

– Минем үз балаларым, үз оныкларым да бар, бабай. Бар, чыгып кит әле, эшем тыгыз, – дип ишектән куалап чыгаргандай чыгарды Хәйдәр бай картны.

Гаепле кешедәй башын аска иеп, тыныч кына чыгып китте ул. Хәйдәр ачуына чыдаша алмыйча өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты. Калын алтын балдагы җайсызрак туры килдеме, авыртудан бармагы сыкрап куйды.

– Тәмам туйдырдылар. Берсе килә бәйрәм үткәрәбез иганәче бул, ди. Икенчесе ярдәм сорый. Монысы ниндидер гошер сәдакәсе турында сөйли. Коммунист калдыгы. Күренеп тора инде, чыраена чыккан, элек җитәкче урында эшләгәнлеге. Коммунист булып йөргәндер әле заманында. Ул чакта

алар итле аш ашаганда, Хәйдәр кычытканлы кысыр аш чөмерде. Хәзер аякка баскач, барысы да Хәйдәрне исенә төшергән. Савап дигән була. Әнә пенсияңнән үзең өлеш чыгар мескеннәргә. Савабы да үзеңә булыр...

Бу көнге вакыйгадан бер атна вакыт үттеме юкмы, теге бабай тагын әйләнеп керде.

– Вәт, бәйләнчек булдың син бабай. Ник миңа бәйләнәсең син, ә? Минем үз балаларым да бар бит. Мин аларга булышырга тиеш.

– Беләм улым, беләм. Балаларың, оныкларың барын да беләм. Әти-әниеңнең нигезен тәрбияләп торуыңны да ишетеп торам. Боларның барчасын эшләргә дә юлны сиңа Аллаһ үзе ача. Син сау-сәламәт, кул-аякларың йөри, күзләрең күрә, ишетү сәләтең бар. Әмма күреп торам, иманың зәгыйфь икән балам. Бала вакытта бер дә алай булмагансыңдыр син.

– Бабакай кеше көлдермә инде. Нәрсә соң ул иман? Кемдә бар ул хәзер? Иман белән яшәп буламы бу заманда?

– Була улым, була. Ни дисәң дә, безнең чор иманлырак булган. Минеке дип тормадык. Үзебезнекеннән башкаларга да өлеш чыгардык.

– Бабай, бар, нотык сөйләмә миңа. Кайт та әбиеңне кочаклап ят. Ашыгам, минем эшем бар. Яңа елга улымны өйләндерәм. Аңарчы ишегалдындагы коены таш белән әйләндереп бетерәсем бар. Синең белән вакыт үткәрергә һич кенә дә җаем юк. Бар әле чык, – дип, тимер ишеккә ымлады.

Бабай башын аска иеп:

–Коены дисең инде алайса, таш белән әйләндерәм дисең. Уен эш түгел кое әйләндерү, сак була күр, – дип үз алдына сөйләнеп, авыр көрсенеп чыгып китте...

Хәйдәр кайту белән ашык-пошык кына капкалап алды да, эшкә тотынды. Кирпечен, измә өчен ком, цементын хәстәрләде. Ул арада хатыны чәчәк бәйләмнәре, затлы хушбуйларын тотып, чәченә прическа ясап, дус хатынының туган көненә чыгып китте. Калай койма белән әйләндереп алынган зур ихатасына карап кинәнде Хәйдәр. Карале, бу калай койма өйнең тышкы кыяфәтенә бик туры килеп бетми икән. Кызыл кирпечле йортның коймасы да шундый булса кәттәрәк күренә. Коеның эшен тәмамлауга алыштырмый булмас. Яңа кода-кодагый килешкә матурларга кирәк, дип үз эченнән план корды.

Коеның инде бер ягына гына таш өясе калып бара. Дамирасы кайтышка ялт иттереп куйсын әле. Ташлары гына ерактарак калган. Аяк астындагы ташка басып, үрелеп алыйм дигән иде, таш кыйшаеп та китте, әйтерсең лә упкын тартып алды, Хәйдәр коедагы суга чумды. Куркуыннан куырылып килде Хәйдәр. Җен тотып аттымени. Абау, әллә башы ныграк бәрелде инде, әллә кайчан булган хәлләр хәтерендә яңарды. Ерак әбисе сөйләгән вакыйгадагы коеда батып үлгән үги кыз исенә төште. Мизгел эчендә киемнәре юешләнеп, салкынлык сөякләренә кадәр үтте. Тыпырчынып-тыпырчынып та карый. Ярый да ул чүлмәккә төшкән тычкан әйләнгәләп йөри торгач сөте куерып май язылган. Ә бит кое суыннан май язылмый һәм ул әкият. Монда бит упкын. Тәмам хәле бетте ирнең. Гомер буе йорт төзегән дәү куллары да

ярдәм итә алмый. Коеның бурасы шоп-шома, тотыныр өчен бер уңайлы җире дә юк. Кычкырып та карый. Ике катлы койма аша кем үтсен дә, кем керсен. Аннан соң бу бит сиңа авыл түгел. Дистә ел яшәп тә күршедә кемнәр яшәгәнлеген белми гомер итә бит ул шәһәр читендәге дәү йорт хуҗалары. Шулай да соңгы өмет белән кычкырып та карый, әмма коткарыгыз дигән сүзләр кое диварларына бәрелеп кире үзенә кайта.

Кое суының салкынлыгыннан бөрешкән гәүдәсен ниндидер кайнарлык биләп алды да, моңарчы бер дә таныш булмаган серле киңлеккә очты Хәйдәр. Бар да актан ул киңлектә. Анда таныш йөзләр дә күренә, таныш түгелләр дә. Карашлары да сәер. Кызганып та, көлеп тә карыйлар кебек.

– Бик авыртмадымы балам, – дип башыннан сыйпады ниндидер таныш куллар. Бу кулларны танымаса да, күңелгә якын җылылыгын сизде ир.

– Сиңа монда килергә иртәрәк әле, улым, ашыкма. Аллаһ Тәгалә юлына бас, намазларыңны укы. Дөньялыкта белеп кылган, белми кылган гөнаһларыңның кичерелүе өчен ятимнәргә, мохтаҗларга хәер-сәдакалар бир, – ди Сабир бабай.

– Мин кайда эләктем соң Сабир бабай...

– Доктор, авыру аңына килде, доктор...Шәфкать туташы палата ишегеннән керүче Дамираны да күрмичә табиб бүлмәсенә ыргылды.

– Хәйдәр, – дип елый-елый кулын, ак марляга уралган башын сыпырды хатын иренең.

– Куркыттың бит. Әле ярый күрше кереп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Гомерең бетмәгәч ничә ел яшәп тә бер тапкыр да күрмәгән кешене керткән бит Аллаһ Тәгалә.

Хәйдәр үзе белән ни булганын аңламый иде әле.

– Ханым, авыруга дулкынланырга ярамый. Комадан әле чыгып бетмәве ихтимал, борчымасагыз иде. Иң мөһиме – ул хәзер исән. Өегезгә кайткач барысын да сөйләрсез. Ә хәзергә тынычлык кирәк.

Табибның сүзен тыңлады Дамира. Хәйдәрне бала карагандай тәрбияләгәч, өч-дүрт айдан аякка басты. Өенә кайтты. Әмма хастаханәдән, әллә инде коедан икенчегә әйләнде аның күңеле. Күңеле түгел, җаны! Менә бит, балачагында аңламый үскән җан нәрсә була икән ул?! Туктале, ул төш күрде түгелме соң? Төштә ниндидер сәер киңлеккә очты, кемдер башыннан сыйпады. Сабир бабайга ошаган ак сакаллы, ап-ак йөзле карт, ашыкма син монда килергә, намаз укы, диде. Димәк, ул үлеп терелгән. Сихри киңлектәге төш дигәнең мәрткә китү булган. Башыннан сыйпаган йомшак куллары әнисенеке, әйе-әйе, әнисе генә шулай кайгыртып сыйпый иде аны. Авыртмадымы улым, диде бит.

– Хәйдәр, капкада кеше бар, кертимме, – дип дәште Дамира мендәргә сөялеп утырган уйчан иренә карап. Рөхсәт, дигәнне аңлатып, башын какты ир.

– Әссәламәгаләйкүм.

Таныш тавыш ирнең йөрәгенә өермә, дулкын булып килеп бәрелде. Көләргә килгән, димәк. Бу бит аңа ниндидер гошер сәдакәсе сорап килгән карт тавышы.

– Өч-дүрт тапкыр эшеңә барып та, күрмәгәч үзем килергә булдым улым, ачуланма. Коега төшкән, хәлең авырайган дигән хәбәреңне ишеткәч, хәлеңне белергә килдем.

Ир уңайсызланып, тамак кырып куйды, карашын тәрәзәгә төбәде. Әмма кичергәннәрен картка сөйлисе килде аның. Беренчедән, чит кешегә күңел әрнүләрен сөйләп була, икенчедән, картны күргәч бу юлы ничектер, җанына тынычлык иңде. Үзе дә сизмәде Хәйдәр, упкынга очкандагы хәлләрне сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр агып торды.

– Уңайсызланма улым. Яшьлекне беребез дә хатасыз гына узмаган. Үлем фәрештәсе кемгә ничек килә. Газраил берәүләргә куркыныч кыяфәттә килсә, икенчеләрне иң якын кешеләре булып каршылый, диелә дини китапларда. Димәк, үлем синең янга әниең һәм Сабир бабаң кыяфәтендә килгән. Димәк, синең дөньялыкта әле эшлисе эшләрең төгәлләнмәгән. Сиңа намаз укырга, Хаҗга барырга кирәк. Кеше ни әйтер диеп тә уйлама, кабергә барыбыз да ялгызы бара, – дип киңәш итте аңа карт.

Кое вакыйгасыннан соң Хәйдәр дингә килергә кирәклеген аңлады. Биш вакыт намаз укырга өйрәнде. Гошер сәдакасенең дә ни икәнен белде. Ел саен үзенең байлыгыннан өлеш чыгарып, ятимнәргә, мәдрәсәләргә тапшырды. Хаҗ сәфәре үтәгәндә андагы халыкның Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорап, ялваруларын күреп, тагын бер кат күңеле тетрәнде.

Кое. Хәйдәр тормышында кое үги кыз әкиятендәге кебек үк куркыныч булмады. Балачакта ул малайны суын биреп кинәндерсә, ир уртасы булгач, иманга китерде. 

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев