Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ҖИҢҮЧЕ – «ГАЗПРОМ»га!

Кадерле дуслар! «Ялкын» журналы һәм «Газпром трансгаз Казан» сезне чираттагы бәйгедә катнашырга чакыра. «Яшәү чыганагы - газ» дип аталган конкурста мәктәп укучылары да, студентлар да катнашырга мөмкин. Әлбәттә, әти-әниләр, укытучылар белән бергәлектә эшләү хуплана.

Узган елгыдан аермалы буларак, быелгы конкурста эшләр ике төрле номинациядә кабул ителәчәк: язма эшләр һәм видеосюжетлар.

Димәк, сездән:

- көнкүрештә газны дөрес һәм сакчыл куллану;

- газ сәнәгатендә эшләүче кеше турында;

- «Мин «Газпромда» эшләячәкмен!»;

- ирекле темаларга я язма рәвештә әзерләнгән (мәкалә, әңгәмә, шигырь, хикәя һ.б.), яисә видеосюжет көтеп калабыз.

Бәйге этаплары:

1. 2018 елның 15 мартыннан 15 майга кадәр эшләр кабул ителә.

2. Бүләкләү тантанасы (сентябрь ае).

Бүләкләр дигәннән, быел төп җиңүчеләрдән тыш гран-при иясен дә ачыклаячакбыз! Бу исемгә лаек булган кешегә «Газпром трансгаз Казан» җитәкчелеге белән аерым очрашып, бер көн дәвамында әлеге кызыклы һәм бик мавыктыргыч һөнәр ияләренең эш рәвешен үз күзләре белән күрү мөмкинлеге тудырылачак. Ә калган җиңүчеләргә исә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Хәерле сәгатьтә!


Бәйгегә эшләр yalkin_konkurs@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Гариза формасын нигезләмәдән алырга кирәк.





[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/03/Polozhenie-konkursa-_YAsh-chyganagy-gaz.docx"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев