Логотип Идель
Мөмкинлекләр

БЕЛЕМЕҢ БУЛСА - "АРТЕК"КА БУШЛАЙ ЮЛЛАМА ДА БУЛА

Җәеңне күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп уздырыйм, дисәң, алмагачтан алма өзелеп төшкәнен генә көтеп ятып булмый. Бераз тырышлык та куярга кирәк әле.

Рус география жәмгыяте мәктәп укучылары арасында «Артек», «Смена», «Орленок», «Океан» балалар үзәкләренең профиль сменаларына эләгер өчен Бөтенроссия конкурсы игълан итте. Конкурста катнашырга 10-17 яшьлек укучылар – география, экология, этнография, туган якны өйрәнү буенча конкурс-олимпиадалары жиңүчеләре чакырыла.

Бәйге җиңүчеләре түбәндәге лагерьларның профиль сменаларына юллама алырга мөмкин:

– «Смена» лагере (сменасы 30 март – 19 апрель аралыгына уза);

– «Орленок» лагере (сменасы 30-31 май – 19-20 июнь аралыгында үтә);

– «Океан» лагере (сменасы 24 июнь – (14 июль аралыганда уза);

– «Артек» лагере (сменасы 30-31 август – 19-20 сентябрь аралыгында үтә).
Бу профиль сменаларда укучылар танылган сәяхәтчеләр, географлар, галимнәр, фотограф, журналистлар белән аралаша алачак. Яшьләр фәнни квестларда катнашып, туризм, туган якны өйрәнү серләренә төшенәчәк.

Конкурсның сайлап алу турлары интернет-сайтта шушы даталарда үткәрелә:

– «Смена» лагере (2-25 февраль);

– «Орленок», «Океан» лагере (27 февраль – 9 апрель);

– «Артек» лагере (10 апрель – 2 июль)

Тулырак мәгълүматны да сайттан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев