Логотип Идель
Иҗат

НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ

Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.

Шигырьләрнең тематикасы күпчелек туган як, әни, Бөек Ватан сугышы тирәсендә йөри. Әлбәттә, бу темалар мәңгелек һәм алар мөһим. Әмма, шулай ук, 15-16 яшьлек яшүсмерләрнең үзләренең хис-кичерешләрен, борчуларын чагылдырган шигырьләр дә укыйсы килә.

Кукмара 4 номерлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Хөсәенованың «Горурлык» шигыренең формасы кызыклы. Анда һәр строфада дүрт түгел, ә биш юл, һәм икенче юл белән бишенче юл рифмалаша. Ул Кукмарага багышланган һәм шигырь түгел, ә Кукмарага реклама кебек яңгырый. Туган якка багышланган күпчелек шигырьләрдә «челтерәп аккан чишмә», «куе урманнар»ны данласалар, монда алгы планда – Кукмара итекләре, табалары. Бу замана таләбедер инде, бәлки, тик монда балансны сакларга тырышырга кирәк, «Йомшак итек, җылы кием, Матур җиңел табалар» кебек юллар радиода Кукмара районына яңгырый торган реклама кебек.  Шигырь үзе бик җиңел укыла, җырлап тора, бәлки, аны көйгә салып, матур җыр да чыгарып булыр иде.

Алдагы шигырьдәге кебек рекламага ишарәләр Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 6 сыйныф укучысы Әдилә Сабированың «Туган ягым – Кукмара» шигырендә дә бар:

«Металл савыт-сабалары

Җылы, матур киемнәрне

Тегәләр үзебездә.»

Шигырьнең ритмы бик төгәл, тиңдәш кисәкләр күп булуы, миңа калса, уңышлы:

«Аның биек таулары,

Ылыслы урманнары»

Әдиләнең шушы ук темага «Туган җирем Кукмара» шигыре дә төзелеше ягыннан алдагы шигырь кебек, бик җиңел, йөгерек укыла. Әмма беренче һәм азаккы строфаларын алып куйсаң, бу шигырьне теләсә кайсы авыл/шәһәр/районга багышланган, дип уйлап булыр иде. Аерым юллардан соң, сорау куясы килә:

«Биек таудан шау-гөр килеп,

Чаналардан шуарга» – нинди тау?

«Яратам кышын паркта

Чаңгыларда йөрергә» – нинди парк?

Парклар, урман-тауларның саны юк. Ни өчен укучы бу тауның нәкъ менә Кукмарада урнашкан икәнлегенә ышанырга тиеш? Монда ниндидер эпитетлар өстәргә, яки географик атамалар белән язарга була.

Алга таба тематика ягыннан күпчелекне әниләр турында шигырьләр тәшкил итә. Шул ук лицейның 6 сыйныф укучысы Милана Яковлева шигыренә тукталам:

«Әнием, син минем өчен

Иң кадерлем, иң якын

Алтыным диеп сөясең,

Әни, син үзең алтын. »

Шигырьнең башында авторның әнисе белән диалогка керүе – бик кызыклы алым, бу кызның әнисе белән бик йомшак, җылы мөнәсәбәтләрдә булуын күрсәтә. Гомумән, алга таба да автор тиңдәш кисәкләр белән әнисен бик матур сурәтли:

«Кичен дәрес хәзерлибез,

Син шундый тыйнак, сабыр

Матур итеп аңлатасың,

Дәрес булса да авыр.»

Аерым строфаларда рифма какшаган урыннар да очрый, моңа игътибар җитеп бетми:

«Көн дә иртән уятасың

Мине иркәләп, назлап.

Мәктәпкә дә озатасың

Изге теләкләр теләп.»

Һәм, шулай ук, пунктуацияне өйрәнү комачау итмәс. Дөрес куелган өтер шигырьдәге мәгънәне дә үзгәртеп куярга мөмкин.

Әмма Кукмарадагы таулар очрагындагы кебек, монда да төгәлләштерүләр, детальләр җитми. Әйе, әниләр безгә бары тик яхшылык кына телиләр, әниләр турында телгә гел шундый сүзләр генә килә. Тик, шулай да, әти-әни, якыннар турында нидер язганда, аларга гына хас булган сыйфатларны, үзенчәлекләрне күрсәтеп яз. Бик кечкенә, вак кына әйберләргә дә игътибар ит: бәлки, әниеңнең ашарга пешергәндә, җырлап йөри торган җыры бардыр? Бәлки, ул гөлләр белән сөйләшәдер? Һәр әни үзенчә матур бит. Һәм бу әниләргә генә кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев