ИСӘНМЕ СИН? (4 НЧЕ ӨЛЕШ, АЗАЛИЯ САБИТОВА ХИКӘЯСЕ)
Хикәянең беренче өч өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.
– Хым-м, ярар, улым, карарбыз инде анысын гына, ничә көнгә исәпләнгән? Еракмы ул? – дип кызыксынды бабай кеше.
– Авыл җирендә уза торган лагерь ул, авыл күрмәгәч, аңа кызык бит инде... Ун көнгә, чәршәмбе, унтугызы алып кайтасы була инде. Оныгының йомышын үтәми булмас дип, Ризван абый диварда эленеп торган календарь битләренең берсен кызыл тамга белән билгеләп куйды. Истән чыкмасын тагын, хәтер белән мактанып була торган яшьтә түгел инде ул...
* * *
Юк, онытмады Ризван карт. Бүген ул үзен кирәкле кишер яфрагы кебек хис итә. Тиздән оныгын лагерьдан алырга барачак. Төшке ашка кадәр барып кайтырга исәбе. Иртә китмәсә дә була, Айдар әйткәннәрдән чыгып, ерак урнашмаган икән дип тәгаенләде.
– Әйе, улым, әйе, киләм! – Шулай да сәгать җиделәрдә «хәл белеп» шылтыраткан оныгы белән сөйләшеп алгач, озак тормады, Мыраужанның ике савытына да ашарга салып куйды да, саубуллашып, юлга күзгалды. Ризван картның ниятен аңлагандай, «Жигули»е да бу юлы ялыктырмый гына кабынды. Ике дус өчен дә ерак сәфәрләр тансык булган, ахрысы. Нинди хәлдер, олы трассаны үтеп, посёлок борылышына җиткәч, әйтерсәң йөрәк – тибүдән, мотор эшләүдән туктады. Сәяхәтчеләр табигать тудырган җанлы сурәтне күзәттеләр дә бермәл тораташ булып каттылар. Яшеллеккә сибелгән алсу-гөлле чәчәкләр, җанланып, сәфәр кылучыларны үз яннарына чакыралар диярсең. Алтынсу башаклар, кояш яктысында серле генә ялтырап, юл юнәлешен билгеләргә булышмакчылар. Башларын горур күтәргән ак чәчәкләр дә тар юлдан баручы машинаның яңакларын сыйлап үтәләрдер кебек. Әнә нинди шат алар! Кемнәрнедер язмышы чагыла аларда...
Сөйләшә-сөйләшә баргангамы, кирегә юл кыскарак кебек тоелды. Онык та, бабасын күргәч, бик шатланды. Сизә күңел: Ниязның ялкынлы күзләре моннан соң беркайчан да сүрелмәс. Малай тизрәк ике атнада үзе белән булган вакыйгаларны сөйләргә ашыкты. Машинага да барып җитмәгән бабасының гаҗәпләнеп каравына исе китмичә, хәзер үк сөйли башламасам, кайтканчы сөйләп бетерергә өлгермим, дип җавап бирде. Әйдаман апалары белән чишмәгә барулары турында да, урман эчендә урнашкан мәйданчыкта булулары, су коенулары, ачык һавада казанда аш пешерүләре турында да бик озак сөйләде малай. Ә башында бер генә сорау: ун көн эчендә ун тапкыр сыналган дуслар, йөзәргә өйрәнгән Әрбәт күле белән нишләргә хәзер, аларны ничек калдырып китәргә?
– Ә бола-а-й, ошады миңа, бабай! Мондый лагерьларга һәр елны барасы иде. Үтәлми калган планнар күп әле: балыкка барасым килә, жир жиләгенең тәмен татырга өлермәдем... Бер тапкыр булса да кайтырмын! – дип, Нияз күңелендә рәхәт хис тоеп, кинәеп елмайды.
Дәвамы бар.
Хикәя авторы – Сабитова Азалия Ленар кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
-
29 июня 2026 - 16:07
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
-
29 июня 2026 - 11:29
МӘСКӘҮ УКУЧЫСЫ БДИДА МАКСИМАЛЬ 500 БАЛЛ ҖЫЙГАН
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
Нет комментариев