Логотип Идель
Иҗат

ИСӘНМЕ СИН? (3 НЧЕ ӨЛЕШ, АЗАЛИЯ САБИТОВА ХИКӘЯСЕ)

Хикәянең беренче ике өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.

– Әә... мм... рәхмәт... – Ризван абый бүләкне кабул итте дә, үзе дә сизмәстән, кинәт сорап куйды: – Минем бакча тотмавым әллә күренеп тора инде?

Әңгәмәдәше генә, янына килеп баскан кондуктор белән сөйләшеп китеп, аны ишетмәде. Яңа танышы турында күбрәк белергә теләсә дә – барып чыкмады. Агайның кинәт телефоны шылтырап, ул озак кына нидер турында сүз куертты.

Малай белән бу абзый ике тукталыштан соң төшеп калдылар. Ризван карт инде тирә-юньдә барган шау-шуга игътибар бирүдән туктады. Аның күзләр офыклары кайдадыр еракта йөзеп йөриләр иде. Ул юл буе нигез йорты турында уйлап кайтты. Ни хәлдә икән ул? Фәрзия вафатыннан соң авылга кайтканы да булмады бит аның. Узган ел сатуга да куеп карады ул йортны –алучысы гына булмады. Нигезе аның гына көтә иде бугай, бүтән хуҗаны танырга теләмәде, ахры. Ияләнсән, кайтмый торып була үзе. Әмма кайчагында искә төшә дә, очлы хәнҗәр булып, йөрәк турысына килеп кадый...

***

Бетте баш, фатирга бур кергән, дип хафаланды Ризван, ачык ишекне күреп. Чалбар кесәсен капшаган куллары, дер-дер килеп, йорт ачкычын эзлиләр иде. Әйе, үзе белән, тик бу бикләп киткән дигән сүз түгел бит – әле... Караклар өресендә алар, саграк, игътибарлырак булырга кирәк шул. Йә Ризван, сулыш алырга онытма, уз өй эченә, бәлкем, куркырга җирлек юктыр?

– Әти? – дигән тавыш ишетелде түрдән. Улы Айдар кайткан, ахрысы, дип уйлап куйды карт. Ни йомышы бар икән? Алай юкка кереп йөри торган кеше түгел ул, аралашу да Интернет ашага гына кайтып калды. Югыйсә кичә генә шылтыратышканнар иде.

– Нихәл, улым, ни эшләр бетереп йөрисез безнең районда? – дип, тын алып сүз башлады Ризван. Үзенең каян кайтканын әйтергә теләмәде, әңгәмәне икенче якка борырга теләп, оныгым да монда икән бит, дип, нәни Ниязны аркасыннан сөеп куйды.

– Эшләр дип, әллә ни майтармыйбыз инде, менә синең белән күрешкән юк дип килүебез.

Айдарның кәефсезлеге сизелә. Болай гына килмәде бит ул, үтенече бар. Атасының хәлен еш белешмәгәнгә кыенсынып куйды. Көймәсе суга тәрәлгәч кенә, аның барлыгын искә төшергәң кебек. Әтисе үзе дә кунакка чакырмый, борчымыйм, диме икән инде...

– Кара әле, әти, без Ләйлә белән ике атнага Грециягә китәбез. Нияз калачак, күптән түгел генә апалары белән ял итеп кайткан иде, шуңа барырга теләге юк. Аны Каенсар посёлогындагы лагерьга яздырдык. Ике сыйныфташының да әби-бабайлары шул яклардан, алар белән минем дә барасы килә дигәч, каршы килә алмадык... Әти... – дип, тавышын йомшартып, үтенечен җиткерәсе итте Айдар, – илтүен үзебез илтербез, син алып кайта алмаcсыңмы икән, без житешә алмыйбыз, билетлар ике көнгә соңрак алынган.

Дәвамы бар.

Хикәя авторы – Сабитова Азалия Ленар кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев