ИСӘНМЕ СИ
Ул исән! Бер шигем юк, тәнендәге күзәнәкләрен йокы басмасын дип, ике ел дәвамында летаргиягә каршы көрәшүче мескен җан исән! Әйе, ул күрше Зөбәйдәнең бакчасында үсеп утыручы шомырт агачыннан нык аерыла. Кызганыч, алтмыш биш яшенә җитеп, әле һаман тормышның җылы кулын тойганы юк. Бәлкем, шуңа күрә кояшның якты нурларына тартылмыйдыр, бәлкем, шуңа күрә тәэсирләнүнең нинди тойгы икәнен белмичә, җил искән якка карамыйдыр. Әмма ул исән. Кешене тере дип таныр өчен, аңа нинди билгеләр хас булырга тиеш? Дөресрәге, ел саен чәчәк атып җимеш бирмәсә дә, тере дип әйтергә телебез әйләнсен өчен... Ризван, исәнме син? Исәнме син?
– Ризван абый, дим, исәнме син? Нихәлләрең бар?
Төштән соң сәгать өчләрдә уятырга тиеш булган күке сәгате дә чын алдакчы булып чыкты. Хәер, бу өч көнлек дөньяда беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанырга ярамый. Инде вакыт дусты да Ризванны дус дип санаудан баш тарткан. (Әллә аңа да акыл кергәнме?) «Йокыдан айнытуы авыр сине, хуҗа, бу эшне аскы катта торучы Тәскирә түти яхшырак башкара, әнә тагын башыңны ашарга менеп җиткән» дип, юри үртәмәкче ул.
– Әү инде, әү! Йә, кем анда? Нәрсә кирәк?
– Мин әле бу... таныдыңмы? Нихәлләрдә яшәп ятасың? Тәрәз төбеңдәге гөлең шиңгән, суны кызганасың, ахры, абзый, узган атнада гына бик матур булып шау чәчәктә утыралар иде.
– Көн дә сибәм, – дип, теләр-теләмәс кенә сүз башлады Ризван. Мырауҗан тәрәздән чыпчыклар күреп алып дуслашмакчы иде – булмады, гөлне әрәм итте. Чүлмәге ватылгач, туфрагын алыштырган идем. Әллә шул ярамадымы?.. Сөйлә, болай гына кермәгәнсеңдер, ни кирәк?
Тәскирә түти, тагын бер-ике сүз алышмыйча, төп эшкә күчәсе түгел иде, шуңа әйтәсе фикерен дә онытты. Тик шулай да, Ризванның «кызыксынуы»н югалтмас өчен, үтенечен җиткерергә ашыкты.
– Ризван абый, мине бакчага илтеп куя алмыйсыңмы? Күрше Ира шылтыраткан иде, зелпе өлгергән икән, кошлар ашап бетергәнче
жыеп кит, ди. Барыш кайтыйк әле, зинһар...
Фатир ишекләрен ачып кергәнче үк, Ризван абыйсының кырт кисеп
кире җавап кайтарасын белә иде инде ул, тик, бүтән чара калмагач, өметләнергә аз гына җирлек бар иде сыман.
– Ник, Маратың өйдәдер ич?
– Ул үзен лаеклы ялына лаеклы түгел дип саный бугай, бер дә өйдә торганы юк, эшли. Бу араларда бераз туктап торган иде дә. Юк инде менә, тагын шылтыратып, алып чыгып киттеләр. Шофёрлары авырып киткән диме.
– Хымм... – дип, бераз хәленә кергәндәй, тамак кырып куйды Ризван. – Бүген булмый, мине бүген свидәньягә чакырдылар. Әле ярый кереп уяттың, соңга кала язганмын бит. Рәхмәт, күрше! Бар, борчылма син, Марат кайткач барырсың әле. Кошлар зелпе яратмый алар, – дип, сүзен җөпләп, гаҗәпкә калган Тәскирә белән хушлашасы итте.
Хикәя авторы – Сабитова Азалия Ленар кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев