ЧИП
Хикәянең беренче өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.
ЧИП
II
Белмим, күпме вакыт ятканмындыр, колагыма ерактан бер тавыш ишетелде.
– Әй, кызый, кызый, син исәнме?
– Кем бу, кем сез, кайда мин, нигә мин жирдә ятам?!
– Тынычлан, мин – Фәрит, каян белим, нишләп ятасыңдыр.
– Уф, башымны эшләтә алмыйм. Телефонга күз төшереп алдым. Әни егерме тапкыр шалтыраткан.
– Бәлки сине озатып кайтыргадыр.
– Менә монысын дөрес әйттең, киттек.
Ишегалдына кайтып житкәч, егет телефон номерымны сорады, мин тиз генә әйттем дә, өйгә кереп киттем.
Әни миңа кирәкне бирәчәк. Ишекне ачуга, әнигә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, үзем белән булган хәлне сөйләдем.
– Үләм, жаным, тигез юлда егылып ята, кеше көлкесе. Шул телефон бәласе инде. Саф һава да сиңа ярамагач... Бар, салкын су белән юынып ал булмаса.
Кич белән ашарга утыргач, тагын берәү яза башлады: «Сәлам, таныдыңмы мине?»
Уйга калып утырып торганда, әни тагын тапты сүзен:
– Нәрсә авызыңны ачып утырасың, ничек сулыйсын да оныттың мәллә?
Күземне 360 градуска әйләндереп куйдым. Кем икән соң бу? Ә–ә, бу – теге малайдыр, исеме ничек иде соң әле? Ф...ф, Фәнил. Юк, Фәнил түгел. Әйдә, Айзилә, уйла, уйла. ФӘРИТ, точно.
Әйе, мин сине таныдым, дип язып җибәрдем. Бетте, башка миңа бер кеше дә язмады. Тыныч күнел белән йокыга киттем. Иртә белән Фәриттән СМС көттем, тик беркем дә язмады. Ну ярар, бик кирәк идең инде.
Бззз–бззз. «Ау-у, нигә дәшмисең?» Фәрит дип уйлаган идем, тик бу кичә иртә белән язган билгесез кеше номеры булып чыкты. Кем икән ул, нәрсә кирәк соң сиңа, җанкисәгем?
«Нәрсә ишетергә телисең миннән?», дип язып жибәрдем. Бер минут та үтмәде, жавап килде, минем белән танышырга тели, имеш. Ярар, аз булса да кәеф күтәрелер, дип ризалаштым.
«Танышып кара»... Шулай сөйләшеп киттек. Төне буе языштык. Рәсим исемле егет, КФУда 3 нче курста укый. Мине әллә кайчан күзәтеп бара икән, язарга гына оялган. Чын дус буласы егет башыма бәла булыр, дип уйламадым да ул чакта.
Дәвамы бар.
Хикәя авторы – Мозаффарова Язилә Рамил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 апреля 2026 - 11:58
«АК БАРС» ПЛЕЙ-ОФФНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНА ҮТТЕ
-
31 марта 2026 - 13:52
ТАТАРСТАНДА «ТДИ ҺӘМ БДИНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ ТАПШЫРАБЫЗ» АКЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА
-
30 марта 2026 - 12:45
ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
-
28 марта 2026 - 18:44
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
Нет комментариев