Логотип Идель
Иҗат

АЯК ТАБАНЫНА ДА - МЕХЕНДИ

Мехенди - тәнгә кына ярдәмендә бизәк төшерү. Күп кеше мехендины Һиндстан якларыннан килеп чыккан дип уйлый. Ә чынлыкта исә ул моннан биш мең ел элек Мисырда туган. Халык арасында риваять яши: янәсе, бер ханым кынаның яфрагын очраклы рәвештә ашына салган, аш төсен үзгәрткәч, кынаның буяу үзлегенә төшенгәннәр икән.

Мехенди белән якыннанрак танышу өчен, мехенди ясау остасына – Камилә Хәкимовага мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул миңа барлык серләрне дә чиште, җитмәсә, үземә үк мехенди ясап күрсәтте!

- Камилә, мехенди белән кайчаннан кызыксынасың?

- Мехенди белән 4 ел элек шөгыльләнә башладым. Кечкенә чагымнан ук, “Клон” сериалын яратып карый идем, бигрәк тә Жадиның мехенди белән бизәлгән кулларына үлеп гашыйк булдым! Озак та үтми, интернет челтәрендә мехенди курсларына игълан чыкканын күрдем һәм кичекмәстән барып карарга булдым. Һиндстаннан килгән мехенди осталары безгә өч көн дәвамында баштан теория, аннан соң ныклап гамәли дәресләр бирде. Шуннан бирле бу эштән туктаганым да юк!

- Кына турында тулырак сөйләп китсәң иде.

- Кынаны бер танышым аркылы махсус Мәскәүдән күпләп сатып алам. Кызганыч, Казанда сыйфатлы кыналар юк диярлек, күпләп сатылмый да. Кына конус рәвешендәге төргәктә була, ул бер ел суыткычта саклана ала, ә җылыда өч ай гына, чөнки үзенең буяу сыйфатларын югалта. Гади кынадан аермасы бик зур, составы төрле, концентрациясе көчлерәк. Ак төстәге кына акрил нигезендә ясала, анда кына 10% кына тәшкил итә. Тагын кара, кызыл төстәге кыналар бар, алар 5-7 көн тора. Кынаның иң табигые – коңгырт төстәгесе, ул ике атнага якын тәндә йөри. Кынаны тәнгә сөрткәннән соң ул бераз кибә һәм кабык барлыкка килә. Аңа алты сәгатьләп тотынмасаң хәерле, чөнки бу вакыт аралыгында бизәк тәнгә тигез итеп төшәргә тиеш. Алга таба кабык үзе коела һәм тәндә коңгырт төсендә бизәк кала, ул ике тәүлек буена караңгы төскә әйләнә бара. Шулай итеп, мехенди, күп дигәндә, ике атнага чыдый.

- Кыска вакыт эчендә генә бетереп буламы?

- Әгәр дә мехенди ошамады икән, останың бары тик биш секунды гына бар, югыйсә, бизәкнең эзе тәндә калачак. Ни өчен: чөнки, кына тәнне бик тиз буйый. Кынаны тиз генә бетерим дисәң, ике чыгу юлы бар: беренчедән, мунчага кереп, тәнне яхшылап җебетергә кирәк, мунчала белән ышкырга мөмкин. Икенчедән, җебегән тәнгә тоз сөртеп, бизәкне тозлы суда юып була.

- Кынаның тәнгә зыяны бармы?

- Кынаның тәнгә файдасы бихисап, чөнки аның составында иллегә якын эфир майлары, төрле үләннәр бар! Аның каравы, мехендиның бер минусы – аллергия бирергә мөмкин. Шуның өчен, рәсем ясый башлаганчы, кынаны тәнгә сөртеп карарга киңәш итәм. Дүрт ел эшләү дәвамында аллергия булган кешене очратканым булмады.



- Мехенди ясату күпмегә төшә?

- Мехендиның бәясе бизәкнең авырлыгына һәм зурлыгына карап бәяләнә. Бармактан алып беләзеккә кадәр уртача 300 сум. Бизәкләргә караганда, тату рәсемнәре кыйбатракка төшә, рәсем эскизлары ясау өстәмә вакытны ала. Тулысынча кулны бизәкләү 1000 сумга төшә.

- Истә калган очракны сөйләп үтсәң.

- Бервакыт “Кырлай” паркында эшләргә туры килде. Егерме яшьләр тирәсендәрәк бер кыз бөтен кулына мехенди ясатты. Бик матур килеп чыкты. Ләкин озак вакыт сокланып карый алмады – үтеп баручы бер егет ялгыш бу кызга сыланды, нәтиҗәдә бөтен бизәкнең эзе дә калмады, кына боткага әйләнеп, буялып бетте. Кызның кәефе төшкән иде, ярты суммасын кайтардым.

- Бу профессиядә иң авыры нәрсә?

- Бу хезмәттә иң авыры – мехнедины ясау, чөнки тәннең кыен урыннары бар: сөяк өлешләре, бөгелә торгын җирләр... Геометриядәге кебек төгәллек кирәк.

- Рәсемнәрне каян табасың?

- Кемдер интернеттан табып, әзер рәсем алып килә, мин шул рәсемгә карап ясыйм. Кемдер килә дә “мин сезгә ышанам, теләсә нәрсә ясагыз” дип, бәясен әйтеп бирә. Бизәкләрне соңгы елларны үзем остарып ясый башладым, барысы да тәҗрибә белән килә.

- Бизәкләрне күбрәк тәннең кайсы өлешенә ясаталар?

- Күбрәк кулларга һәм аякларга ясаталар. Мехендины бары тик хатын-кызларга гына ясыйм, чөнки үз өемдә заказлар кабул итәм. Бик сирәк очракта гына клиентның үз өенә барып эшлим. Мехендины ясатырга ир-атлар да сорап язганнары булды хәтта!

- Тенденция ничек?

- Мехенди – елдан-ел популярлаша бара дияр идем, узган ел белән чагыштырганда да, заказлар икеләтә артты, аеруча яшьләр арасында киң таралган мода бит ул. Кырык, илле яшьтәге апалар да ясаттыра! Яңа туган балаларның аяк табаннарына да ясыйм.






Шулай итеп, Камилә белән сөйләшенгәнчә, сәгать ярым вакытыбыз үткәнен сизмичә дә калганбыз. Укучыларга әлеге тема кызыклы булыр дигән өметтә калам. Камиләгә уңышлар теләп, саубуллаштым, ә ул үзенең клиентын кабул итәргә дип ашыкты.

Зилә Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев