Логотип Идель
Иҗат

АРСЛАН СИБГАТУЛЛИН МАЛАХОВНЫ НИЧЕК ШАККАТТЫРГАН?

Кечкенә артист Арсланны Татарстанда белмәгән кеше юктыр ул! Татарстан, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр бу малайны! Америка, Австралия, Бельгия кебек илләрдән шалтыраталар, Youtubeтагы каналда фикерләрен калдыралар икән. Кичә «Пусть говорят» тапшыруында ул бар халыкны тагын бер кат таң калдырды.

Сибгатуллиннарны тапшыруга чакыру да бик кызыклы килеп чыккан. «Беренче канал»дан Арсланның әнисе Гүзәл ханымның туган көнендә шалтыратканнар.

– 9 май көнне «Беренче канал» хезмәткәрләренә WhatsApp аша Арсланның видеоязма килгән. «Бу малайны табарга кирәк” дигән фикергә килә алар. Шалтыраткач, бу видеоны башка каналларга күрсәтмәскә сорадылар. Арсланны «Беренче канал»га чакырачакларын әйттеләр. Башта программа «Ватанпәрвәр балалар» дип аталасы иде. Ләкин соңрак «Детство жжет» дигән тапшыру эшләделәр, – дип башлады сүзен Арсланның әнисе, Г. Камал татар дәүләт академия театры артисткасы Гүзәл Сибгатуллина.

АРСЛАННЫ НИКИТА МИХАЛКОВ ТА БЕЛӘ


Хәер, Арсланның инде моңа кадәр дә телевидениедән күренгәне бар. «Звезда» телеканалы аның турында сюҗет төшергәне булган. Анда Арслан «Священная война» турында: «Минем әни бу җырны бөтен ил аягүрә торып басарлык итеп җырларга кушты», – дип әйтеп салган. Шуннан соң күп кенә кешеләр үз фикерләрен әйтә. Арсланның әти-әнисенә шундый ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.

Татарстан йолдызын Россиянең танылган шәхесләре дә белә! СССР һәм Россия кино режиссеры Никита Михалков та Арслан турында болай дигән: «Карагыз әле бу малайга, татар егете – Арслан! Бәлки ул әле бу җырның нәрсә турында икәнлеген тулысынча аңлап бетермидер. Әмма ул аны шулкадәр ватанпәрвәрлек хисләре белән җырлый. Бу малайга инде туганда ук җиңүче геннары салынган булган», – ди.



Арслан Мәскәүнең Кызыл мәйданында «Туган тел» шигырен сөйләп таныла. Аннары Уильям Шекспирның «Гамлет»ыннан өзекне ятлый. «Священная война» җыры – ул сөйли торган чираттагы әсәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасына истәлек булсын өчен, «Священная война»ны өйрәнергә була ул. «Әлбәттә, әгәр Арслан моны булдырып чыга алмаса, мин аңа бу әсәрне тәкъдим итмәгән дә булыр идем. Без аңа сугыш турында да бала аңлый алырлык дәрәҗәдә, сөйләдек», – ди Арсланның әнисе.

"ПУСТЬ ГОВОРЯТ"ТА НИНДИ СЕРЛӘР БАР?


Арслан үзен камерага төшерүләрен бик ярата икән. «Әни, мине төшерәләрме?» – дип сорый. Малай үзен камера алдында ничек тотарга кирәклеген дә бик яхшы белә. Ләкин шул ук вакытта тапшыруда башкалардан балаларча беркатлылыгы белән аерылып торган. Ул тапшыруда рәхәтләнеп биегән, зал буйлап йөргән, хәрәкәтләнгән. «Тапшыруны төшергән вакытта бер мизгелдә мин Арсланны үзебезнең янга тамашачылар залына чакырдым. Ул үзен төшермиләр, дип борчылды, аннан соң яңадан Малахов янына китте», – ди Гүзәл ханым.

«Пусть говорят»та Арслан Андрей Малаховка татар халкының милли баш киеме – түбәтәй кидерткән. Тапшыруны караганнан соң да, күп кеше «Малаховка түбәтәй кидертеп, бик дөрес эшләгәнсез», -дигән.



Тапшыруны төшерү нон-стоп режимда барган. Андрей Малахов, Сибгатуллиннар белән бергә фотога төшкәндә, «Мин сезнең улыгызга шаккаттым. Ул булачак артист, шундый балаларча беркатлы һәм бик эмоциональ кеше», дип Арсланның әнисенең колагына пышылдаган.

Арслан Майкл Джексонның иҗатын бик ярата. Шул уңайдан, аңа сюрприз ясап, бу артистның ике тамчы су кебек охшаган артистны чакырганнар. Гадәттә, Арслан үзе турындагы сюжетларны карамый диярлек. Ә бу юлы киресенчә булган. «Пусть говорят»ның 1 июнь көнендәге программасын күз кырые белән генә караган.

Арсланны инде “Россия 1” каналындагы проектларга да чакырып калганнар. Әмма әлегә гаилә нинди проект хакында сүз барганын әйтми. Сер булып калсын, диләр.

https://www.youtube.com/watch?v=J4tahDtPQYI

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев