Бүгенге көндә без социаль челтәрләрдә төрле синдромнарны идеальләштерүне бик еш күрәбез. Төрле видеоларда әлеге психологик авыруларның берничә билгесен күрсәтүгә балалар үзләренә диагноз куеп өлгерәләр. Һәм укыган яисә эшләгән вакытта берәр нәрсә килеп чыкмаса, шуңа селтәп калдыралар. Әлеге язмада исә без шуларның берсе – игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы (СДВГ) турында сөйләшербез.