Логотип Идель
Бу – тема!

ИГЪТИБАР ДЕФИЦИТЫ ҺӘМ ГИПЕРАКТИВЛЫК СИНДРОМЫ (СДВГ) ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Бүгенге көндә без социаль челтәрләрдә төрле синдромнарны идеальләштерүне бик еш күрәбез. Төрле видеоларда әлеге психологик авыруларның берничә билгесен күрсәтүгә балалар үзләренә диагноз куеп өлгерәләр. Һәм укыган яисә эшләгән вакытта берәр нәрсә килеп чыкмаса, шуңа селтәп калдыралар. Әлеге язмада исә без шуларның берсе игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы (СДВГ) турында сөйләшербез.

 

Игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы ул – кешенең үз-үзен тотышына, игътибар туплауга һәм импульсларны контрольдә тотуга тәэсир итә торган неврологик авыру.

Әлеге синдром турында безне кызыксындырган барлык сорауларга да логопед-дефектолог Минһаҗева Айгөл Марат кызы җавап бирәчәк.

 

Игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы булган балалар бүтәннәрдән ничек аерыла?

– Мондый диагноз алган балалар үз-үзләрен контрольдә тоту, игътибарны саклау һәм гиперактив/импульсив тотыш күрсәтү буенча аерылып торалар. Бу хәлләр клиник рәвештә игътибар җитмәү (яшерен яки ачык формада), гиперактивлык (урыннан торып йөрү теләге) һәм аның импульсивлыгында (буйсынмау, ашыгыч карарлар кабул итү) чагылыш таба. Моннан тыш эмоциональ реакцияләрнең тиз үзгәрүе, оештыру һәм планлаштыру сәләтенең кимүе, хәтернең түбән булуы кебек проблемалар да еш очрый.

Күп балалар үзләренең җитешсезлекләрен аңлый, әмма аларга үз-үзләрен контрольдә тоту кыен була башлый. Һәм алар күңел төшенкелегенә биреләләр. Башка балалар исә үзләрен импульсив рәвештә артык ышанычлы яки үз-үзеннән канәгать итеп тотарга мөмкиннәр. Эмоциональ регуляциядә тиз ачу чыгу, өметсезлек, урынсыз шатлану кебек кыенлыклар еш очрый. Алар арасында дуслыкны саклау кыенлык тудыра, низаглар күбрәк була. Клиник портрет һәр балада төрлечә була: кемдер күбрәк игътибар җитмәү белән аерылып торса, кемнеңдер күбрәк гиперактив-импульсив компонент белән тышка чыга.

 

– Мондый синдромлы балалар белән эш иткән вакытта иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Эш нәтиҗәле булсын дисәк, диагнозның төгәл куелуы мөһим. Әйләнә-тирә мохиттә балада тотрыклылык тәэмин итү – төп башлангыч. Укытучылар һәм әти-әниләр белән тиз арада уртак эшләү системасын булдыру, көндәлек режим, конкрет кагыйдәләр һәм көтелгән җавапларны формалаштыру кирәк. Шулай ук куркынычсызлык, балаларның эмоциональ хәлен аңлау, мотивацияне саклау һәм кыска вакытлы максатлар билгеләүгә игътибар бирү мөһим.

 

Мәктәптә укыган вакытта нинди кыенлыклар туарга мөмкин?

– Игътибарны озак вакыт туплый алмау, биремнәрне тәмамламый калу, язу‑укуда хаталар һәм уку тизлеге түбән булу, тәртип кагыйдәләрен бозу, дәрес вакытында тыныч утыра алмау еш очрый. Моннан тыш сыйныфташлары белән конфликтлар, укытучыга каршы эмоциональ реакция дә күзәтелә. Нәтиҗәдә, укуда уңышсызлык, мотивациянең кимүе, уку процессы белән бәйле стресс булырга мөмкин. Шуңа күрә мәктәптә адаптация чаралары кулланыла.

 

Андый синдромлы балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланасыз?

– Иң нәтиҗәле алымнар – мультидисциплинар һәм мультимодаль якын килү: Монда когнитив (танып белү алымнары), педагогик җайлашу (визуаль ярдәмнәр, модульләштерелгән биремнәр), әти-әниләргә тәртип кагыйдәләрен өйрәтү буенча юнәлеш күрсәтү, консультацияләрне кертеп була. Кирәк булганда психиатр консультациясе нигезендә медикаментоз терапия билгеләү. Һәр алым баланың яшь үзенчәлекләренә карап яраклаштырыла.

 

– Өйдә әти-әни нинди эш алып барырга мөмкин? Алар балага ярдәм итә аламы?

 – Һичшиксез, әти-әни – төп ярдәмчеләр. Мәсәлән, алар баланың үзенчәлегенә карап, йокы-аш режимы билгеләп куя ала. Моннан тыш өй эшләрен оештыруда таймерлар, паузалар куллану, кечкенә бүләкләр, мактау сүзләре әйтү әйбәт методлар булып санала. Шулай ук әти-әниләр психолог, логопед, дефектолог, психиатр, неврологлар белән тыгыз элемтәдә булырга, төрле тренингларда катнашырга тиеш.

 

Ул синдром тумыштанмы яисә яши-яши барлыкка киләме?

– Бу синдром генетик компонентка нык бәйле. Гаилә тарихында охшаш проблемалар булуы диагноз куелышы ихтималын арттыра. Шулай ук пренаталь факторлар (ананың йөклелек чорында стресс, агулы матдәләр белән тәэсир ителү, наркотик/алкоголь куллану), туган вакыттагы катлаулыклар, неврологик факторлар да йогынты ясый. Шуңа күрә синдром еш кына генетика һәм әйләнә‑тирә мохитнең үзара тәэсире нәтиҗәсе буларак каралырга тиеш. Тулысынча тумыштан яки яши-яши барлыкка килә дип кискен бүлү урынсыз, һәр очрак индивидуаль тикшерү таләп итә.

 

Әлеге синдромны тулысынча «бетереп» буламы?

– Хәзерге фәнни караш буенча СДВГ еш кына балачактан алып, яшүсмерлек яки өлкән яшькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Тулаем «бетерү» терминын куллану күп очракта дөрес түгел: симптомнарны бөтенләй юкка чыгарып була дигән гарантия юк. Әмма вакытында чаралар күрә башлау һәм системалы терапия, педагогик һәм психотерапевтик ярдәм, медикаментоз коррекция (кирәк булганда) нәтиҗәсендә күп балаларда симптомнар сизелерлек йомшартыла, мәктәп һәм социаль интеграция уңайлаша. Кайбер балаларда симптомнар яшь барган саен кимергә мөмкин, кайберләрендә симптомнарның формасы үзгәрә генә. Шуңа күрә максат – синдром белән идарә итү, гиперфункцияне һәм тормыш сыйфатын яхшырту.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев