Яңа фильм карыйсы урынга мин инде мең кат каралган, «сыналган»ын мең дә беренче мәртәбә карыйм, бүлмәдәге өстәлне дә «күчерсәм, ошамас» дип, урынын алыштырмыйм, «тәме ошамаска мөмкин» дип, яңа төрле чәй алудан тыелам. Ягъни һәрвакыт сыналган, «тикшерү» аша үткән әйберләр белән яши бирәм. Нигә дисеңме? Миңа шулай рәхәт, яңарышлар сөюче түгел мин! Әллә син дә шундыймы? Алайса бу язма синең өчен!