3 июль 2024 яңалыклары
-
КАМАЛ ТЕАТРЫ ОРКЕСТРЫ «ЧАТКЫЛАР» МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЕНӘ ЧАКЫРА!
10-14 июльдә Шәрык клубы комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыкаль фестивале узачак. Биредә эстрада, Г.Камал театры оркестры чыгышлары көтелә. Шулай ук тамашада музыкаль спектакль тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә Татарстанның халык артистлары – Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та катнашачак. Яраткан җырчыларның чыгышларын «Шәрык клубы» ишегальдында фестиваль көннәре беткәнче кояш баеганнан соң карарга мөмкин. -
«НИЧЕК ЯЗАРГА КИРӘКМӘГӘНЛЕГЕН ӘЙТҮЧЕ БУЛДЫ, Ә МЕНӘ НИЧЕК КИРӘКЛЕГЕ ХАКЫНДА...»
Бүген сине күпсанлы иҗади бәйгеләрдә җиңүче булган шәхес, зур сәләт иясе – Азалия Сабитова белән таныштырасым килә! Аның хикәяләре «Ялкын»да да басылды инде. Азалиянең иҗаты белән тәүге тапкыр күзгә-күз очрашуга ук аңладым: киләчәктә ул әдәби өлкәдә бик зур уңышларга ирешәчәк. Әйдә, үзе белән якыннанрак танышыйк!