25 май 2023 яңалыклары
-
ТИНЧУРИНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗА
3 июнь, 11:00 сәгатьтә, балаларны яклау көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балалар өчен «Балачак бәйрәме» үткәрә. Театр артистлары И.Хафизов, А. Ахунов, А. Гашигуллина, Ю. Выборнова театр фойесында күңелле уеннар оештырачаклар. Шул ук көнне 12:00 сәгатьтә Антуана де Сент – Экзюпериның "Кечкенә принц" спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк (татар теленә тәрҗемәсе - Рәзил Вәлиев). -
КАЗАНДА УКУЧЫЛАР АРАСЫНДА «ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Казанда 6-13 яшьлек укучылар арасында «Туган батыр» призына икенче көрәш фестивале уза. Фестивальдә грэпплинг, грек-рим көрәше, ирекле көрәш төрләрендә ярышлар булачак.