10 майда Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы була.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәндәр яңадан туган театр сәхнәсенә кайта һәм үзенең дусларын җыя, алар арасында Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина.