Сәлам, дуслар! Миңа әле 24 яшь кенә, әмма соңгы арада балачакны сагына башладым. Алай зур кеше дип тә әйтә алмыйм үземне, нишләптер кечкенә чактагы ваемсызлык, ул вакытка гына хас булган «мәңгелек җәй» кылт итеп искә килә дә төшә. Тик шулай ук әти-әнинең әрләгән чагы да баш миенең хатирәләр бүлегендә саклана. Башкалардан да балачакның нинди якты мизгелләрен гел искә төшереп торулары һәм күңелгә тиеп калган очраклар турында сораштырдым әле.