Бүген Татарстан Республикасы җыелма командасының бәхетле көне! Христина Мацокина һәм Сергей Ардашевка халыкара класслы спорт остасы исеме бирелде. Бүләкләү тантанасын Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев уздырды.