«Һөнәр» фестивале бетәргә берничә көн генә калып килә. Бу атнада Казан сәхнәләрендә шактый күп спектакльләр тәкъдим ителә. Алар арасында Чиләбе яшьләр театры да бар. Кичә калабыз кунаклары Галиасгар Камал театрының Зур сәхнәсендә тамашачыларны «Русское. Островский» спектакленә җыйды.