Минем балачагым авылда, әбием янында үтте. Авылга су кертелмәү сәбәпле, аны еш кына елгадан ташыдык, эчәргә башка авылдан алып килә идек, чөнки үзебезнекеннән нефть исе килә, юынгач та тәнне каралта иде. Шул сәбәпле әбием безне суны кадерләп тотарга өйрәтте. Шулай ук без көтү көтеп үскән бик матур болыннан ике ел элек зур чүплек ясадылар.