8 июнь 2020 яңалыклары
-
КАЗАНДА КАФЕЛАР АЧЫЛА
Моңа кадәр башкаладагы кафе, ресторан, ашханә, каһвәханәләрдәге тәмле ризыкны өйгә китертеп кенә ашап була иде. Шулай ук үзең анда барып һәм ризыкны алып чыгып китеп ашарга мөмкин булды. Кафе-ресторансыз тора алмаучылар, биегез! Хәзер алар яңадан үз “ишекләрен” ачачак. Әйе, “ишек” сүзе куштырнак эчендә, чөнки кафеларның эчләренә кереп тә торасы булмый. Килүчеләр кафе, рестораннарның җәйге террасаларында сыйлана алачак. Күпме кафе-ресторан ачыла? Кайчаннан? -
БЫЕЛ БДИны НИЧӘ КЕШЕ ТАПШЫРА?
Әлеге сорауга җавапны безнең язманы укыгач белерсез. -
ӘТИ-ӘНИ ИНСТАГРАМЫН ЯХШЫРТУ ЫСУЛЛАРЫ
Профилеңә матур фотография өстисең дә, дус кызыңнан, сиңа ошаган егеттән лайк көтәсең... Ә анда әниең комментарий яза! Тукта, әнинең профилендә минем ямьсез фотографиям бар. «Әни, ул фотоны бетерик әле!» -
РОССИЯ КӨНЕНӘ – ГАБДУЛЛА ТУКАЙлы ГРАФФИТИ
Россия көненә, 12 июньгә, Россиянең 5 шәһәре биналарының тышында сәнгать әһелләренең портретлары пәйда булачак. Бу калалар арасына Казан да кергән. URAM яшьләр берләшмәсенең урам рәссамнары, “Таврида” арт-кластеры катнашучылары бер бинаның тышына Габдулла Тукай портретын төшерәчәк. -
1 СЕНТЯБРЬГӘ ТАТАРСТАННЫҢ БӨТЕН МӘКТӘПЛӘРЕ ИНТЕРНЕТКА ТОТАШАЧАК?
2019-2020 уку елына республиканың барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка тоташачак. Моның турында Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белдергән.