БЫЕЛ БДИны НИЧӘ КЕШЕ ТАПШЫРА?
Әлеге сорауга җавапны безнең язманы укыгач белерсез.
Быел БДИны 736меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Әлеге саннар турында мәгүлүматны хакимият хәбәр итә.
БДИның төп дулкыны 3-23 июль көннәрендә узачак. Исегезгә төшерәбез: быел эпидемиологик вәгыять саклану сәбәпле, имтихан тапшыру чоры берничә тапкыр күчерелде. Нәтиҗәдә, БДИны бары тик югары уку йортларына керергә җыенучылар гына тапшырачак.
Төп этаптан тыш, имтиханнары бер үк көнгә туры килгән укучылар өчен өстәмә көннәр дә билгеләнде. Ул 24-25 июль көннәре булачак. Җитди сәбәпләр аркасында, БДИны июль аенда тапшыра алмаучылар аны августта тапшырачак.
Укырга керү өчен гаризаларны абитуриентлар дистанцион формада 20 июньнән башлап бирә алачак. Моның өчен БДИ нәтиҗәләренең билгеле булганын көтәргә кирәкми. Әмма имтихан баллары билегеле булгач, аларны кабул итү комиссиясенә җиткерергә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев