Бу – тема!
"ЖИЛКА"ДА ЯШӘҮЧЕ ЙОЛДЫЗ
Көннәрдән бер көнне гитараны төзәтергә дип шәһәрнең чигенә Торак мәйданына киттем әле, халык әйткәнчә “Жилка”га. Белмәгән җирләрем булгач, таксида барырга булдым. Таксист абый кайларга юл тотканымны белгәч: “Тагын да “якынрак” җирдә таба алмадыгызмы соң?” дип шаяртты һәм “шәһәрнен бер башыннан икенче башына...” дип өстәде. Гитара төзәтүчеләргә Казан бай түгел, бу останың бәяләмәләре дә яхшы бит, имеш, нишлисен, барасың инде.
Килеп җиткәч, мин уйлаганымча, бу офис булып чыкмады, бик мактаулы оста үз өендә генә кабул итә икән. Лифттан чыгуга, шыр ачык ишеккә тап булгач, аптырап куйдым, фатирның ишеген теләсә кем керә алырлык итеп ачып кую бик сәер тоелды. Оялып кына бусаганы атлагач, каршыма ике ир кеше чыкты, икесе дә бу донья кешеләренә охшамаганнар, озын чәчле, кара киемнәрдән. Кайсысы төзәтүче икәнен бәлмәгәнлектән, икесе белән дә исәнләштем һәм шундый тышкы кыяфәтләренә карамастан, алар да минем белән мөлаем елмаеп исәнләштеләр.
Әмма бу ир-атларның берсе дә миңа кирәкле кеше булып чыкмады. Оста, бүлмәсеннән чыгып, каршы алды һәм гитараны кулларымнан алып, бүлмәсенә кертеп куйды, миңа да өс-киемемне калдырып, шул бүлмәгә узарга кушты. Бүлмәдә мин үзем шикелле аптыраган егетне күрдем, әмма бүлмәнең үзен күргәч, дөньямны онытып, авызымны ачып калдым. Шул вакытта ишек төбеннән “бай”, “велком” кебек слэнг сүзләре колакка ишетелде.
Бүлмә исә, төрле кораллар, гитара җиһазлары һәм башка кирәкле чүп-чар белән тулган иде. Ә диварда гитараның нинди генә төрләре эленеп тормый иде: акустик, электро, бас. Чират минем гитарага да җитте, 10 минут та үтмәде, гитара өр булды. Оста әле кылларны да көйләп бирде һәм эшен бетергәч, виртуозларча кылларда бармаклары белән йөгереп чыгып, искитмәле көй чыгарды. Останың төзәтүдә генә түгел, ә музыкаль яктан да талантлы икәне ачылды. Мин гитараны алып инде китәргә җыенгач: “Тикшереп карагыз, бәлки мин сезне алдаганмындыр, бу дөньяда бер кемгә дә ышанып булмый”, диде ул миңа.
Бу кызыклы гына очрашудан соң, останың социаль челтәрендәге битенә кердем. Исеме Тимур Әйбәтов икән, фамилиясе әллә чын, әллә юк. Ныклабрак тикшергәч, бу гади генә үз өендә гитаралар төзәтеп утыручының − Казанның танылган “Волга-Волга” музыкаль төркеменең катнашучысы икәнен белдем.
Әйе, шулай гади генә үз өенә чакырып, гитаралар төзәтүче, чит илләргә гастрольләр белән йөрүче, виртуоз музыка әһеле, “Ленинград”, Ёлка, Филипп Киркоров кебек рус артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаучы талантлы, ләкин үз шәһәрендә беркемгә дә таныш булмаган шәһес булып чыкты...
Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев