ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТАНЫП БЕЛҮ ӨЧЕН СОРАУЛАР
Кем син? Ни өчен яшисең? Тормыш кыйммәтең нәрсә? Бу язмада без СИҢА әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга ярдәм итәбез.
1. Кем син? Бер җөмлә белән аңлатып кара.
2. Син нәрсә өчен яшисең?
3. Нәрсә ул синең өчен авырту?
4. Нәрсәне син беркайчан да ташламаячаксың?
5. Син нәрсәдән качасың?
6. Син нәрсәгә ышанасың?
7. Хәзерге мизгелдә синең өчен иң мөһим әйбер ул нәрсә?
8. Үзеңә бирә алырдай иң шәп киңәш нинди?
9. Бәхет – ул ...?
10. Караңгыдагы иң матур әйбер – ул...?
11. Бүген син күргән иң матур әйбер?
12. Синең тормышта булмаган кайсы проблемага син рәхмәтле?
13. Синең нәрсәңне урлап булмый?
14. Хәзер син кемне гафу итәр идең? Ни өчен һаман да кичермәдең?
15. Син нәрсә өчен рәхмәтле?
16. Яраткан кешеләреңә нәрсә теләр идең?
17. Сине нәрсә елмайтырга сәләтле?
18. Нинди негатив әйберләр турында син бик еш уйланасың?
19. Вакыт узган саен, нәрсәнең кадерен күбрәк белә башладың?
20. Элек курыкыткан кайсы нәрсә сине бүтән куркытмый?
21. Нәрсәдән башка тормышың бөтенләй башкача булачак?
22. Сиңа көн саен нинди шанс бирелә?
23. Син түземсезлек белән нәрсә көтәсең?
24. Ахыры булмаган нәрсә бармы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев