ҖЫРЧЫ РӨСТӘМ ХӨСӘЕНОВ: «УҢЫШНЫҢ КҮП ӨЛЕШЕ – ХЕЗМӘТ»
16 яшьлек Рөстәм Хөсәенов җыр белән балачактан дус. Бүген ул – күп төрле бәйге-фестивальләр җиңүчесе, сәхнәдә үз урынын табарга омтылучы яшь артист. Аның өчен сәхнә – зур хезмәт, җаваплылык һәм үз киләчәгеңә инвестиция. Без Рөстәм белән хыяллар, хейтерлар, сәхнәдә акча эшләү һәм татар музыкасының киләчәге турында сөйләштек.

– Җыр белән дуслыгың кайчан башланды? Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан мизгелеңне хәтерлисеңме?
– Җыр белән дуслыгым үземне белә башлаганнан бирле дип саныйм. Мин җырга-моңга гашыйк гаиләдә тудым. Әнием, абыем да шушы өлкәдә кайнаган кешеләр. Ул баянда уйнап утырганда, аңа кушылып җырлый идем кечкенәдән үк. Кечкенәдән үк туганнар җыелган җирдә, төрле бәйрәмнәрдә, авыл концертларында җырлап йөрдем. Ә зур сәхнәгә килгәндә – беренче тапкыр «Филармония»да Ваһапов фестиваленең «Халык җәүһәрләре» бәйгесенең гала-концертында мин «Казан кичләре» җырын башкарып, театраль постановкада бабайның оныгы булып уйнадым.
– Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың? Дөнья күргән шәхси җырларың күпме?
– Мин балачактан ук легендар шәхесләребезнең ретро, халык җырларын тыңлап үстем. Үз репертуарыма җырларны сайлаганда, иң беренче җырның сүзләренә карыйм. Аның мәгънәсе минем күңел халәтенә туры килмәсә, мин аны халыкка җиткерә алмыйм. Киң диапазонлы, масштаблы җырлар яратам. Илһам абый Шакиров әйткән бит, «чын артист төрле жанрда җырларга тиеш». Шуңа күрә мин төрле жанрларда гына түгел, төрле телләрдә дә җырларга тырышам. Мин бүгенге көндә инглиз, француз, татар, рус, шотланд, неаполитан һәм башка телләрдә чыгышлар ясыйм. Мин башкарган шактый халык җырлары инде музыкаль мәйданнарда бар, тамашачы бик яратып тыңлый аларны. Ә шәхси җырлардан «Бер Аллаһка ышан», «Манара», «Рамазан», премьералардан «Балачак», «Мин бәхетле туган җирдә» җыры бар. Көен дә сүзен дә үзем иҗат иткән «Казан – йөрәк тибешем» композициясе дә тиздән дөнья күрәчәк.
– Конкурс-бәйгеләрдә иң зур җиңүчеләрең турында сөйләп кит әле?
– Минем өчен һәр җиңүем кадерле, һәр бәйгегә күпме хезмәт кергән. Минеке генә түгел, әниемнең, укытучыларымның да тырышлыгы зур. Өч тапкыр ТР Рәисе стипендиясы, Казан Мэры Илсур Метшин стипендиясы, Мәскәүдәге «Новые имена» фондының Денис Мацуев стипендиясына ике тапкыр, Севастополь шәһәренең «Артист-патриот» медалена ике тапкыр лаек булдым. «Сәйлән» фестивале җиңүчесе, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова бәйгеләрендә гран-при яуладым. Бу минем өчен бик зур дәрәҗә.
– Күп җирләрдә, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясыйсың. Кайларда булганың, кайсы артистлар белән бергә эш иткәнең бар?
– Әйе, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясадым. Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Уфа, Чиләбе, Кытайларга бардым. «Туган тел» телеканалы белән гастроль турында йөрдем. Казан-Экспода Республикакүләм ифтарда 10 мең халык, дин-кардәшләребез алдында азан әйтергә насыйп булды. Татар эстрадасының танылган йолдызлары белән сер сәхнәдә эшлим, Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновларның концертларында катнаштым. Шулай ук Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдиновлар белән дуэтлшар җырлаганым бар. Резедә Сәләхова, Әсхәт Хисмәт, Илдус Абдрахманов белән бер сәхнәдә театраль постановкаларда уйнадым.
– Сабантуйларга, бәйрәмнәргә дә чакыралар, ничек сиңа бу яшьтән үк чын артистлар кебек акча эшләү тәҗрибәсе? Беренче тапкыр чыгышың өчен гонорар алган көнеңне хәтерлисеңме? Бу өлкәдә баеп буламы?
– Күп җирләргә чыгыш ясарга чакыралар. Мине төрле җирләрдә көтеп торуларына шатмын. Бу бәйрәмнәрдә акча эшләүдән бигрәк мине халыкның алкышлары, җылы сүзләре канатландыра, мотивация өсти. Иң беренче гонорар алган көнемне дә яхшы хәтерлим. Үзең эшләп тапкач кына, акчаның кадерен белә башлыйсың икән ул.
Бу өлкәдә баеп була, әлбәттә, әмма җиңел генә түгел. Минем бүгенге көндә бөтен эшләгән акчам костюмнарга, аранжировкалар эшләтергә, җырлар яздырырга кереп бетеп бара. Мин әле башлап килүче яшь җырчы, шулай булырга тиеш тә дип уйлыйм, чөнки мин бүгенге көндә уземнең киләчәгемә инвестирую. Күп кеше бит ул сәхнәнең матур ягын гына күрә, ләкин аның артында бик зур хезмәт тора. Даими эшләргә, түзем булырга, вакытны кызганмаска кирәк. Талант мөһим, әмма минемчә, уңышның күп өлеше – хезмәт. Аллаһ Тәгалә талант бирә, ләкин калганын үзеңнең тырышлыгың белән исбатларга кирәк. Бүгенге шоу-бизнеста җырлау гына җитми. Социаль челтәрләр алып барырга, контент төшерергә, тамашачы белән элемтәдә булырга кирәк. Яңа җырлар эзләргә, аранжировкалар яздырырга, клиплар төшерергә кирәк. Боларның барысы да вакыт та, финанс чыгымнары да сорый. Тагын бер мөһим әйбер – янәшәңдә сине аңлаучы һәм ярдәм итүче кеше булу. Минем өчен андый кеше – әнием. Аллаһтан соң иң зур терәгем ул. Ул миңа мөмкинлекләр тудыра, киңәшләр бирә, дөрес юл күрсәтә. Миңа әле нибары 16 яшь кенә, шуңа күрә тәҗрибәле кеше ярдәме бик кирәк. Янәшәңдә сине дөрес юлга юнәлтүче кеше булуы – зур бәхет. Ә яшьләр өчен перспективалар, әлбәттә, бар. Хәзер мөмкинлекләр элеккегә караганда күпкә күбрәк. Социаль челтәрләр аша үзеңне бөтен дөньяга күрсәтергә мөмкин. Әмма уңышка ирешү өчен талант кына җитми, бик күп эшләргә, өйрәнергә, хаталардан курыкмаска һәм алга барырга, бер урында таптанып тормаска кирәк. Кайчак күз яшьләре дә була, авырлыклар да очрый, ләкин үз эшеңне яратсаң, нәтиҗәсе дә булачак.

– Җанатарларың бар икәне билгеле инде. Ә хейтерлар?
– Миңа әле 16 яшь кенә булса да, социаль челтәрләрдә тәнкыйть язучылар очрый. Бигрәк тә дини җырлар яки дини эчтәлек куйганда төрле фикерләр була. Кемдер рәхмәт әйтә, ә кемдер һәр нәрсәдән кимчелек эзләргә тырыша, хәтта вак-төяк әйберләргә дә игътибар итә. Ләкин мин моңа тыныч карыйм. Әгәр кеше сине тәнкыйтьли икән, димәк ул синең иҗатыңны күрә, күзәтә. Әгәр тәнкыйть дөрес булса, мин аны тыңлыйм һәм үзем өчен нәтиҗә ясыйм. Чөнки андый фикерләр үсәргә ярдәм итә. Әгәр кешеләр гел «молодец», «афәрин» дип кенә язса, ул да бик дөрес түгелдер. Кайчак читтән карап әйтелгән фикерләр дә кирәк була. Алар үз өстеңдә эшләргә этәрә. Ә инде начар сүз генә язар өчен язучыларга игътибар итмәскә тырышам. Барысына да ошап бетеп булмый. Шуңа күрә мин күбрәк мине хуплаучы кешеләргә игътибар итәм. Аллаһка шөкер, андыйлар күпкә күбрәк.
– Ничек уйлыйсың, бүгенге яшьләр татар музыкасын тыңлыймы? Яшьләрне татар җыры белән кызыксындыру өчен нәрсә кирәк? Татар музыкасының киләчәген ничек күрәсең?
– Минемчә, бүгенге яшьләр татар музыкасын тыңлый. Әлбәттә, хәзер төрле телләрдә җырлар бик күп, ләкин татар җырын яратучы яшьләр дә аз түгел. Мин үзем дә яшь җырчы буларак шуны әйтә алам: минем өчен җырлау гына түгел, ә татар җырларын, татар телен, безнең мирасыбызны саклау да бик мөһим. Мин моны үземнең бурычым дип саныйм. Шуңа күрә репертуарымда татар халык җырлары, ретро җырлар, безнең легендар җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев башкарган җырлар зур урын алып тора. Кешеләр дә моңа бик җылы карый. Еш кына: «Ниһаять, яшь җырчы элеккеге матур җырларны җырлый», – дип язалар. Димәк, халык мондый җырларга сусаган. Шулай да заман белән бергә атларга кирәк. Без заманча җырлар да яздырабыз, клиплар да төшерәбез. Әмма минемчә, иң мөһиме – җырның мәгънәсен, моңын югалтмау. Татар музыкасының киләчәге бар дип уйлыйм. Талантлы яшьләр күп. Татар телен, татар моңын саклап калу һәм аны яшь буынга дөрес итеп җиткерү кирәк. Мәсәлән, «Мәйдан» каналы белән берлектә ясалма фәһем кулланып төшергән клибым бар. Балалар да карый, яшьләр дә карый. Бер әни хәтта: «Балам ашамый, Рөстәмнең клибын кабызып кына ашатам», – дип язган иде. Миңа андый сүзләрне ишетү бик рәхәт. Димәк, татар җыры яшьләргә дә кызык, аны бары тик дөрес итеп җиткерә белергә генә кирәк.
– Сәхнә артындагы Рөстәм нинди? Буш вакытыңны ничек үткәрергә яратасың? Киләчәктә һөнәр буларак сәхнәдән тыш башка өлкә дә кызыксындырамы?
– Мин бик гади егет. Шашлык пешерергә, балык тотарга, дуслар белән күңел ачарга яратам. Минем үземнең студиям бар. Музыкаль һәм вокаль аранжировкалар эшлим буш вакытта. Мәктәптә төгәл фәннәр яратам. Сәхнәдән тыш, бәлки киләчәктә һөнәрем физика, химия кебек өлкәләр белән бәйле булыр. Ләкин әлегә төп максатым – сәхнәдә үземне үстерү, иҗат итү.
– Кайсы сыйфатың белән горурланасың?
– Минемчә, тормышта миңа иң нык ярдәм итүче сыйфат ул – үҗәтлек. Мин эшләрне ярты юлда калдырырга яратмыйм, һәм һәрвакыт үзем теләгәнчә ахырына кадәр җиткерергә тырышам. Шулай ук мин намуслылыкны һәм ихласлыкны бик югары бәялим.
– Үзеңне 10 елдан соң нинди итеп күрәсең? Иң зур иҗади хыялың нинди?
– 10 елдан соң үземне зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы, татар җырын киң аудиториягә җиткерә алган җырчы итеп күрәсем килә. Иң зур иҗади хыялым – татар җырын республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә федераль һәм хәтта дөнья дәрәҗәсендә дә таныту. Татар моңын, татар телен төрле милләт кешеләре тыңласын, яратсын иде. Безнең җырларыбыз моңа лаек дип уйлыйм. Минемчә, һәр яшь җырчының үз миссиясе бар. Минем миссиям – татар җырын, татар телен һәм мәдәниятен саклау гына түгел, ә аны киләсе буыннарга җиткерү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешегә таныту.

Фотолар: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
Нет комментариев