ЯЗЫН ЭШЛИСЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
«Ялкын» кызыклы исемлек тәкъдим итә. Бәлки, син инде кайбер пунктларны үтәргә дә өлгергәнсеңдер?
1. Беренче чәчкәләрне фотога төшерергә.
2. Кораб ясарга һәм аны гөрләвек буйлап агызырга.
3. Кошлар сайравын тыңларга.
4. Ялларда тәмле әйбер пешерергә.
5. Иртәнге вакытны (6-9) Интернетсыз уздырырга.
6. Өй өчен берәр матур әйбер алырга яки аны үзеңә ясарга.
7. Бөтен тәрәзәләрне юып чыгарырга.
8. Шигырь язып карарга.
9. Яланаяк йөрергә.
10. Торт пешерергә.
11. Кирәкмәгән әйберләрдән арынырга.
12. Язгы фотосессия ясарга.
13. Чәчәкләрдән такыя үрергә.
14. Бакчада яшелчәләр, чәчәкләр утыртырга.
15. Тәрәзә төбенә яшеллек утырту да санала.
16. Көлке көнендә берәрсен алдаларга. Әмма чаманы белеп кенә.
17. Көн дә иртән үзенчәлекле иртәнге аш әзерләргә.
18. Пазл җыярга.
19. Калын киемнәрне шкаф түренә алып куярга.Язгы, җәйге киемнәрне чыгарырга.
20. Яхшылап өйне җыештырырга.
21. Туңдырма ашарга.
22. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга.
23. Кояшта күбрәк йөрергә.
24. Күңелеңә хуш килгән кешеләр белән аралашырга.
25. Бәхетле булырга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев