ЯШЬЛӘР БУЛГАН ҖИРДӘ: 2022 ЕЛДА ЯШЬЛӘРНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?
Бүген, 31 гыйнвар көнне, Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе булып узды. Чарада 2021 елга нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә бурычлар куелды. Коллегиядә катнашучылар арасында Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева бар иде.
Тимур Сөләйманов үз чыгышында 2021 елда Яшьләр эшләре министрлыгы ирешкән максатлар турында сөйләде. Шулай итеп, узган 2021 ел түбәндәге нәтиҗәләргә бай булган:
1. Татарстанда «Таба» яшьләр этнопроектлары форумы, «ЭтноСтартапФорум» республика фестивале, «Таба» этно-музыка фестивале уздырылган;
2. Татарстанда 1 меңгә якын гаилә яшьләр өчен социаль ипотека программасы буенча йорт алган;
3. 50 дән артык чит ил яшьләре Татарстанда онлайн-офлайн форматларда тормышка ашырыла торган Халыкара яшьләр проектларында катнашкан;
4. Республикада яшүсмерләр клубларында капиталь ремонт эшләре башкарылган. Алар яңа кирәкле юнәлешләр ачарга мөмкинлек бирә (иҗади, спорт, интеллектуаль). Яшүсмерләр клубларына бөтен теләүчеләр дә йөри ала;
5. 15 сәламәтләндерү лагерендә 19 квест үткәрелгән, шулай ук социаль видеороликлар бәйгесе, студентлар өчен 19 квиз-акция уздырылган;
6. Казансу елгасы яр буенда «УРАМ» ябык экстрим-паркы ачылган. Ул ачык экстрим-парк инфраструктурасының дәвамы. Бина эчендә скейт-парк, кафе, спорт залы, лекторий, шулай ук мәдәни чаралар уза торган күп функцияле фойе урнашкан;
7. Беренче Бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы үткәрелгән.
Шулай ук утырыш вакытында агымдагы 2022 елга бурычлар да куелды:
1. Татарстан Яшьләр министрлыгы Google белән берлектә креатив индустрияләр өлкәсендә яшьләр хакатоны үткәрәчәк;
2. Казанда «Химиклар» мәдәният йорты базасында төп Яшьләр йорты төзеләчәк. Проектлау быел ук башланачак;
3. Татарстанда яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча цифрлы хезмәт булдырылачак;
4. «Мега» сәүдә үзәге бинасында яшьләр клубын ачу турында килешү төзелгән. Бу елны ул чынга ашырылыр дип көтелә;
5. Яшь галимнәргә ярдәм чараларын күрсәтү камилләштереләчәк;
6. Яшьләр өчен грант конкурслары уздыру дәвам итәчәк;
7. Татарстан студентлары М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасын төзүгә җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев