«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛ ТЫШЛЫГЫНДА ТӨШӘРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘ!
Соңгы айларда үзләрен журналыбыз тышлыгында күрергә теләүче егет-кызлар артып китте. Без аларны бик яхшы аңлыйбыз: «Ялкын» көннән-көн чибәррәк, яктырак һәм кызыклырак була бара. Димәк, без журналның май саны тышлыгында төшәргә теләүче яшүсмерләр арасында кастинг игълан итәргә булдык!
Кастингта 8-11 сыйныф укучылар катнаша ала. Май ае – укуның соңгы ае, җәйне, имтиханнарны көтү ае, шуңа күрә бу санда без басымны чыгарылыш сыйныфларга ясарга булдык. Әгәр син төрле бәйге-чараларда актив катнашып, җиңүләр яулыйсың һәм «Ялкын»ның май санында үзеңне күрергә телисең икән, бу кастинг синең өчен!
Моның өчен сиңа бары тик:
– журнал тышлыгында үзеңне ничек күрәсең, шулай фотога төшәргә (төсләр, реквизитлар, яктылык – синең фантазияңнән тора),
– әлеге гариза формасын тутырып, фотографиягә сылтама беркетергә,
– нәтиҗәләрне көтәргә кирәк.
Фотографиянең нинди камерага төшерелүе, сыйфаты – нәтиҗәләрне билгеләгәндә әһәмиятле роль уйнамаячак, чөнки безгә иң беренче чиратта синең журнал тышлыгына бәйле күзаллауларың һәм фантазияң мөһим. Гаризалар 10 апрельга чаклы кабул ителә. Нәтиҗәләр буенча җиңүчедән интервью алачакбыз һәм үзебезнең студиядә май сан тышлыгы өчен фотосессия оештырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев