«ЯЛКЫН» ПРИЗЛАРЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЫ УЗА (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген 2006-2007 елда туган үсмерләр арасында Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан беренчелеге башланды. Ярышларның җидүчеләре иртәгә, 5 март көнне ачыкланачак. Әлеге турнирның төп үзенчәлеге шунда: ул тәүге тапкыр «Ялкын» журналы исеме астында уздырыла. Быел ярышта 300 гә якын егет катнаша, 9 авырлыкта җиңүчеләр ачыкланачак. Чемпионнар исә киләсе атнада шулай ук Казанда узачак Россия чемпионатында көч сынашачак. Шунысы кызыклы: Татарстан Республикасы көрәш федерациясе 2 турнирны бер вакытта уздырырга карар кылган. «Ялкын» журналы призларына көрәш ярышы белән берлектә әле «Сабантуй» журналы призларына ярышта яшь батырлар ачыклана. Әлеге турнирда исә 2008-2009 елгы егетләр катнаша. «Ак Барс» көрәш сараенда барлыгы 600 ләп көрәшче бил алыша. Яшь батырларга уңышлар телибез!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
Нет комментариев