Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ТӘҖРИБӘ: ТЕЛЕФОНСЫЗ «ТОРМЫШ»

«Адәм баласы көнен нәрсәдән башка уздыра алмый?» Бу сорауны 4-5 ел элек бирсәләр, «су» яки «һава» диярләр иде, мөгаен. Ә хәзер... Телефон, гаджетлар булса, безгә берни дә кирәк түгел. Атнаның 7 көнен, тәүлекнең 24 сәгатен социаль челтәрләрдә, Интернетта үткәрәбез. Яшьтәшләр дә «минем инстаграмым юк» дигән сүзләргә көлеп кенә карыйлар.

Әмма мин, үз сәламәтлегемне саклар өчен, эксперимент үткәреп карарга булдым. Бер атна, телефонсыз, социаль челтәрләрсез яшәячәкмен. Алдан ук кисәтеп куям: гадел булу өчен, әти-әниләрне «телефонны бирмәгез (ничек кенә ялварып сорасам да бирмәгез!)» дип кисәтеп куйдым.

Тәҗрибәмне башлыйм... Хәзер, хәзер, тагын 5 кенә минут Интернетта «утырып» алам да...  

Беренче көн

Мин иртәне телефон караудан башлыйм: зарядкасы беткән булса, зарядкага куям, «ВКонтакте»га кереп, смс-хәбәрләрне карап чыгам. Дустым Инзилә белән язышып алам. Шуннан соң гына торам һәм мәктәпкә җыена башлыйм. 

Ә бүген мин мендәр астыннан телефонымны күпме генә эзләсәм дә таба алмадым...  Тәҗрибә турында искә төшерүгә үк, кәефем кырылды. Менә шулай башланды бүгенге иртәм. Мәктәпкә телефон йөртергә ярамаса да, без ала идек. Тәнәфесләрдә Интернетта утырып мәш киләбез. Бүген исә башымны ял иттердем. Юк-бар мәгълүмат белән баш шыплап тулмагач, яңа темалар да җиңел үзләштерелде. Нишләп элек тәнәфесләрдә ял итмәдем икән?!

Икенче көн

Телефон булмавына ияләшә төштем бугай. Телефоным кул астында булмагач, өй эшләрен көндәлеккә язып бара башладым. Башлангыч сыйныфта укыган чаклар искә төшеп китте.

Телефоным булмаудан көлүчеләр дә табылды. Кемнең кем икәнлеге аңлашылды, болай булгач. Кайберәүләр белән аралашу кимеде. Кәефсез чакта   кызлар түгел, малайлар янәшәдә була икән. Өстәвенә алар белән аралашу күпкә җиңелрәк тә кебек әле.

Өченче көн

Укудан кайткач, күбрәк саф һавада йөрим. Өйдәге эшләргә дә вакытым күп кала. Ашарга пешерергә ярата башладым. Бу мине тынычландыра, илһамландыра икән. Телефон кулланмагач, күп нәрсәгә өлгерәсең, өй эшләре тизрәк эшләнә. Төнгә кадәр каһвә эчә-эчә утырырга кирәк булмады.

Дүртенче көн

Телефон булмагач, йокларга иртәрәк ята башладым. Әйе, дуслар белән язышу, көлешү җитми. Тик шулай да бу тәҗрибәм юкка түгел. Кирәкмәгәнгә ачуланмыйм, юк-бар өчен еламыйм. Үзгәрдем. Файдасын күрәм бугай. Бугай...

Бишенче көн

Тәк. Иртәдән үк никтер кәеф юк. «Әни-и-и... Телефонны кайтарыгыз әле-е-е... Бирегез инде! Туйдым! Күпме дәвам итә ала бу тәҗрибә?! Үз-үзеңне тынычландыру рәхәт дип беләсезме әллә? Үземне башка алдый алмыйм!»

Алтынчы көн

Кичәгедән берни белән дә аерылмый бүгенге көн. Миндә депрессия! Берегез белән дә сөйләшмим... Ярый әле гаиләм янәшәдә.

Җиденче көн

Кичәге депрессиядән соң мин – фәрештә. «Ник алай?» дип аптырамагыз, чөнки бүген мин телефонымны кулыма алачакмын бит! Шатлыктан ни эшләргә дә белмим. Канатлар үскән кебек хис итәм үземне. Юк ла, телефон өчен түгел, үз-үземне җиңә алганга куанам. Тәҗрибәм бушка үтмәде.

«Чир китә, гадәт китми» дигән борынгылар. Ә мин исә бу сүзләрнең һәрвакытта да дөреслеккә туры килмәвен дәлилләдем! Гадәтләрдән дә арынып була икән! Теләк кенә булсын!

P.S. Вакыт-вакыт мондый тәҗрибәләрне сез дә үткәреп алыгыз һәм ышаныгыз: телефонсыз тормыш күпкә ямьлерәк!

Ләйсән АБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев