Логотип Идель
Бу – тема!

Я АЯКЛАР АРТЫК ЯБЫК, Я СӨЯКЛӘР ЧЫГЫП ТОРА: АВЫРЛЫКНЫ НИЧЕК АРТТЫРЫРГА?

Ябык кешеләрдә нинди проблемалар булырга мөмкин инде? Нәрсә телиләр, шуны ашыйлар, теләгәнчә киенәләр кебек. Әмма ябык гәүдәлеләрнең күбесе авырлыгын арттырырга тели шул. Я аяклар артык ябык күренә, я сөякләр артык чыгып тора, дигәндәй. Ябыклыкның сәбәпләре төрле була. Сәламәт кешегә әлеге проблеманы ничек хәл итәргә соң? Авырлыкны арттыру буенча киңәшләр белән язмада бүлештек.

Рациондагы калорияләр санын арттырыгыз

Әгәр сез дөрес тукланмау аркасында ябык икән, ашаган ризык күләмен арттырмыйча, калорияләр санын күбәйтеп карагыз. Файдалы, ләкин бик калорияле ризыкны кертергә тырышыгыз. Шул рәвешле, авырлык арта башларга тиеш. Җитәрлек калорияләр җыелсын өчен, менюга күбрәк йомырка, майлы балык, сөт ризыкларын, банан, авокадо, атланмай кертегез.

Иртәнге аш турында онытмагыз

Моны беркайчан да төшереп калдырырга ярамый. Йомырка, протеинлы пуддинг, грек йогурты, протеинлы солы коймаклары, тропик җимешләрдән ясалган салат – болар барысы да авырлыкны җыйганда, сезгә ярдәм итәчәк.

Үзегезне капкалап алырга өйрәтегез

Организм ачлык турында сигнал бирә башласа, аңа кул селтәмәгез. Чикләвекләр, ипи белән авокадолы бутерброд, йогурт, банан бик тә әйбәт вариант булачак. Әгәр дә эшләр эшләп, капкалау турында онытсагыз, смартфонга искә төшергечләр куегыз.

Стрессны киметегез

Стресс вакытында организм калорияләрне яндыра дисәк тә була. Шуңа күрә тынычланыгыз, үләнле чәйләр ясагыз. Ә менә ак шикәр белән чәй эчүдән баш тартыгыз, чөнки ул нерв системасын җимерә. Аны бал белән алыштырырга була.

Аксым кулланыгыз

Аксымлы ризыклар мускулларны үстерә. Шулай ук аларда В12 витамины бар, ә ул исә безнең организм өчен иң кирәкле витаминнарның берсе булып тора. Йомырка, балыктан кала, кызыл ит һәм кош итен дә кулланыгыз.

Гади углеводлар ашагыз

Өстәлегездә җиләк-җимеш, яшелчәләр, макарон, он, бал, кукуруз кебек әйберләр булсын. Тик аларны да нормасын белеп ашарга киңәш ителә, чөнки артык куллану бавыр, ашказаны асты бизе һәм эчәккә зыян китерергә мөмкин.

Витаминнар эчегез

Төнгә цинк яки магний, шулай ук туклыклы матдәләрне нәтиҗәлерәк куллану өчен В витаминнары комплексын эчү киңәш ителә.

Спорт белән шөгыльләнегез

Спорт ярдәмендә ябыгып та, һәм, киресенчә, авырлыкны арттырып та була. Моны дөрес башкарырга гына кирәк. Рационда калорияләрне күбәйтеп, өстәмә витаминнарны эчеп, спорт белән шөгыльләнсәгез, мускулларны үстереп булачак. Күнегүләр организм системасын ныгыта һәм туклыклы матдәләрне яхшырак кулланырга мөмкинлек бирә. Атнага 3 яки 4 тапкыр спортзалга йөрү һәм көненә 60 минуттан артык булмаган мускуллар өчен күнегүләр ясау әйбәт нәтиҗә бирәчәк. Әгәр дә инде ныклап спорт белән шөгыльләнергә яратмыйсыз икән, аны бию, йөгерү яки йөзү белән алыштырырга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев