ВУЗДА БЕЛЕМНӘН БАШКА НӘРСӘ АЛЫП БУЛА? СТУДЕНТ ТАРИХЛАРЫ
Мәктәптә укыган вакытта мин тормышымда иң куркыныч һәм иң мавыктыргыч әйбер дип, БДИны күз алдына китерә идем. Тик институтта 4 ел уку миңа моның киресен исбатлады (көн саен исбатлап торды). Бу 4 ел эчендә мин хәйләкәр кеше, итәгатьле татар кызы, кырыс һәм үзен генә кайгыртучы усал кыз буларак бик нык үстем. Кыскасы, вузда уку – белемнәр өчен генә түгел, ә төрле яклап үсү өчен дә бик кирәк. Бу язмада мин сезгә университет биргән «скиллар» турында сөйләрмен. Дөресрәге, мин түгел, ә башка хәзерге һәм элекке студентлар сөйләде. (Тик берсе дә үзләренең исемнәрен күрсәтергә теләмәде).
«ЧЫН ДУСЛЫКНЫҢ НИ ИКӘНЕН АҢЛАДЫМ»
Югары уку йортына мин белемнәр өчен булмаса да (спойлер – аларның күбесе бер дә кирәк булмады), шул вакытта минем янәшәмдә булган кешеләр өчен рәхмәтлемен. 1 курста укыганда очраклы рәвештә генә киләчәктә минем тормышта гаять зур роль уйнаган кешеләр белән таныштым. Нәкъ менә алар 5 ел эчендә мине нинди генә ситуацияләрдән коткармады, меңәрләгән киңәш бирде. Бергәләп доширак ашап, стипендияне көттек, бергәләп төнге шәһәр белән таныштык, ә иң мөһиме – бергәләп үстек. Мәктәптән аермалы буларак, институтта танышкан дусларым белән безнең уртак кызыксынуларыбыз күбрәк. Чөнки мәктәптә без бер елда, бер урында туганга күрә генә дуслашсак, монда инде без бер үк фәннәрне тапшырып, бер үк максат белән аңлы рәвештә килдек. Бүгенге көндә дә без бик якын. Универ, рәхмәт яме.
МИН ДӘ КҮЧЕРӘ БЕЛӘМ ИКӘН
Күчерә белү – укыганда иң кирәкле күнекмә. Чөнки мәгълүмат, дәресләр, лекцияләр күп, ә мин берүзем. Шуңа күчерергә өйрәнергә кирәк икәнен аңладым. Хәзер инде мин шпораларның киңлеге һәм озынлыгы, аларның кесәләрдә тигез бүленеше, телефоннан күчерүнең уңай һәм тискәре яклары турында диссертация яза алырлык кеше. Гомумән, институт мине хәйләкәр булырга, алдашырга ярамаса да, алдашырга өйрәтте.
«СИНЕҢ АРТЫҢНАН БЕРКЕМ ДӘ ЙӨРМӘЯЧӘК»
Мәктәптә булганда укытучылар безгә бу сүзне еш әйтә торганнар иде. Тик мин моңа ышанып бетми идем. Мәктәптәге кебек безне аңлый торган, билгеләребез, аттестат өчен борчылучы кеше университетта да бар дип уйладым.
Укытучы белмичә әйтми икән. 4 ел буе «зинһар, билгене төзәтсәм буламы», «монда кул куегыз әле», «калдырган параларны ничек ябып була» дип чаптым да чаптым. Бу эш миңа бик ошады дип әйтмәс идем, шулай да минем тормыш бары тик минем кулымда һәм мин генә аны кайгыртырга тиеш икәнен аңладым.
«МИН – БАШКА ҺӘМ БУ НОРМАЛЬ ӘЙБЕР»
5 ел эчендә мин университетта «дус» дип атап була торган бер кешене дә очратмадым. Төркемдәге кызларның барысы да трендларга туры китереп киенүче, ирен кабартучы, миңа «фи» дип кенә караучылар иде. Мин башкалардан гел аерылып тордым, шуңа күрә университетта мин үземне чит планетадан килүче итеп тойдым. Шулай да моннан файда чыгара алдым: институтка мин гапләшергә түгел, ә белемнәр алырга йөрдем.
«УКЫТУЧЫ БЕЛӘН ДУС БУЛЫРГА КИРӘК»
Мин аралашырга бик нык ярата торган кеше, шуңа күпчелек укытучылар белән уртак тел таба алдым. Әмма алар белән артык нык якын булуым һәм «юк» дигән сүзне әйтә белмәү миңа кайчак уңайсызлыклар да китерә иде. «Зинһар, шимбә көнне шунда килә аласыңмы», «зинһар, презентация белән булыш әле», «шул көнне миңа ярдәм итәрсең әле» дип мин еш кына коткаручы булып йөрдем. Шәхси тормышыма, буш вакытыма бу зарар китерсә, зачет белән имтиханнарны бик тиз яба идем.
«МИН АКТИВИСТ ҺӘМ МИНЕ БУ БИК НЫК КОТКАРДЫ»
Уку елларым Студсовет белән берлектә университет оештырган төрле чараларда узды. Концерт булсынмы ул, ачык ишекләр көнеме, субботникмы – берсен дә калдырмый идем. Әмма параларны бик еш калдырдым. Моңа кайбер укытучылар, әлбәттә, котыралар иде. Әмма, Аллаһының рәхмәте, өстәмә баллар һәм әзме-күпме булган авторитетым миңа сессияне ябарга ярдәм итте. Минем хәтта девизым да бар: «Универга булышсаң – ул да сиңа булышачак».
«БЕЛМӘГӘНЕМНЕ БЕЛДЕМ»
3 нче курста укыганда мин курс эшемне бер төн эчендә яздым. Барысы да минем сузып йөрүем, соңгы көнгә калдыруым аркасында булды инде, әлбәттә. Тик шул төн эчендә минем башымнан гомердә булмаган белемнәр, фикерләр, фактлар чыкты. Моңарчы интернетта шуның кадәр күп энциклопедияләр, мәкаләләр, ачык дәресләр бар икәнен белми идем дә. Өстәвенә, төн йокламаганнан соң организмның нәрсәләргә сәләтле һәм сәләтле булмаганын да белдем. Кыскасы, уку йорты миңа стресслы ситуацияләрдә эшләү, мөмкин һәм мөмкин булмаган урыннарда эзләнү һәм табу күнекмәсен бирде.
«ҮЗЕҢ ӨЧЕН КӨРӘШЕРГӘ КИРӘК ИКӘН»
Мәктәптә укыганда укытучыларның безгә тавыш күтәрүләре еш күренеш иде. Аңлашыла ки, сыйныфта 30га якын бала, шау-шу, ызгыш-талаш. Тик югары уку йортына укырга кергәндә биредә мондый әйбер булмаячагына ышандым. Чөнки биредә барыбыз да үскән кешеләр, параларда үзебезне тәртипле тотабыз. Өстәвенә укытучылар да балалар белән генә эшләүче кешеләр түгел, ә фәнни дәрәҗәләре булган мөгаллимнәр, интеллигенция. Әйе, күбесенчә шулай булды да. Тик кайбер укытучыларны мин берничек тә интеллигенция рәтенә кертмәс идем. Шундыйлардан берсе мине һәм башка төркемдәшләремне 3 семестр буе стресста тотты. Башкалар каршында да, аерым алып калып та сүгү, имтихан вакытында үзен адекват тотмау, зачеткаларны ыргыту, котырыну бу кеше өчен табигый күренеш иде. Минем моның белән берничек тә килешәсем килмәде, шуңа деканатка барып, аңа шикаять (жалоба) яздым. Шуннан соң гына ул бераз тынычланды кебек. Кыскасы, югары уку йортында үзем һәм хокукларым өчен бераз тырышырга туры килде.
«ЙОКЫДАН ДА ТАТЛЫРАК НӘРСӘ ЮК»
Укыганда минем өчен иң авыры – беренче парага тору. Ни өчен укуны 8:30 башларга кирәклеген тәки аңламадым. Шулай да уянасы, җыенасы, барып җитәсе бар бит. Ә теләк бер дә юк. Тулай торакта яшәгәндә ярдәмгә бүлмәдәш кызлар килә иде. Үзем генә тора башлагач, бу проблема тагын да артты. Тиз уянуга багышланган нинди генә лайфхаклар карамадым. Тик 4 ел эчендә бер нәрсәгә генә өйрәндем – иртән 15 будильник куеп, шуның берсенә дә уянмыйча, тәмләп йоклап калырга. Кыскасы, беренче параны тәки яратмадым.
«ТАК УЖ И БЫТЬ, ПОСТАВЛЮ ТРОЙКУ!»
Бер укытучының имтиханда миңа ни рәвешле өчле куеп чыгаруын мәңге онытасым юк. Билеттагы бер сорауга ялт итеп җавап бирдем, ә икенчесенә әллә ни искә төшерә алмадым. Укытучы зачетканы ачты да, минем семестр буе яхшы укуым, практик дәресләрдә актив катнашуым һәм контроль эшләрне бишлегә генә эшләвемне искә төшерде. Һәм «так уж и быть, поставлю тройку!» – дип өстәп куйды. Өчле алган башка төркемдәшләрем елап йөргәндә, мин елый да аңламадым – бу ситуациянең абсурдлыгыннан күзем шакмак булып чыгып киттем, билгене төзәтү уе башыма кереп тә карамады. Дүртенче курс азагында икенче бер укытучы искә төшерде миңа бу хәлне. «Син кызыл дипломга барасы кеше, шушы бер өчле белән каласың киләмени?» – ди. Үземнең кызыл диплом алу максатым юк иде, әмма мине билгене төзәтергә үгетләделәр. Өчле куеп чыгарган ул укытучының исем-фамилиясен әйткәч, «ул точно төзәттертмәячәк!», дип, зачеткамны шул ук дисциплинага караган башка укытучыга алып барырга куштылар. Алып бардым – миннән берни сорап та тормыйча әллә дүртлегә, әллә бишлегә төзәтте дә куйды. Шулай кызыл диплом белән чыгып киттем.
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев