УКЫТУЧЫ БУЛЫРГАМЫ, ЮКМЫ?
«Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!» дип башлыйк әле 5 октябрь иртәсен. Бу матур көзге бәйрәм мөгаллимнәргә генә түгел, һәр кешенең күңеленә якын, чөнки барыбыз да кайчандыр укучы булган, яраткан укытучысына чәчәк ташыган. Ә кемнәрдер нәкъ тә менә мәктәптә укыганда ук «Мин дә укытучы булачакмын» дип хыяллана башлый. Бу язмада без бу һөнәрнең плюсларын һәм минусларын барларбыз.
УКЫТУЧЫ БУЛУНЫҢ ЯХШЫ ЯКЛАРЫ (+)
Дәрәҗә. Укытучы ул – һәр кешенең башлангычында торучы, белем нигезен бирүче хөрмәтле зат.
Иҗадилык. Дәрес үткәрүнең тиешле бер кагыйдәләре булса да, укытучыда иҗат иреге бар. Үзе теләгәнчә кызыклы итеп укытуны төрлеләндерә ала.
Отпуск. Укытучыларның ялы башка дәүләт хезмәткәрләренекеннән озынрак – 56 көн. Һәм бу отпуск елның иң матур чоры – җәйгә туры килә. Мәктәп каникуллары вакытында да укытучылар бераз дәресләрдән ял итеп ала.
Өстәмә акча. Укытучылар төп эшеннән кала репетиторлык белән шөгыльләнеп акча эшли ала. Сүз уңаеннан, репетиторларның хезмәт хакы яхшы.
Укучыларның рәхмәте. Күп бәйрәмнәрдә укытучыларга әти-әниләр, балалар чәчәк, кәнфит, бүләкләр бирә. Укытучылар көне, 1 сентябрьдә алардан да бәхетле кеше юк инде.
Машина. Лада машинасы сатып алганда белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә 20% ташлама каралган.
Фатир. Шулай ук фатир арендасын каплау өчен 20 меңгә кадәр түләүләр бар.
Яшьләр почетта. Яшь укытучыларга түләнә торган акча 10 меңгә кадәр артты.
Яшәү шартлары. Яшәү шартларын яхшыртыр, ипотекага фатир алу яисә булган торак кредитын ябар өчен 50 яшькә кадәр булган 300 укытучы 1әр миллион сум компенсация алачак. Банкларда укытучылар өчен ипотеканың да кулай әз процентлы варианты каралган.
УКЫТУЧЫ БУЛУНЫҢ БИК ҮК ЯШЫ БУЛМАГАН ЯКЛАРЫ (–)
Хезмәт хакы. Бәлки шәхси мәктәпләрдә эш хакы яхшыдыр, әмма гади дәүләт бюджет белем бирү оешмаларында билгеләнгән бәя, башкарган эш күләмен исәпкә алганда, чагыштырмача түбән.
Зур җаваплылык. Укытучы белем бирү процессы өчен генә түгел, балаларның иминлеге, физик һәм психик сәламәтлеге, кабинеттагы техник куркынычсызлык өчен дә җавап бирә.
Стресс. Укытучыларга балалар, әти-әниләр, җитәкчелек тарафыннан зур йогынты ясала, күп бурычлар таләп ителә. Кайберәүләрне үзеңне хөрмәт иттерергә дә авыр була.
Тикшерүләр. Укытучының дәрес үткәрүен, белем дәрәҗәсен, документациясен мәгариф системы даими рәвештә тикшереп тора.
Балалар. Һәр бала индивидуаль, сыйныфта нинди генә холыклы бала булмый. Ә укытучы һәрберсе белән уртак тел табып эшләргә тиеш.
Кәгазь эше. Дәресләрдә укытудан тыш укытучының отчет, укыту планнары ише документация эше күп.
Өстәмә эш. Төп эшеннән кала, укытучы төрле концерт, бәйрәм, чаралар, түгәрәкләр, класс сәгатьләре, өмә, акцияләр оештыруны да башкарырга тиеш.
Боларны анализлап чыкканнан соң «Укытучы булыргамы, юкмы?» дигән сорауны без әле яңарак кына укып бетереп эшли башлаган яшь укытучыларга бирдек. Алар ни дияр икән?
ЛИЛИЯ ТАҺИРОВА, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, Казан шәһәренең 107 нче «Ачыш» гимназиясе, татар теле һәм инглиз теле укытучысы
Кемдер укытучы булып күп акча эшләп була, дип уйлыйдыр, әмма чынлыкта укытучылар эшләгән кадәр акча алсалар, иң бай кешеләр, миллионерлар булырлар иде, чын! Шуңа күрә укытучы булу ул – йөрәк сайлаган юл.
Балаларның «А-а, аңладым!», «Ярыймы мин җавап бирәм», «Сезнең өчен генә эшләдем», «Сезнең дәресләр – иң яратканы» дигән сүзләрне, сине күрүгә күзләрендәге утны, әллә каян күреп синең янга йөгереп килүне, җылы кочакларны бернинди акчага да сатып алып булмый. Балалар сиңа трендлардан, заман тормышыннан берничек тә артта калырга бирмиләр. Гел яшь каласың килсә, мәктәптә генә эшләргә кирәк. Һәр көн – үзе бер мәзәк, балалар белән булган ситуацияләрне язып барсаң, бер стендап концерт куеп була. Балаларның эчке дөньясын ачу, алар белән «бер дулкында» булу һәм аларның үсешенә шаһит булу кәнәгатьлек хисен бирә. Шул ук вакытта балаларны тыңларга һәм үзеңә җәлеп итергә өйрәнергә кирәк, бу эш зур көч куюны сорый. Укытучы һөнәре зур осталык, белем, түземлек, һәрвакыт эзләнүдә булуны таләп итә. Һичшиксез, укучыларга белем бирү – ул йөрәк эше, чөнки укытучы хезмәтен ихлас яратусыз башкару мөмкин түгел.
АЙНУР НӘБИЯРОВ, Казан шәһәренең 48нче урта гомуми белем мәктәбе, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм информатика укытучысы
Укытучы булу – ул күңел хәләте. Бөтен күңелен белән балаларны яратып, аларның янган күзләрен тагында ныграк яндыра аласың икән, димәк, син дөрес җирдә. Укытучы – яңа буын үстерүче кеше. Әлбәттә, һәр һөнәрнең плюслары һәм минуслары бар. Безнең төп плюс ул – җәй көне 56 көнлек отпуск. Бар кешеләр җәйге эсседә эшкә йөрсәләр, укытучылар рәхәтләнеп ял итә. Чирек саен шулай ук каникулларда ял итеп була. Шулай ук балалар мәхәббәте зур плюс. Синең кәефең төшкән булса, укучылар күреп кәефне кәгазьдә теләк язып, яки оригами ясап күтәрәләр. Әлбәттә инде минуслар булмаган җир юктыр. Иң зур минус – кәгазь эше. Вакыты-вакыты белән, син ул документлар астында батып каласың. Зур җаваплылык та тора өстә: укучы җәрәхәтләнсә яки берәр әйбер югалтса, укытучы кеше җавап бирә.
Чулпан Хәйретдинова, Казан шәһәренең 11нче күппрофильле лицее, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәхсән мин әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмим. Укытучы 24/7 эшли торган эшләр рәтендә, чөнки ул укытып кына калмый, ә тәрбияли. Әлеге сүзләрне быел аңлый башладым. Минем үз кул астымда «классым» барлыкка килде. Менә бу очракта бөтен жаныңны мәктәпкә бирергә кирәк. Дәресләрең генә булганда, балаларны яратсаң, үз эшеңә тугры булсаң, эшләве үзе бер рәхәт. Ә классың булганда, син әлеге классның «әтисе, әнисе, сакчысы, прокуроры, адвокаты, сценаристы, режиссеры…». Сүз дә юк, вакыты-вакыты белән качасы килә. Әмма ул балаларның сиңа ышанулары, синнән әниләренә кебек эндәшүләре, бар минусларны, ачулануларны сызып ташлый. Күп кеше мәктәптә эшләгәнне белгәч зарплатаны сорый. Минем жавабым гади: әлегә житәрлек, алга таба күз күрер. Минемчә, акча турында гына уйласаң, чын укытучы булып булмый кебек.
Нәтиҗәдә шуны әйтәсе килә: кеше һөнәрне хезмәт хакы, яхшы һәм начар якларын гына уйлап сайламый. Нинди дә булса эшкә омтылыш күңелдән килергә тиеш. Балаларга белем биреп, шул самими дөньяда алар белән бергә кайнап яшисегез килә икән, АЛГА! Яратып эшләгәндә, авырлыгы күренми аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
-
26 сентября 2025 - 10:18
«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
Нет комментариев