Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕСТ «СИН ҮЗЕҢНЕҢ ИҖАДИ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕҢНЕ БЕЛӘСЕҢМЕ?»

Күпләр өчен үз асылын аңлау, сәләтләрен ачу, мөмкинлекләреңне белү авыр була. Бигрәк тә яшүсмерләр өчен актуаль бу мәсьәлә. Иҗатка тартыласың, ләкин башлый алмыйсың, шикләнәсең икән, бу тест синең өчен.

  1. Синеңчә, әйләнә-тирә дөньяны яхшыртырга мөмкинме?

а) әйе;

б) юк, ул болай да җитәрлек яхшы;

в) әйе, әмма өлешчә генә.

  1. Син үзең әйләнә-тирә мохитнең зур үзгәрешләрендә катнаша аласыңмы?

а) әйе, күпчелек очракларда;

б) юк;

в) әйе, аерым очракларда.

  1. Синең кайбер идеяләрең синең эшчәнлек өлкәсендә прогресс китерер идеме?

а) әйе;

б) әйе, уңайлы шартларда;

в) билгеле бер дәрәҗәдә.

  1. Киләчәктә син бу тормышта нәрсәне дә булса принципиаль рәвештә үзгәртә алырлык мөһим роль уйнарсың дип уйлыйсыңмы?

а) әйе, һичшиксез;

б) юк;

в) мөмкин.

  1. Син нинди дә булса гамәл кылырга карар кылгач, үз ниятеңне тормышка ашырачагыңа ышанасыңмы?

а) әйе;

б) еш кына шикләнәм;

в) юк.

  1. Син бөтенләй белмәгән эш белән шөгыльләнергә теләк сизәсеңме?

а) әйе, билгесезлек һәрвакыт җәлеп итә;

б) билгесезлек кызыксындырмый;

в) барысы да бу эшнең характерына бәйле.

  1. Сиңа таныш булмаган эш белән шөгыльләнергә туры килә ди, син анда камиллеккә ирешергә теләк сизәчәксеңме?

а) әйе;

б) булганы җиткән;

в) әйе, әгәр ошаса.

  1. Әгәр ниндидер эш сиңа ошаса, аның турында барысын да белергә телисеңме?

а) әйе;

б) юк, бераз өйрәнсәм җиткән;

в) юк.

  1. Син уңышсызлыкка очрасаң:

а) ниндидер вакыт дәвамында нык торасың;

б) бу эшкә кул селтисең, чөнки ул чынбарлыкка туры килми дип аңлыйсың;

в) үз эшеңне дәвам итәсең.

  1. Синеңчә, һөнәрне ничек сайларга кирәк:

а) үз мөмкинлекләреннән, үзең өчен алга таба перспективалардан чыгып;

б) тотрыклылыктан, һөнәрнең әһәмиятеннән, аңа ихтыяҗдан чыгып;

в) ул тәэмин итәчәк өстенлекләрдән чыгып.

  1. Сәяхәт иткәндә, бер узган маршрут буенча җиңел генә үзең үтә ала алыр идеңме?

а) әйе;

б) юк, адашырмын дип куркам;

в) әйе, әмма үземә ошаган урыннан гына.

  1. Әңгәмәдән соң үзең сөйләгән бар нәрсә турында да искә төшерә алырсыңмы?

а) әйе, бик җиңел;

б) еш кына искә төшерә алмыйм;

в) үземне кызыксындырган нәрсәләрне генә хәтерлим.

  1. Әгәр син таныш булмаган телдә берәр сүз ишетсәң, аны хаталарсыз кабатлый алырсыңмы?

а) әйе, кыенлыклар юк;

б) әйе, әгәр бу сүзне җиңел истә калдырырга мөмкин булса;

в) хаталар булачак.

  1. Буш вакытта син нәрсәгә өстенлек бирәсең:

а) ялгыз калырга, уйланырга;

б) компаниядә булырга;

в) миңа барыбер.

  1. Син ниндидер бер шөгыльне нигә туктатырга карар кыласың:

а) эш тәмамланган һәм бик яхшы башкарылган;

б) мин бераз канәгать;

в) мин камиллеккә ирешә алмадым.

  1.  Берүзең булганда, син:

а) абстракт нәрсә турында хыялланырга яратасың;

б) үзеңә конкрет шөгыль табарга тырышасың;

в) эш, хобби, уку белән бәйле нәрсәләр турында уйларга яратасың.

  1. Син нинди дә булса идеяны яклаганда:

а) көндәшләрнең ышандырырлык дәлилләрен тыңласаң, аннан баш тарта аласың;

б) нинди дәлилләр тыңларга туры килсә дә, үз фикереңдә калачаксың;

в) әгәр каршылык бик көчле булып чыкса, үз фикереңне үзгәртәчәксең.

 

БАЛЛАРНЫ ИСӘПЛӘ:

«А» җавабы өчен — 3 балл, «б» өчен — 1 балл, «в» өчен — 2 балл.

 

49 һәм күбрәк балл

Синдә мөһим иҗади потенциал салынган, ул мөмкинлекләр бай сайлау тәкъдим итә. Әгәр син үз сәләтләреңне кулланырга теләсәң, исеңдә тот: синдә иҗатның төрле формалары бар.

24тән 48гә кадәр балл

Синең иҗади потенциалың нормаль дәрәҗәдә. Синдә иҗат итәргә мөмкинлек бирә торган сыйфатлар бар, әмма иҗат процессын тоткарлаячак проблемалар да күренә. Һәрхәлдә, потенциалың, әгәр дә моны теләсәң, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

23 һәм кимрәк балл

Синең иҗади потенциалың әһәмиятсез. Бәлки, син үз сәләтләреңне бәяләп бетермисеңдер? Үз көчеңә ышанмау сине үзеңнең сәләтсезлегедң турында уйларга этәрергә мөмкин. Үзеңә ышанырга кирәк, дустым.

 Сурәт: «freepic.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев