Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕСТ: КӘЕФЕҢ НИНДИ ТӨСТӘ?

Һәр сорауга күңелеңә иң якын бер җавапны сайла. Ахырда кайсы хәреф җаваплары (А, Б, В, Г, Д) күбрәк икәнен санап чыгар. Җаваплар синең кәефеңнең төсен күрсәтәчәк.

 

Иртән уяндың, тәрәзәдән кояш карый. Нишлисең?

А) Музыка куям да, дәртләнеп көнне башлыйм!

Б) Тынычлыктан рәхәт алып, әкрен генә уянам.

В) Чәй ясыйм да, яңалыкларны карыйм.

Г) «Тагын биш минут», дим дә, ятам.

Д) Бүгенгә планнар кора башлыйм.

 

Кайсы һава торышы сиңа күбрәк ошый?

А) Кояшлы, җылы көн, салмак җил.

Б) Яңгыр, тәрәзәдә тамчылар, плед һәм чәй.

В) Карлы, саф һава, ак дөнья.

Г) Болытлы, көчле җилле һава.

Д) Мин бөтен һава торышын яратам – күңелсез генә булмасын!

 

Сиңа нинди «суперкөч» ошар иде?

А) Кешеләргә кәеф өсти алу.

Б) Уйларны уку.

В) Вакытны туктатып, мизгелдән ләззәт алу.

Г) Табигать көчләре – су, ут, җил белән идарә итү.

Д) Теләсә кайсы урынга мизгел эчендә күчү.

 

 Көз көне син гадәттә нишлисең?

А) Парк буйлап яфраклар шыгырдатып йөрим.

Б) Өйдә китап һәм какао белән ял итәм.

В) Фотолар ясыйм, һәр мизгелне саклап калырга тырышам.

Г) Җәйне сагынам.

Д) Яңа максатлар куям, планнар корам.

 

Буш көннәрдә нәрсә эшләргә яратасың?

А) Дуслар белән очрашу, күңел ачу.

Б) Өйдә тынычлыкта ял итү.

В) Фильм карау, музыка тыңлау.

Г) Сәяхәткә чыгу, маҗара эзләү.

Д) Нәрсәдер иҗат итү: рәсем, видео һ.б.

 

Әгәр күңел төшсә, син...

А) Елмаерга тырышам, кәеф кире кайта.

Б) Якын кешем белән сөйләшәм.

В) Музыка тыңлыйм, ялгыз калам.

Г) Яңа шөгыль табам, игътибарны башка якка юнәлтәм.

Д) Бу халәтне кабул итәм, кайчак моңсу булу да кирәк.

 

Әгәр син табигать күренеше булсаң…?

А) Кояш нуры.

Б) Яңгыр тамчысы.

В) Кичке томан.

Г) Күкрәү, яшен.

Д) Балкыш

 

Кешедә нәрсәне күбрәк бәялисең?

А) Ихласлык.

Б) Ышаныч

В) Тирән фикер

Г) Энергия

Д) Ирек

 

Кайсы җыр синең турында диярсең?

А) Күтәренке, күңелле, биюгә чакыра торган!

Б) Йомшак һәм мәгънәле.

В) Романтик, бераз моңсу.

Г) Энергияле, көчле ритмлы.

Д) Үзгә, кызык тавышлы, креатив композиция.

 

💥 Нәтиҗәләр

Күбрәк А САРЫ (кояш, дәрт, шатлык)

Син – позитив һәм ачык күңелле кеше. Үз тирәңдәгеләргә җылылык һәм елмаю бүләк итәсең.

Күбрәк Б ЯШЕЛ (тигезлек, тынычлык)

Син тыныч, акыллы, ышанычлы дус. Уңай энергия таратасың, синең янда рәхәт.

Күбрәк В ЗӘҢГӘР (хыял, тирәнлек)

Син уйчан, иҗади һәм нечкә күңелле. Музыка, рәсем, табигать – синең дөньяңда урынлы.

Күбрәк Г КЫЗЫЛ (көч, дәрт, лидерлык)

Син көчле, максатчан һәм кыю. Үз фикереңне әйтергә курыкмыйсың, башкаларга илһам бирәсең.

Күбрәк Д ШӘМӘХӘ (үзенчәлек, иҗат, ирек)

Син – оригиналь, ирекле һәм креатив шәхес. Дөньяга үз төсмереңне өсти беләсең.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан